МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"ГТО ны гаилә белән"
19.03.2018
10 нчы март көнне 8 нче сыйныф укучылары Рамил һәм Ранис Гаттаровлар әти- әниләре белән берлектә Россиякүләм Зур гаилә уеннары -"ГТО ны гаилә белән" дигән ярышның муниципаль этабында катнашып кайттылар. 18 март көнне исә, авылыбызның 1608 № лы сайлау участогында әлеге гаиләгә ярышта катнашу дипломын Хәялиев Р.Р. тапшырды
-
Конкурс чтецов "Живая классика"
17.03.2018
15 марта в ЦВР "ЭКО" прошел муниципальный этап конкурса чтецов прозаических произведений "Живая классика". Наши учащиеся Хусаинова Ильгиза, ученица 7 класса, Мингазов Нафис, ученик 8 класса и Адиятуллина Эльвина, ученица 5 класса успешно выступили в этом конкурсе, а Хусаинова Ильгиза заняла 1 место (руководитель Хасанова Э.Г.). Поздравляем Ильгизу и учительницу Эльмиру Галимулловну с заслуженной победой и пожелаем им новых успехов!
-
"Дулкыннар" фестивале нәтиҗәләре
16.03.2018
14 март көнне Казан шәһәренең "Халыклар дуслыгы йорты"нда Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең финалы узды. Быел әлеге бәйге татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган иде. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Идел" яшьләр үзәге белән берлектә үткәргән әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучылары - "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җит. Габидуллина Л.Ә.) "Вокал" номинациясендә 2 нче урынга лаек булдылар. "Нәфис сүз" номинациясендә Ралинә Әдиятуллина- Ясминә Кәлимуллиналар дуэты (җит. Гильманова Э.Р.) шулай ук 2 нче урын яулады. 16 нчы мартта, ягъни бүген, әлеге бәйгенең гала концертында укучыларыбыз чыгыш ясадылар һәм бүләкләнделәр.
-
Сыерчык оялары ясау буенча конкурс
12.03.2018
Экологик тәрбия кысаларында, мәктәптә ел саен, кошларга җимлекләр ясау һәм сыерчык оялары ясау буенча конкурс игълан ителә. Быел да әлеге конкурста укучыларыбыз актив катнаштылар. Кошларга җимлекләр ясау буенча 1 нче урынны 7 нче сыйныф укучысы Галиуллин Илфар алган булса, сыерчык оясы ясау буенча беренчелек 2 нче сыйныф укучысы Аблязов Камилдә. Укучыларыбызны котлыйбыз, әти- әниләренә исә ярдәм итүләре өчен рәхмәтләребезне әйтәбез.
-
Без бергә!
06.03.2018
Бүген бездә "Без бергә!" Республикакүләм балалар халык иҗаты конкурс-фестиваленең мәктәп этабы узды. Әлеге чарада укучылар "Вокаль ансамбль", "Әдәби уку" , "Инструменталь ансамбль" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Әлеге конкурска әзерләнүдә үзләренең өлешләрен керткән сыйныф җитәкчеләренә, җыр укытучысы Габидуллина Люция Әгъзам кызына һәм әлбәттә укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Хәрби- спорт уены "Аҗаган"
24.02.2018
Район мәгариф бүлеге начальнигының 23.01.2018 датасыннан чыгарылган 10/3 № лы боерыгы "О проведении месячника гражданско- патриотического воспитания, посвященного Дню защитника Отечества" нигезендә, февраль ае мәктәптә хәрби - патриотик айлык буларак үтте. Әлеге айлык кысаларында бүген мәктәптә "Аҗаган" хәрби -спорт уены оештырылды. Әлеге уенны укучыларыбыз ел да көтеп алалар һәм яратып уйныйлар. Быел да, 5 - 9 нчы сыйны укучылары 2 командага бүленеп ярыштылар. Җиңүче булып, командиры 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Илназ булган, "Тамчылар" командасы танылды.
-
Ветераннарны котладык
23.02.2018
Бүген 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәм датасы уңаеннан укучыларыбыз авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә бардылар. Ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап, открыткалар тапшырып, хәлләрен белешеп кайттылар. "Сезнең батырлык бүгенге яшь буынга үрнәк ул. Батырлыгыгызга сокланып башыбызны иябез. Рәхмәт Сезгә!" дигән сүзләр язылган открыткаларны тапшырганда хөрмәтле ветераннарыбызның күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде.
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне
22.02.2018
21 нче февраль- Халыкара туган телләр көне. Әлеге дата ЮНЕСКО инициативасы белән оештырыла. "Туган телебезне саклау- безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки тел бетсә милләт тә бетәчәк. Безнең татар теле - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез." Бүген мәктәптә шушы девиз астында "Туган тел көне" үтте, әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гайнетдинова Алсу Газиз кызы һәм Вилданова Илсинә Илгиз кызы оештырды. Чарага укучылар да сыйныф җитәкчеләре дә ныклап әзерләнгәннәр иде. Һәр сыйныф төрле темага чыгыш ясады, туган телебез турында шигырьләр дә сөйләнде, җырлар да җырланды, милли көйләребезне баянда уйнадылар, халкыбызның биюләрен дә биеделәр, милли киемнәребез һәм милли ризыкларыбыз белән дә таныштырдылар.
-
Открытый урок для родителей
19.02.2018
17 февраля учительница русского языка и литературы, Хасанова Эльмира Галимулловна, в 6 классе для родителей провела открытый урок по русскому языку. Тема урока "Собирательные числительные". Урок был построен по требованиям ФГОС. Учащиеся узнали о сочетании собирательных числительных с существительными.
-
Хоккей ярышындагы уңышыбыз
18.02.2018
Кичә, 17 нче февраль көнне, укучыларыбыз Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар арасында хоккей ярышында катнашып кайттылар. Җиңелүләрсез, чиста уен күрсәтеп, очколар буенча гына 2 нче урынга лаек булган укучыларыбызны чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы елларда яңа җиңүләр көтеп һәм зур уңышлар теләп калабыз.