МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Бакчадагы көзге эшләр
23.09.2017
"Мәктәп бакчасында көзге эшләр" сериясе дәвам итә. Яшелчәләр инде җыелып бетте дияргә була, кәбестәләр генә үз чиратын көтәләр. Ә аңа кадәр чиратта бик мөһим эш - орлык җыю бар әле. Кызларыбыз технология дәресләрендә нәкъ менә шул эш белән мәшгульләр.
-
Бердәм рухият дәресе
21.09.2017
Бүген безнең мәктәп халыкара "Бердәм рухият дәресе - "Тынычлык күгәрчене"" акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз, тыл хезмәтчәннәрен искә алу максатыннан, бер үк вакытта, һавага, кәгазь күгәрчен беркетелгән шарлар очыртуны куз алдында тотып оештырылды.
-
Көзге уңышны җыеп алдык
18.09.2017
Бүген бергәләшеп бакчада эшләп, көзге уңышны җыеп алдык. Бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, ташкабакларны җыеп сакларга салдык. Уңыш мулдан булды. Димәк кышын укучыларыбызның тамагы тук булачак.
-
Милләтләр кроссы- 2017
16.09.2017
Бүген безнең мәктәп Россиякүләм "Милләтләр кроссы-2017" акциясенә кушылды. Әлеге кросста укучыларыбыз ике төркемгә бүленеп йөгерде. Башлангыч сыйныф укучылары аерым,ә 5 -9 нчы сыйныфлар аерым ярыштылар. Нәтиҗәдә башлангыч сыйныфлар арасында Сөнгатуллина Әлфинә (4 нче сыйныф), ә 5- 9 нчы сыйныфлар арасында Галиуллин Илфар, Ибраһимов Илвир (7 нче сыйныф) беренче урынны яуладылар.
-
Гриппка каршы прививка ясалды
14.09.2017
Бүген авыл фельдшеры Сафина Л.Х., әти- әнисе рөхсәт биргән укучыларга гриппка каршы привика ясады. "Ультрикс" дип аталучы әлеге препарат 1- 9 нчы сыйныф укучыларының 77% на ясалды.
-
Бердәм мәдәни дәрес
14.09.2017
Бүген безнең мәктәптә "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды. Мәдәни көндәлекне укучыларга авыл китапханәчесе Кәлимуллина Лилия Фәритовна тапшырды. Ул балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты. Дәресләрдән соң укучылар авыл китапханәсенә төшеп яңа китаплар белән таныштылар, укырга әдәби китаплар алдылар һәм мәдәни көндәлеккә беренче тамгаларын салдырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы узды
09.09.2017
Бүген яңа уку елының 1 нче мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Оештыру мәсьәләләренә багышланган әлеге җыелышта авыл фельдшеры Сафина Люзия Хадиевна да катнашты. Ул ата-аналар алдында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм грипп, ОРВИ авыруларын профилактикалау максатында балаларны вакцинацияләүнең мөһимлеген аңлатып чыгыш ясады.
-
Медицина тикшерүе уздык
07.09.2017
Район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан медицина тикшерүе уздык. Балалар табибы Таулбаева Айсылу Рөстәмовна бүген укучыларыбызның сәламәтлеген тикшереп, физкультура төркемнәрен билгеләп китте. Зарлары булган укучыларга үзенең киңәшләрен бирде, фельдшер Сафина Люзия Хади кызына әлеге укучыларны күзәтү астына алырга киңәш итте.
-
Куркынычсызлык айлыгы
06.09.2017
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан, мәктәптә, укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче төрле оешма вәкилләре белән очрашулар дәвам итә. Бүген безгә кунакка 115 нче пожар бүлегеннән янгын сүндерүчеләр килде. Алар укучылар белән очрашып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгыннан үз-үзеңне саклау чаралары турында аңлатып киттеләр.
-
Инспектор белән очрашу
05.09.2017
Куркынычсызлык айлыгы уңаеннан, бүген укучылар белән очрашуга балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау инпекторы Зиннурова Илсинә Илгизовна килде. Ул укучыларга җәмгыятьтә үз- үзеңне тоту һәм саклану кагыйдәләрен аңлатты.