муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Бүген, 20 нче февраль көнне, башлангыч сыйныф малайлары арасында “Ягез әле, малайлар!” спорт ярышлары үткәрелде. Бу бәйгедә кызлар төгәл хөкемдарлар булдылар. “Моряки” һәм “Друзья” командалары унберәр очко җыеп, ике команда да җиңүче булды. Ир-малайларга “Ватан сакчылары көне” бәйрәме белән кайнар тәбрикләү сүзләре җиткерелде. 22.02.2017

-
Башлангычлар чаңгы юлларында! 22.02.2017

-
4 сыйныфлар Туган тел көне уңаеннан китапханәдә. 22.02.2017

-
Бүген мәктәптә “ Татарстан балалары – Сирия балаларына ” гуманитар акциясенә йомгак ясалды. 2,3 сыйныфлар- 48, 5 сыйныф – 59, 6 сыйныф – 51, 7 сыйныф – 46, 8 сыйныф -20, 9 сыйныф – 34 данә укуга кирәкле әсбаплар җыеп тапшырдылар. Барлыгы уку йорты буенча 258 данә канцтовар тупланды. Барлык сыйныфлар да, укучылар да бу тәрбия чарасында актив катнаштылар. Аеруча нәтиҗәләр 5, 6 сыйныфларда югары килеп чыкты . Иң актив укучылар булып Айшә , Ибрахим, Алинә, Розалия, Азат, Данис, Ранис, Раят, Фаил, Гөлназ, Эльза,Зөлфияләр табылды. Мәктәп администрациясе бу гуманитар акцияне оештыруда ярдәм иткән барлык ата- аналарга, сыйныф җитәкчеләренә, укучыларга Рәхмәтен җиткерә. 22.02.2017

-
1, 4 сыйныф укучылары санаторийдан кайтып мәктәптә укуга керештеләр. Балалар өч атна дәвамында ял итеп, үсеп кайттылар. Ял белән укуны да онытмадылар.Санаторийда уздырылган барлык чараларда актив катнаштылар. 4 сыйныфның һәр укучысы Мактау кәгазенә лаек булды. Укучыларны башлангыч сыйныфлар укытучысы- сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С. укытты. Мәктәп администрациясе санаторийның барлык хезмәткәрләренә дә балаларның күңелле ялы өчен Рәхмәтен белдерә. 22.02.2017

-
Тәрбия буенча урынбасарларның чираттан тыш киңәшмәсе булып узды. Көн тәртибендә ата- аналар белән эш формаларын активлаштыру, укучыларның буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп оештыру буенча сораулар каралды. Уку йортында җыелыш йомгаклары буенча директор каршында киңәшмә уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре махсус инструктаж алды. 22.02.2017

-
Түбән Наратбаш төп мәктәбендә Халыкара телләр көне уңаеннан “Тел күрке – сүз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күгәзмәне китап сөюче укучылар китапханәче Исланова Г.Г. җитәкчелегендә төзеделәр. Әлеге көн турында мәгълүмат барлык укучылар игътибарына тәкъдим ителде. 20.02.2017

-
Башлангыч сыйныф укучысы Динар «Батыр» спорт мәктәбенә дзюдо түгәрәгенә бик теләп йөри. Менә бүген ул спорткомплекста уздырылган дзюдо буенча район ярышларында уңышлы катнашты. Без нәтиҗәләр көтәбез! 18.02.2017

-
“Телләр белгән – ил ачар”, - ди татар халык мәкале. Халыкара тел көненә багышлап, мәктәп китапханәчесе Исланова Г. белән берлектә татар теле укытучысы Шәрәфетдинова Л. сүзлекләр турында викторина үткәрделәр. 18.02.2017

-
Бүген мәктәптә уку көне гадәти булмаганчы башланып китте. Чөнки уку йортында республикакүләм “ Мөстәкыйль балалар » проекты кысасында “Яркая здоровая зимушка - зима” дип аталган акция уздырылды. Махсус “иртәнге чәйгә” 7 сыйныфлар барлык укучыларны да кунакка чакырдылар . Спорт , сәламәтлеккә багышланган шигырь юллары белән акцияне уздыру тәртибе, аның мөһимлеге ачыкланды. Хәрәкәтле уен белән тамашачыларның кәефе күтәрелде. Менә шуннан соң сәхнәгә скакалка аша сикерү , обруч әйләндерү, туп уйнату осталары 7 сыйныф укучылары - “СМСкалар ” чыктылар. Алар яраткан спорт уеннары турында уртаклаштылар һәм 5-6 сыйныфларны ишек алдында уздырылачак кышкы уеннарга чакырдылар. Тәнәфесләрдә сыйныфларда бу юнәлеш буенча әңгәмәләр уздырылды. Ә инде дәресләрдән соң 5-7 сыйныфлар арасында аркан тарту буенча турнир оештырылды. 5 белән 6 сыйныфлар ярышында җиңү 6 ларга елмайды; 7 белән 6 арасында яңадан 6 сыйныф җиңде. Тамаша буларак катнашкан 4 сыйныфлар да читтә кала алмадылар.Алар бик тырышып аркан тарттылар. Җиңүче 6 сыйныфны зурлап мактау оештырылды. Һәркемгә дә бу чара күтәренке кәеф бүләк итте. Укучылар “СМСкаларның” киләсе акцияләрен көтеп калдылар. Чараларны тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р, “СМС” төркеме җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. оештырдылар. 18.02.2017






