муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
3 нче чирекнең соңгы уку көнендә мәктәптә йомгаклау линейкасы булды. Гомуммәктәп чарасының көн тәртибендә беренче сорау булып чирек нәтиҗәләре, өлгереш һәм дәрескә йөреш йомгаклары, язгы каникуллар планы белән танышу куелды. Иң мөһим сорауларның берсе булып шулай ук язгы бозда сак булу кагыйдәләре искәртелде. Интернет челтәрендә укучыларның иминлеген саклап калу буенча да кат – кат киңәшләр бирелде. Көн дәвамында дәресләр, сыйныф сәгатьләре, бүлмәләрне җыештыру булды. Мәктәп гөлт итеп укучыларын каникулларга озатып калды. Алда күптән көтелгән күңелле каникуллар! 20.03.2017

-
Укытучылар даими рәвештә төрле мәдәни чараларда актив катнашып киләләр. Барлык авыл җирлегендә , районда уздырылган концерт – театрларда булырга тырышалар. Менә 18 нче март көнне дә район драма театрында барган фестиваль кысасында Ч.Айтматов әсәре буенча куелган “Анам кыры” спектакленә мәдәни сәяхәт ясадылар. Озын, озак 3 нче чиректән соң бергәләп ял итү, рухи азык алу булды бу чара. 20.03.2017

-
Укучыларны каникулларга озату белән мәктәптә 18 нче март көнне 3 чирек йомгаклары буенча гомуммәктәп ата – аналар җыелышы уздырылды. Иң беренче көн тәртибендә “Балагызның Интернет челтәрендә имин булуы Сездән тора” ( “Безопасное поведение Вашего ребёнка в сети Интернет”) дигән темага чыгыш тәкъдим ителде. Тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. бу чыгышны видеоролик карау белән башлап җибәрде. Ата- аналар белән фикер алышу, киңәшләшү бик отышлы булды. Мәктәп директоры Гарипов Р.Р. үз чыгышын нәкъ укучыларның иминлегенә бәйле булган – язгы ташулардан саклану кагыйдәләрен искәртү белән башлады.Киңәшләшү өчен балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү , каникуллар планы белән танышу, хокук бозуларны кисәтү, ата-аналарның җаваплылыгын арттыру кебек сораулар да тәкъдим ителде. Укыту буенча урынбасар Галиуллина З.Ф. өстәмә дәресләр, имтиханнарга әзерлек тәртибе белән таныштырды. Нәтиҗәле фикерләшүләрдән соң җыелышлар сыйныфларда дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре ата- аналарны укучыларның өлгерешләре, дәресләргә йөреш күрсәткечләре , сыйныфларда башкарылган эшчәнлек белән таныштырдылар.Җыелыш оешкан төстә нәтиҗәле узды. Уртак максатлар, бурычлар ачыкланды. 20.03.2017

-
БЕЗДӘ КҮҢЕЛЛЕ ЯЗГЫ КАНИКУЛЛАР! 20.03.2017

-
Бүген мәктәптә гөрләп 3 нче чирекнең иң зур тәрбия чаралырының берсе –“Нәүрүз” бәйрәме узды. Оешкан төстә дәресләрдән соң 1-9 сыйныф укучылары күптән инде әзерләнеп куйган спортзалга җыелдылар. Тантаналы өлештә бәйрәмгә аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп төп кунак - Нәүрүз (Сылу) килде. Матур котлау сүзләре белән чараны ачып җибәрде. Шуннан соң һәр сыйныф яз кызына әзерләгән бүләкләрен – дәртле җырлар, биюләрен җиткерделәр. Җырлар яз, тамчылар, елгалар , язгы үзгәрешләргә багышланды. Бер – бер артлы дәвам иткән чыгышлардан соң уенның төп өлеше – язгы уеннар башланып китте. Иң беренчеләрдән булып укучылар капчык киеп чабуда ярыштылар ( Җаваплы: Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М); аннан соң чүлмәк ватыш старт алды ( Җаваплы: Хәйретдинов Р.Р, Гыйзәтуллина Г.Р.); мәргәннәр бәйгесе кышны кууга багышланган иде ( Җаваплы: Шәрәфетдинова Л.Г. ). Чират тәртибендә язгы әтәчләр ярышын Җәгъфәрова Ф.Ф. үткәрде. Заман уены – дартс ату да булды язгы бәйрәмдә. Су ташулар иң көтелгән аркан тарту ярышына тоташты, башта башлангычларның кызларына каршы малайлары чакырылды, аннан соң зур егет һәм кызлар да бил алышты. “Кыш” озак түзеп тора алмады – хәле бетеп алкышлар астында эреп югалды. Көләч “Яз” елмаеп сәхнәгә керде. Менә инде йомгаклау өлеше – Нәүрүз коймаклары белән сыйлану вакыты да җитте. Нәүрүз коймакларын каймакка, куертылган сөткә , кайнатмаларга мана – мана кайнар чәй белән тамак ялгау вакыты – “Нәүрүз”нең иң югары ноктасына әйләнде! Язгы каникуллар алдыннан шундый оста, оешкан, мавыктыргыч бәйрәм укучыларның да, укытучыларның да кәефен күтәрде, матур хатирәләр калдырды. Мәктәп администрациясе бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәр сыйныф җитәкчесенә , фән укытучыларына, хезмәткәргә, укучыларга Рәхмәтен белдерә! 17.03.2017

-
Йөзү дәресләренә әзерлек йөзеннән бүген мәктәпнең 5, 6, 8 сыйныф укучылары график нигезендә “Дельфин” да булып кайттылар. Укучылар киләчәктә ГТО нормативларын тапшырганда кирәк булачак күнекмәләр белән таныштылар, тренерлар белән йөзү ысуллары кабатладылар. Санаулы вакыт тиз арада үтеп китсә дә укучылар бик канәгать калдылар. Бару – кайту оешкан төстә автобус белән булды. Бу сәяхәтне физкультура укытучысы Хәйретдинов Р.Р. оештырды. 16.03.2017

-
14 марта в МБОУ "Больше Фроловская ООШ Буинского муниципального района РТ" прошел кустовой тур конкурса "Грамотность на кончике пера". Учащиеся нашей школы приняли активное участие в данном конкурсе. Победителю (7 класс) желаем успехов в районном туре! 15.03.2017

- Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесенең сайлап алу турында 5 сыйныф укучысы Ильвина катнашты (укытучы Шәрәфетдинова Л.Г.). Ул шагыйрьнең “Тегермән” шигырен бик оста итеп сөйләде. Нәтиҗәләрне көтәбез. 15.03.2017
-
10 март көнне башлангыч сыйныф укучылары “Дельфинга” бардылар. Йөзү күнекмәләрен үстереп, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. Йөзү дәресен башлангыч сыйныф укытучылары Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М. оста итеп оештырдылар. 14.03.2017

-
13 март көнне 3-4 сыйныф укучылары арасында пионербол уены буенча ярыш булды. Командалар бик тырыштылар, ләкин уен булгач җиңүче дә булырга тиеш. Бу уен 3:0 исәбе белән 4 сыйныф файдасына тәмамланды. Молодцы , укучылар ! 14.03.2017






