муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Йөзү дәресләренә әзерлек йөзеннән бүген мәктәпнең 5, 6, 8 сыйныф укучылары график нигезендә “Дельфин” да булып кайттылар. Укучылар киләчәктә ГТО нормативларын тапшырганда кирәк булачак күнекмәләр белән таныштылар, тренерлар белән йөзү ысуллары кабатладылар. Санаулы вакыт тиз арада үтеп китсә дә укучылар бик канәгать калдылар. Бару – кайту оешкан төстә автобус белән булды. Бу сәяхәтне физкультура укытучысы Хәйретдинов Р.Р. оештырды. 16.03.2017

-
14 марта в МБОУ "Больше Фроловская ООШ Буинского муниципального района РТ" прошел кустовой тур конкурса "Грамотность на кончике пера". Учащиеся нашей школы приняли активное участие в данном конкурсе. Победителю (7 класс) желаем успехов в районном туре! 15.03.2017

- Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесенең сайлап алу турында 5 сыйныф укучысы Ильвина катнашты (укытучы Шәрәфетдинова Л.Г.). Ул шагыйрьнең “Тегермән” шигырен бик оста итеп сөйләде. Нәтиҗәләрне көтәбез. 15.03.2017
-
10 март көнне башлангыч сыйныф укучылары “Дельфинга” бардылар. Йөзү күнекмәләрен үстереп, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. Йөзү дәресен башлангыч сыйныф укытучылары Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М. оста итеп оештырдылар. 14.03.2017

-
13 март көнне 3-4 сыйныф укучылары арасында пионербол уены буенча ярыш булды. Командалар бик тырыштылар, ләкин уен булгач җиңүче дә булырга тиеш. Бу уен 3:0 исәбе белән 4 сыйныф файдасына тәмамланды. Молодцы , укучылар ! 14.03.2017

-
12 март көнне 1 нче сыйныф укучылары Буа шәһәрендә үткәрелгән театр фестивалендә кунакта булдылар. Алар анда Коми республикасыннан кунакка килүче Куян, Төлке, Аю катнашында “Хәйләкәр төлке ” спектаклен карадылар. Мәдәни сәяхәтне сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. оештырды. 14.03.2017

-
IX сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән берлектә авыл китапханәсендә булдылар, Авыл һәм мәктәп китапханәчеләре тарафыннан оештырылган “Җиңү юллары буйлап ” дип аталган чарада катнаштылар. ( Внеклассное мероприятие в 9 классе.) 13.03.2017

-
Мәктәбебезнең физкультура укытучысы - милли көрәш буенча тренер Хәйретдинов Р.Р. үзенең шәкертләре белән авыл җирлекләре арасында оештырылган көрәш ярышларында мәктәп данын яклады . Тырышлык юкка булмады: 2 урын! Уңышлары белән котлыйбыз! Кечкенәдән ныгып үскән укучылар киләчәктә дә бирешмәс! 09.03.2017

-
Согласно тематики проведения совещаний при директоре на этой неделе в школе проводится анкетирование родителей по теме «ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ » и карта - анкета для учащихся 1-9 классов по изучению удовлетворенности внеурочной деятельностью . Сегодня анкетирование учащихся прошло в 5, 8, 9 классах (Отв. Гарипова С.И, Гизатуллина Г.Р. ) Завтра будет организовано проведение анкетирования в остальных классах. Результаты будут обобщены и рассмотрены на ближайшем совещании, которое состоится 13 марта. По итогам будут намечены первоочередные задачи и цели по данному направлению. 09.03.2017

-
IX сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән берлектә мәдәният йортында булдылар, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Онытылмас хатирәләр” дип аталган чарада катнаштылар. ( Внеклассное мероприятие в 9 классе.) 07.03.2017






