МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Юбилеегыз котлы булсын!
10.10.2017
Бүген, инде 5 нче елын безнең мәктәп коллективында хезмәт куйган, 33 нче ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хезмәттәшебез - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызының 55 яшьлек юбилее. Алсу Газизовна, Сезне шушы матур бәйрәмегез белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет - шатлыкларга күмелеп, кайгы - хәсрәт күрми, озын - озак яшәвегезне телибез. Сез белем биргән укучыларның хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп итсен Ходай. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын!
-
"Көзге уңыш -2017"
08.10.2017
Бүген район үзәге булган Олы Кайбыч авылында көзге ярминкә узды. Авыл җирлекләре белән беррәттән, мәктәпләр дә үзләренең бакчадан җыеп аган уңышларын район халкы белән бүлеште. Без дә бу чарадан читтә калмадык. Бәрәңге, кәбестә, кишер, кабак, карбызларыбызны район халкы яратып сатып алды.
-
Энергетиклар белән очраштык
07.10.2017
Бүген мәктәбебезгә укучылар белән очрашуга "Татэнергосбыт" АҖ Буа бүлекчәсенең Кайбыч филиалыннан, клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Хәялиева Илсинә Марсовна һәм Сәлахова Айгөл Салиховна килделәр. Алар укучыларга электр энергиясен саклауның әһәмияте турында әңгәмә үткәреп киттеләр.
-
Үзидарә көне узды
06.10.2017
Кичә, 5 нче октябрь -укытучылар көне уңаеннан, мәктәптә "Дуслык иле" укучылар үзидарәсе оешмасы тулы көченә эшләде. Иртән- иртүк ишектән кергән укытучыларны укучыларыбыз чәчәк букетлары, шарлар, котлау сүзләре язылган йөрәк формасындагы открыткалар белән каршы алдылар. Укытучы да булып карадылар үзләре, 2 - 8 нче сыйныфларда дәресләрне алар укыттылар. Ә иң мөһиме, алар безгә бик матур һәм кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр иде. Укучыларыбызга тырышканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап эшләрендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар телибез!
-
5 нче октябрь - "Укытучылар көне"
05.10.2017
Бүген бәйрәм - Укытучылар көне! Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы - бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә бәйле, яшь гражданинның киләчәктә язмышы хәл ителә.
Хөрмәтле коллегалар! Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез.Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын иде.Бәйрәмегез белән сезне!
-
5 нче сыйныфлар диагностика үтә
03.10.2017
5 нче сыйныфлар укучыларының старт диагностикалары дәвам. Бүген укучыларыбыз рус теленнән уку грамоталыгы буенча тест биремнәре эшләделәр. Чираттагысын 5 нче октябрь көнне рус теленнән булачак.
-
Шахматта беренчелек бездә!
02.10.2017
Шимбә көнне районыбызда мәктәп укучылары арасында шахмат ярышлары гөрләп узды. Әлеге ярыш безнең мәктәп командасы өчен зур уңышлар алып килде. Шәхси беренчелектә, 7 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит, 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар категориясендә 1 нче урынны яулады. 8 нче сыйныф укучылары Гаттаров Рамил һәм Гаттаров Ранисны, 7 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязитны үз эченә алган командабыз исә, шулай ук 9 нчы сыйныфка кадәр категориясендә 1 нче урынга лаек булды. Афәрин укучылар, без сезнең белән горурланабыз!
-
Укучыларыбызның уңышлары
30.09.2017
2017-2018 нче уку елы безнең укучыларыбызга спортта үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүдән башланып китте. Россиякүләм йөгерү көне - "Милләтләр кроссы 2017" кысаларында үткәрелгән районкүләм йөгерү ярышында 9 нчы сыйныф укучысы Габидуллин Ильмир, 1650 метрга йөгерү дистанциясендә, 9 нчы сыйныф ка кадәр укучылар категориясендә 2 нче урынны яулап кайтты.Афәрин Ильмир, киләчәктә дә зур уңышлар телибез сиңа.
-
5 нче сыйныф укучылары мониторинг үтә
28.09.2017
Бүген 5 нче сыйныф укучыларының башлангыч сыйныфтан төп мәктәп курсына күчүләренең старт диагностикасына старт бирелде. Укучылар математика фәненнән тест биремнәре эшләделәр. Шундый ук диагностиканы укучылар рус теле һәм рус теленнән уку грамоталыгын тикшерү буенча да үтәчәкләр.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы
25.09.2017
23 нче сентябрь көнне Арча районында мәгариф хезмәктәрләренең җәйге спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда районыбыз данын яклап безнең мәктәпнең физик тәрбия укытучылары - Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы һәм Хәсәнов Илнур Рафаил улы да катнашты. Алар бадминтон ярышында көчләрен сынадылар. Хатын -кыз бадминтончылар арасында безнең Лилия Рифкатовна 2 нче урын, Илнур Рафаилович 9 нчы урын яулап, район командасын гомуми исәптә 3 нче урынга чыгаруда үзеләренең өлешләрен керттеләр.