муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
“Казан университеты профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның фәнни-педагогик мирасы” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә укучыларыбыз бик уңышлы катнаштылар. Зөлфия - 1 урын (укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г.), Эльвира – 3 урын (укытучысы Исланова Г.Г.), Зилә –сертификат белән бүләкләнде (укытучы – Галиуллина З.Ф.). Афәрин! 03.03.2017

-
Йөзү буенча дәресләр даими рәвештә 2 сыйныфта дәвам итә. Укучылар һәр атнаның дүртенче уку көнендә бассейнда йөзү буенча күнекмәләр алалар. Соңгы ата – аналар җыелышы карары нигезендә бүген 2 сыйныф белән берлектә 3 сыйныф укучылары да йөзү дәресенә “Дельфинга” бардылар. Бару –кайтуны оештыруда ата- аналар үзләре ярдәм иттеләр. Укытучы Фәхретдинова И.М. мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәр диеп ышандыра! 02.03.2017

-
Чын – чынлап “ сугышчан ” парад булды бүген башлангычларда ! 2,3 сыйныфлар бер взвод; 1,4 сыйныфлар икенче взвод булып берләштеләр. Санаторийда булу сәбәпле башлангычларның парады менә бүген булды да инде! Ярыш укучыларны бәйрәм белән котлаудан башланып чараны уздыру тәртибе белән таныштыруга тоташты. Беренче булып 2,3 сыйныфлар смотрны ачты ( Командир: К.Раян); икенче булып 1,4 сыйныфлар чыгыш ясады (Командир: Х.Риназ).Һәр сыйныфта ярышка бик тырышып әзерләнгән, тышкы кыяфәт тә бик матур – чын бәйрәмчә! Укучылар да солдатларча марш белән зал буенча бик оста үттеләр! Чараны оештыруга зур осталык куйган сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М. Рәхмәт белдерелде. Хәзерге вакытта нәтиҗәләр барлана, гомуммәктәп линейкасында йомгак ясалып – җиңүчеләр бүләкләнәчәк! 02.03.2017

-
С 13 по 22 февраля 2017 года прошел муниципальный этап Республиканского конкурса рисунков « На страже Отечества». На конкурс были представлены работы учащихся МБОУ « Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ», МБОУ «Алькеевская ООШ Буинского муниципального района РТ» , МБОУ «Чувашско – Кищаковская СОШ Буинского муниципального района РТ», МБОУ «Нижне – Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ», МБОУ «Раковская ООШ Буинского муниципального района РТ» и МБОУ «СОШ №1 с углубленным изучением отдельных предметов г. Буинска РТ», всего 36 работ. По итогам конкурса рисунков « На страже Отечества » работа ученицы 1 класса Шарафутдиновой Алины отмечена Свидетельством участника (Учитель: Гизатуллина Г.Р.) . Для первоклассницы это неплохой результат! 02.03.2017

-
Укучыларның кышкы Спартакиадасы кысасында бүген мәктәпнең җыелма командасы чаңгы ярышларында катнашты. Әлфис, Энҗе, Эльза, Булат бик тырышып ярышта мәктәп данын якладылар. Укытучылары Хәйретдинов Р.Р. үзенең укучыларыннан бик канәгать.Бергәләп нәтиҗәләр көтәбез! 28.02.2017

-
25 нче февраль көнне мәктәптә традицион “Ачык ишекләр көне” уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән залда чәчәкләргә күмелеп башлангыч сыйныф укучылары җыелган . Көчле алкышлар астында яңа уку елында беренче сыйныфка киләчәк укучылар һәм аларның әти – әниләре түргә чакырылды. Тантаналы өлештә мәктәп директоры кунакларны уку йортының эшчәнлеге белән кыскача таныштырды. Шуннан соң әти – әниләр һәм нәни кунаклар өчен бәйрәм концерты башланды. Башлангыч сыйныф укучылары аларга дәртле биюләр һәм матур җырлар бүләк иттеләр. Күңел ачу өлеше мәктәпнең төрле методик берләшмәләренең махсус иҗади чыгышлары белән аралаштырылып алып барылды. Нәни кунаклар кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә рәхәтләнеп катнаштылар. Алар белән очрашуга “Миләшкәй” балалар бакчасыннан тәрбияче апалары да килгән иде. Тантаналы өлештән соң беренчегә киләчәк укучыларыбыз ашханәдә тәмле коймак белән сыйланырга да өлгерделәр. Соңыннан әти –әниләр өчен беренче ата- аналар җыелышы да уздырылы : кирәкле нигезләмәләр, мәктәпнең эш тәртибе белән таныштыру гариза язу белән тәмамланды. 2017-18 нче уку елының беренче сыйныфы Белем көненә әзер! Без аларны колач җәеп көтеп калабыз! 27.02.2017

-
На основании приказа МО и Н РТ № 2454/16 от 29.12.2016г. прошёл муниципальный этап республиканских конкурсов в рамках Парламентского урока – 2016. В конкурсе активное участие приняли 98 учащихся и 4 учителя из 24 общеобразовательных учреждений района – победители школьных туров конкурсов. По итогам работы жюри в конкурсе детских рисунков « Каким я вижу себя в 2030 году?», «Школа будущего», «Профессия будущего», «Я - гражданин многонациональной республики» 3 место присуждено ученице 1 класса Гатауллиной Рание. (Руководитель : Гизатуллина Г.Р.) С нетерпением ждём церемонию награждения! 27.02.2017

-
17 февраля на базе СОШ №1 состоялся муниципальный этап XV научно-практической конференции школьников имени Л.Н.Толстого. Ученица 5 класса Ахмадуллина Чулпан (рук. учитель русского языка и литературы Ахмадуллина Г.Р.) заняла 3 место. 27.02.2017

-
Мәктәбебез бу көннәрдә аеруча тыгыз режимда эшләде. Патриотик айлык кысасында көндә берсеннән – берсе мавыктыргыч тәрбия чарасы уздырылды. Ә менә бәйрәм көннәрендә мәктәп тагын да гөрләп, шаулап торды. Чөнки уку йортында Ватан сакчылары көне уңаеннан волейбол буенча авыл турниры оештырылды. Туган авылын сагынып кайткан кунаклар , мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, мәктәп укучылары, студентлар белән мәктәп шыплап тулды. Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң киеренке уен башланды. Тамашачылар һәр җиңүне алкышларга күмеп бардылар. 3 сәгатьтән артык барган бу бәйгедә 1 урынны Бикмураз авылы ветераннары командасы яулады (Капитан : Таҗетдинов Салават). 2 нче урынга Түбән Наратбаштан Галиуллин Илдус җитәкчелегендәге оста уенчылар командасы лаек булды. 3 урынга капитаны Камалов Илшат булган студентлар чыкты. 4 нче булып Вахитов мәктәбендә белем алучы укучыларыбыз командасы булды (Капитан: Гарипов Рәдиф). Ә Бикмуразның яшьләр төркеме бишенче баскычта урнашты. Уен нәтиҗәләре буенча һәр команда , уенчы Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Турнирның төп спонсоры –авылдашыбыз - шәхси эшмәкәр Салахов Илдар Габделхәй улы спортсменнарга һәм тамашачыларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Спорт чарасы табигать кочагында барлык теләүчеләр өчен дә оештырылган тәмле пылау һәм кайнар чәй өстәле артында озак дәвам итте. Туган авылга мәхәббәт, укучы шәхестән патриот тәрбияләү менә шундый бердәм чаралардан туа да инде! 24.02.2017

-
Ял итү минутлары - "ПРИВАЛ"! (Җит. Галиуллина З.Ф.) 23.02.2017






