МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Кәгазь самолет" ярышы
08.12.2017
Декабрь башы инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында шәхси беренчелеккә Республикакүләм кәгазь самолетлар очыру буенча ачык ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз да катнашты. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җит. Габидуллина Л.Ә.) ярышны ачу тантанасының бизәге булып чыгыш ясадылар. 7 нче сыйныф укучысы Фәхретдинов Дәниф ярышта катнашып (җит. физика укытучысы Хәсәнов А.А.) "Очышның ераклыгы" номинациясендә 1 нче урын, "Очышның төгәллеге" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Дәнифне дә, җитәкчесе Айдар Габделхаковичны да әлеге уңышлары белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
-
Яшь гражданнар форумы
05.12.2017
Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортында региональ "Яшь гражданнар форумы"ның мунципаль этабы үтте. Әлеге форумда безнең мәктәпнең актив 7-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге форумның эше түгәрәк өстәлләр һәм тренинглар формасында үтте. Катнашкан һәр укучыга сертификат тапшырылды.
-
3 нче декабрь- Халыкара инвалидлар көне
03.12.2017
Бүген 3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Аларның төрлесе бар. Бар үлем белән яшәү арасында көрәшкәне, шул ук вакытты тормышына куркыныч янамаганнары да күп, үзенең нинди авыру белән аңламаучылары да бихисап, диагнозының җитди булуына карамастан, төшенкелеккә бирешмәгәннәре дә бар... Алар төрле. Алар безнең янәшәдә. Бу көн бәйрәм көне түгел, әлбәттә. Ә проблемага игътибар җәлеп итү көне. Бу көннең максаты да шул- тирәбездәге тормыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә һәрдаим җылыбызны бүләк итү, азмы- күпме аларга ярдәм итү, аларны онытмау. Әлеге дата уңаеннан, декабрьнең беренче ункөнлеге "Инвалидлар декадасы" исеме астында уза. Безнең мәктәптә әлеге ункөнлек кысаларында чаралар планлаштырылды.
-
1 нче декабрь -Халыкара СПИДка каршы көрәш көне
01.12.2017
Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 декабрендә, барлык илләрнең Сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәү булгач, билгеләп үтелә. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала. Бу өлкәдә бер акциядә аннан башка үтми. Әлеге дата уңаеннан безнең мәктәптә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен "СПИД -гасыр афәте" дип аталган чара үткәрелде, укучыларга тематик видеороликлар күрсәтелде.
-
"Аналар көне" узды
26.11.2017
Бүген, 26 нчы ноябрь - "Аналар көне". Әлеге матур бәйрәм 1998 нче елдан Россия Федереациясе Президенты В.В.Путинның указы нигезендә, һәр елны, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Шул уңайдан барлык АНАларны бәйрәм белән котлыйсы килә. Кадерлеләребез, күгегез гел аяз һәм тыныч булсын. Бала хәсрәтләре күрми, балаларыгызның бәхетен һәм рәхәтен күреп яшәргә язсын Сезгә. Безнең мәктәп укучылары әниләрен 24 нче ноябрь көнне котладылар.Әниләрне укучыларыбыз үзләренең күптөрле сәләтләре белән сөендерделәр- җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, миниатюралар куйдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Баязит - "Яшь профессионал"
20.11.2017
Узган атнада, төгәлрәге 16 нчы ноябрь көнне, 7 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит "Кайбыч урта мәктәбе"нең 6 нчы сыйныф укучысы Багавиев Илфат белән бер командада (җитәкчеләре Шоркина А.А.) JuniorSkills стандартлары буенча республикакүләм "Яшь профессионаллар" чемпионатының, Әлмәт шәһәрендә узган сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап 2 нче урын яулап кайтты. Әлеге уңыш укучыларыбызга, "Инженер дизайны" номинациясендә чемпионатның региональ этабында катнашу мөмкинлеген бирә. Баязитны чын күңелебездән котлыйбыз, аңа яңа зууууур җиңүләр теләп калабыз!
-
Районкүләм семинар үтте
17.11.2017
Бүген безнең мәктәптә, районкүләм, математика укытучылары семинары узды. Әлеге семинар " ФДББС (ФГОС) таләпләре кысаларында математика дәресләрендә укучыларның сәләтен үстерү" дигән темага багышланды. Әлеге чараның беренче өлешендә 4 нче сыйныф укытучысы А.Н. Мөхетдинова һәм математика укытучылары Э.Р.Гильманова 5 нче сыйныфта, А.С.Галиуллина 9 нчы сыйныфта ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарның икенче өлешендә исә, план буенча чыгышлар тыңланды һәм төрле сораулар каралды.
-
Юбилярны котладык!
14.11.2017
Бүген, хезмәттәшебез, мәктәп директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары- Габидуллина Фрадия Зөфәр кызының гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Шул уңайдан ул иртәдән үк котлаулар кабул итте. Юбилярны котларга дип район башлыгы урынбасары Бәдретдинова Д.Ә. һәм авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.Б. килделәр. Алар юбилярга район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улының рәхмәт хатын тапшырдылар. Мәктәп коллективы исә, Фрадия Зөфәр кызын, матур бәйрәм чарасы - күңелле концерт оештырып котлады.
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы
10.11.2017
Бүген, 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча, мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта психолог Скворцова Елена Николаевна катнашты, ул әти-әниләр алдында "Укучыларга төрле мониторинглар үткәрү" дигән темага чыгыш ясады. Әлеге ата-аналар җыелышы "Гаиләдә милли тәрбия бирү" дигән темага багышланган иде. Бу темага тәҗрибә уртаклашу өчен сүз 3 нче сыйныфның әти-әниләренә тапшырылды. Алар бик эчтәлекле һәм мәгънәле чыгыш ясадылар, шулай ук, үз гаиләләрендә балаларга милли тәрбия бирүдә куллана торган тәрбияви алымнары белән уртаклаштылар. Шул ук сыйныфтан Сафина Эльмира Равилевна, әти-әниләргә татар калфагы ясау буенча мастер класс үткәрде.
-
6 ноябрь -Татарстан Республикасы Конституциясе Көне
06.11.2017
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Быел Конституциябез үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы. Хөрмәтле татарстанлылар, райондашлар барыбызны да шушы уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз!