муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 6 март көнне 5-9 сыйныфлар өчен “Уңган кызлар” бәйгесе уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән залга икегә берләшкән кызлар командасы чакырылды . Һәр конкурсанткага багышлап махсус шигырь юллары җиткерелде. Тантаналы өлеш тулысынча матур котлау сүзләренә багышланды. Хатын – кызларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Шуннан соң булачак ярыш тәртибе белән таныштырылды. Уен нәтиҗәләрен барлап бару өчен һәр сыйныфтан берәр егет жюрига сайланды. Аның составында Азат, Раят, Раил, Илназ, Фаил булды. Берсеннән – берсе мавыктыргыч, өр –яңа шаян һәм осталык сораучы конкурслар белән ярыш сизелми дә бер сулышта узды. Бәйге ун төр ярыштан, тамашачылар белән уеннан, күңелле тәнәфес һәм уен-көлкедән торды. Кызлар өчен аеруча истә калырлык булып “Гадәти булмаган рәсем”, “Зур кер чайкау ”,”Ә мин хәзер – визажист!», “Салкыннан бик куркак бала”, “Зирәкләргә сынамыш”, аркан тарту кебек конкурслар табылды. Ә инде тамашачы һәм жюри егетләр өчен иң көткәне өй эше - язгы салат һәм татлы торт белән сыйлану булды. Бәйге өздереп татарча биюгә барып тоташты. Менә шуннан соң искиткеч кызык уенга нәтиҗә ясалды: ике очко аермасы белән Айгөл командасы җиңүче дип , ә Эльвира командасы кабатланмас дип табылды. Йомгаклар ясалгач бәйрәм сыйныфларда дәвам итте. Егетләребез укытучы апаларын, сыйныфташ кызларын бәйрәм белән котладылар! “Уңган кызлар” бәйгесен тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. ( Праздник "А ну-ка, девушки!")
Опубликовано: 07.03.2017К списку новостей





