муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Җилдән җитез "ЧАҢГЫЧЫЛАР ҺӘМ БИАТЛОНИСТЛАР"! (Җит. Исланова Г.Г, Хәйретдинов Р.Р.) 23.02.2017

-
"Аҗаганның " яңалыклар үзәге - "ХӘРБИ КОРРЕСПОНДЕНТЛАР"! (Җит. Гыйзәтуллина Г.Р.) 23.02.2017

-
Хәрби – патриотик тәрбия айлыгының иң югары ноктасы булып традицион “Аҗаган – 2017” уены булды. Бәйрәм алдыннан бу хәрби – спорт уены елдан – ел уңышлырак уздырыла. Батальоннар парадын плацта уен штабы башлыгы Гарипов Р.Р. кабул итте. Ике якның да чарага әзерлек дәрәҗәсен тикшерү погон, эмблема, экипировка барлау белән башланып китте. “Аҗаган” тәртибе буенча махсус инструктаж уздырылды. Менә шуннан соң чын «сугыш» хәрәкәтләре - “уен – этаплары” башланып китте. Укучылар чын сугышларча разведчиклар, снайперлар, элемтәчеләр, санитарлар, военкорлар, чаңгы – биатлон, каршылыклар эстафетасында катнаштылар. Һәр этап җитәкчесе мавыктыргыч һәм берсеннән – берсе авыррак биремнәр әзерләгән. Ярышларда җиңүчеләрне, нәтиҗәләрне хәрби корреспондентлар вакытында штабка җиткереп тордылар, дивар газеталарында һәм видео – фоторепортажларда урнаштырдылар. Иң авыр сынауларның берсе булып Байрак алу , “дошман” белән аркан тарту эстафетасы булды. Сарыф ителгән энергия кыр кухнясы блиндажында поход боткасы , кайнар чәй һәм бәйрәм коймаклары белән тулысынча яңартылды. Күтәренке кәеф белән “сугышчылар” привалга юнәлделәр. Ә анда аларны дәртле биюләр , матур җырлар белән агитбригада каршы алды. Һәр чыгыш ясаучы көчле алкышларга күмелде. Нәтиҗәләр ясау өчен батальоннар яңадан плацка тупланды: “әсир төшүчеләр”, “исәннәр”, “югалтулар” ачыкланды, уенга йомгак ясалды. Сигезгә алты исәбе белән “Аҗаганда” “Зәңгәрләр” (Комбат: Кадыров Фаил) җиңеп чыкты. Ә “Кызыллар” (Комбат : Бикчәнтәев Ранис) чын батырлык үрнәге күрсәттеләр! Көчле алкышлар астында уенның һәр этабында аеруча югары нәтиҗә күрсәтүче барлык укучылар да макталды, ә җиңүчеләр Мактау хатлары белән бүләкләнделәр. Мәктәп администрациясе уенны оештыруда хәрби киемнәр, экипировка белән ярдәм итүче һәр әти- әнигә үзенең Рәхмәтен белдерә! Чын патриотлар тәрбияләүдә “Аҗаган” үз урынын алды! 23.02.2017

-
Ватан сакчылары көненә багышланган 5-9 сыйныфлар катнашкан строй һәм җыр смотры мизгелләре. 23.02.2017

-
Патриотик айлык планы нигезендә 21 нче февраль көнне 5-9 сыйныфлар өчен “Без – булдырабыз!” дип аталган спорт турниры уздырылды. Һәр сыйныфның егетләре ике командага бүленеп чара дәвамында киеренке ярышта үзләренең көчләрен сынадылар. Жюрида һәм тамаша залында кызлар. Тантаналы өлеш барлык ир – егетләрне бәйрәм уңаеннан администрация котлавыннан башланды. Егетләрне матур итеп кызлар котлады һәм бүләкләр тапшырдылар. Шуннан соң инде чын ярыш башланып китте. Егетләребез 16 төрле бәйгедә катнашып үзләрен көчле, җитез икәннәрен тагын бер тапкыр исбатладылар. Канатка үрмәләүдә Н.Ранис белән К.Фаил иң алдынгы, авырлыкларга тап булган кешегә ярдәм итүдә “кызыллар” иң оста булдылар. Дартс, “аяк киемнәре кибетенә сәяхәт”, “40-аяк”, “сазлыклардан юл салу”, арм – спорт кебек ярышлар аеруча мавыктыргыч килеп чыктылар. Һәр блок ярыштан соң “экраннарда” нәтиҗәләр күрсәтелеп барылды. Спорт ярышының йомгаклары буенча “ Танкистлар” (Капитан : К.Фаил ) командасы җиңү яулады , ә “Лётчиклар» (Капитан : Б.Ранис) аз гына калышты. Ләкин ике команда да тамашачыларга күп күңелле мизгелләр бүләк итте. Чараны тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. һәм физкультура укытучысы Хәйретдинов Р.Р. оештырдылар. 23.02.2017

-
5-9 сыйныф егетләре арасында узган спорт ярышларыннан фоторепортаж. 23.02.2017

-
Смотрда "Иң яхшы командир" номинациясендә җиңеп чыгучы Раил! 23.02.2017

-
"Аҗаганның" бер бәйгесе - САНИТАРЛАР ЯРЫШЫ (Җит. Әхмәдуллина Г.Р, Шәрәфетдинова Л.Г.) 23.02.2017

-
"Аҗаганның" ярыш өлеше - РАЗВЕДЧИКЛАР БӘЙГЕСЕ (Җит. Сираҗиев Р.Б.) 23.02.2017

-
Уенның тагын бер бәйгесе - СНАЙПЕРЛАР ЯРЫШЫ ( Җит. Гарипов Р.Р.) 23.02.2017






