муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
“Уңган кызлар” бәйгесенең онытылмас мизгелләре! (Общешкольное внеклассное мероприятие "А ну-ка, девушки!") 07.03.2017

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 6 март көнне 5-9 сыйныфлар өчен “Уңган кызлар” бәйгесе уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән залга икегә берләшкән кызлар командасы чакырылды . Һәр конкурсанткага багышлап махсус шигырь юллары җиткерелде. Тантаналы өлеш тулысынча матур котлау сүзләренә багышланды. Хатын – кызларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Шуннан соң булачак ярыш тәртибе белән таныштырылды. Уен нәтиҗәләрен барлап бару өчен һәр сыйныфтан берәр егет жюрига сайланды. Аның составында Азат, Раят, Раил, Илназ, Фаил булды. Берсеннән – берсе мавыктыргыч, өр –яңа шаян һәм осталык сораучы конкурслар белән ярыш сизелми дә бер сулышта узды. Бәйге ун төр ярыштан, тамашачылар белән уеннан, күңелле тәнәфес һәм уен-көлкедән торды. Кызлар өчен аеруча истә калырлык булып “Гадәти булмаган рәсем”, “Зур кер чайкау ”,”Ә мин хәзер – визажист!», “Салкыннан бик куркак бала”, “Зирәкләргә сынамыш”, аркан тарту кебек конкурслар табылды. Ә инде тамашачы һәм жюри егетләр өчен иң көткәне өй эше - язгы салат һәм татлы торт белән сыйлану булды. Бәйге өздереп татарча биюгә барып тоташты. Менә шуннан соң искиткеч кызык уенга нәтиҗә ясалды: ике очко аермасы белән Айгөл командасы җиңүче дип , ә Эльвира командасы кабатланмас дип табылды. Йомгаклар ясалгач бәйрәм сыйныфларда дәвам итте. Егетләребез укытучы апаларын, сыйныфташ кызларын бәйрәм белән котладылар! “Уңган кызлар” бәйгесен тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. ( Праздник "А ну-ка, девушки!") 07.03.2017

-
Хөрмәтле хатын – кызларыбыз, укучыларыбызның әниләре, дәү әниләре ! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне язгы бәйрәм – 8 Март белән кайнар котлый. Сезгә эшегездә һәм укуыгызда уңышлар, гаиләгезгә тигезлек, сәламәтлек, бәхет һәм шатлык тели. Яз бәйрәме бары тик шатлыклы хәбәрләр, күтәренке кәефләр генә бүләк итсен! (С праздником 8 Марта!) 07.03.2017

- Бүген, 5 нче март көнне, башлангыч сыйныф кызлары арасында “Ягез әле, кызлар!” бәйге -бәйрәм үткәрелде. Мәктәп администрациясе сөйкемле кызларыбызны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Бу бәйгедә малайлар төгәл хөкемдарлар булдылар. “Весна” һәм “Подружки” командалары 14 әр очко җыеп, ике команда да җиңүче булды. ("Незабываемые минуты конкурса!") 07.03.2017
-
Башлангычларның бәйрәм күренешләре! 07.03.2017

-
Күңелле бәйрәм башлангычларда! 07.03.2017

-
Бүгенге гомуммәктәп линейкасы тулысынча укучылар арасында язгы су басулар вакытында башкарылачак кисәтү эшләре белән таныштыруга багышланды. Язгы чорда су өслекләрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклелеге кат – кат искәртелде. Беренче ярдәм күрсәтү буенча да киңәшләр бирелде. Сыйныфларда махсус сыйныф сәгатьләре планлаштырылды, мәктәп буенча приказ һәм инструктажлар барлау журналы булдырылды. Кисәтү чаралары ай дәвамында барачак. 06.03.2017

-
Буа шәһәре Шөгыль үзәге оештырган Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелгән кинолентаны карарга мәдәни сәяхәт оештырылды уку йортында. Татарча кино карарга барлык теләүче әти – әни, югары сыйныф укучылары, укытучылар килде. Каралган әсәр буенча сыйныфларда фикер алышу оештырылды. Тормыш сынауларын бирешмичә узарга үрнәк булды бу кинотасма геройлары. Укучыларны оештыруда аеруча актив Гарипова С.И, Фәхретдинова И.М, Шәрәфетдинова Л.Г, Гыйзәтуллина Г.Р. булдылар. 06.03.2017

-
Мәгариф Министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә атна дәвамында “Заповедный урок” (“ Тыюлыклар һәм саклангыч зоналар турында дәрес” оештырылды . Дәреснең кереш өлеше гомуммәктәп линейкасында башланып сыйныфларда дәвам итте. Аеруча саклау һәм яклауга мохтаҗ үсемлекләр, хайваннар турында сүз алып барылды.Туган як, туган авыл табигатенә сакчыл караш тәрбияләү бурычлары да яктыртылды. 06.03.2017

-
Туган телләр фестивалендә Шиһапова Эльза мәктәп данын яклады. Ул татар биюе башкарды. Укучыбызга алда да зур уңышлар телибез 04.03.2017






