МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Ат-аналар җыелышы узды
13.01.2018
Кичә, 12 нче гыйнвар көнне, 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. "Гаилә һәм мәктәпнең бала шәхесен иҗади яктан үстерүдәге бердәм эшчәнлеге" темасына методик доклад белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәсәнова Фәһимә Габдулловна чыгыш ясады. Ата-аналар комитиеты рәисе Хисамова Резедә Мансуровна үз чыгышында "иҗади гаилә" төшенчәсендә басым ясады, "Кайбыч сәнгать мәктәбе"ндә белем алучы апалы- сеңелле Гирфановалар мисалында әлеге төшенчәне дәлилләп күрсәтте.
-
Мини футбол - безнең спорт төре!
10.01.2018
Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында район Беренчелегенә мини футбол ярышлары үтте. Әлеге ярыш 7-9 нчы сыйныфта укучы ир балалар (2002-2004 нче елда туган) арасында оештырылды. Безнең егетләр командасы әлеге ярышта 1 нче урынга лаек булып, мәктәпкә чираттагы кубокны алып кайттылар. Укучыларны һәм аларның тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. 13 нче гыйнвар көнне Югары Осланда үтүче зона турында зуууур уңышлар телибез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
"Олимпка юл" олимпиадасы
09.01.2018
8-17 нче гыйнвар көннәрендә, Казан шәһәренең "Дуслык" сәламәтләнедереп белем бирү комплексында, укучыларның математика, физика, химия, инглиз теле фәннәре буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары уза. Әлеге олимпиадаларда безнең укучыларыбыз да катнаша. 8 нче сыйныф укучылары Гаттаров Ранис математика, Гаттаров Рамил физика олимпиадаларында катнашачак.
-
Педагогик киңәшмә
04.01.2018
Бүген бездә икенче чирек нәтиҗәләре буенча чираттагы педагогик киңәшмә үтте. "Дәресләрдә системалы-эшчәнлекле якын килү" дигән темага методик доклад белән Гайнетдинова Алсу Газизовна чыгыш ясады, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Яңа ел бәйрәмнәре узды
26.12.2017
Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 25 нче декабрь көнне иртән башлангыч сыйныф укучыларыныкы һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларныкы, ә көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучыларының бәйрәмнәре үтте. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде.
-
Укучыларыбыз Президент чыршы бәйрәмендә катнашалар
25.12.2017
Бүген Казан шәһәренең "Татнефть арена" боз сараенда, Республикабыз Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында чыршы бәйрәме уза. Әлеге чарада катнашучы Кайбыч районы делегациясе составында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Ләлә дә бар. Иртәгә Мәскәү шәһәрендә, Кремльдә уза торган Россия Президентының чыршы бәйрәмендә исә, безнең 7 нче сыйныф укучылары - Хөсәенова Илгизә һәм Хәсәнов Баязит катнашалар. Алар әлеге бүләккә "Созвездие. Йолдызлык" хәрәкәте аша лаек булдылар. Укучыларыбызга күңелле яллар телибез.
-
Яңа елга әзерләнәбез
22.12.2017
Яңа 2018 нче ел җитәргә санаулы көннәр калып бара. Без дә җиң сызганып әлеге бәйрәмгә әзерләнәбез. Мәктәп территориясенә кардан сыннар ясап куйдык. Яңа елның символы-эт, урман җәнлекләре - куян, тиен, бүре, аю, хәтта пингвин да мәктәп адында үз урынын тапты. Әлеге матурлыкны тудыруга барлык укучыларыбыз, укытучыларыбызның көче керде, ә иң зур өлешне технология укытучысы Хәсәнов Айрат Габделхак улы кертте.
-
7 нче сыйныф укучыларының белем һәм күнекмәләрен комплекслы өйрәнү
11.12.2017
Бүген 7 нче сыйныф укучылары, белем һәм күнекмәләрен комплекслы өйрәнү кысаларында, проект якладылар. Алар төркемнәрдә, куелган максатка туры китереп, ике атна дәвамында туплаган мәгълүматларга нигезләнеп башкарылган эчтәлекле проектлар тәкъдим иттеләр.
-
Баскетбол- безнең спорт төре!
10.12.2017
Узган атнада укучыларыбыз спорттагы, аерым алганда баскетбол ярышындагы уңышлары, белән сөендерделәр. 7 нче декабрь көнне 2006 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге укучылар өчен район Беренчелегенә үткәрелгән ярышта кызларыбыз 2 нче урын яулап кайттылар (җит. физик тәрбия укытучысы Хәйретдинова Л.Р.). Әлеге ярышта катнашулары кызларыбыз өчен дебют булса да, алар сынатмадылар, 1 нче урын яулаган командадан өстәмә вакытта 0:1 исәбе белән генә җиңелделәр. 10 нчы декабрь көнне 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар өчен район Беренчелегенә үткәрелгән ярышта егетләребез исә, 1 нче урынга ия булдылар (җит. физик тәрбия укытучысы Хәсәнов И.Р.). Укучыларыбызны да, аларның тренерларын да әлеге уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз, алдагы ярышларда да сынатмауларын телибез, һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз!
-
9 нчы декабрь - Ватан Геройлары көне
09.12.2017
Бүген илебездә "Ватан Геройлары көне" билгеләп үтелә. Әлеге дата безнең ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен саклый. Ул безнең Ватаныбыз тарихының бөек битләрен үз эченә алган. те. Әлеге көн уңаеннан чаралар безнең мәктәптә атна дәвамында үтте. Сыйныф җитәкчеләре үзләренең сыйныфларында тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Районыбызның горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы һәм социалистик хезмәт Геройларына багышланган, Герой- пионерлар, милләттәшләребез - Газинур Гафиатуллин һәм Мәгубә Сыртланованың батырлыкларына багышланган дәресләр үтте. 1-5 нче сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган чәчәкләрне авыл эчендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә салып кайттылар.