муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Тәрбия буенча урынбасарларның чираттан тыш киңәшмәсе булып узды. Көн тәртибендә ата- аналар белән эш формаларын активлаштыру, укучыларның буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп оештыру буенча сораулар каралды. Уку йортында җыелыш йомгаклары буенча директор каршында киңәшмә уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре махсус инструктаж алды. 22.02.2017

-
Түбән Наратбаш төп мәктәбендә Халыкара телләр көне уңаеннан “Тел күрке – сүз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күгәзмәне китап сөюче укучылар китапханәче Исланова Г.Г. җитәкчелегендә төзеделәр. Әлеге көн турында мәгълүмат барлык укучылар игътибарына тәкъдим ителде. 20.02.2017

-
Башлангыч сыйныф укучысы Динар «Батыр» спорт мәктәбенә дзюдо түгәрәгенә бик теләп йөри. Менә бүген ул спорткомплекста уздырылган дзюдо буенча район ярышларында уңышлы катнашты. Без нәтиҗәләр көтәбез! 18.02.2017

-
“Телләр белгән – ил ачар”, - ди татар халык мәкале. Халыкара тел көненә багышлап, мәктәп китапханәчесе Исланова Г. белән берлектә татар теле укытучысы Шәрәфетдинова Л. сүзлекләр турында викторина үткәрделәр. 18.02.2017

-
Бүген мәктәптә уку көне гадәти булмаганчы башланып китте. Чөнки уку йортында республикакүләм “ Мөстәкыйль балалар » проекты кысасында “Яркая здоровая зимушка - зима” дип аталган акция уздырылды. Махсус “иртәнге чәйгә” 7 сыйныфлар барлык укучыларны да кунакка чакырдылар . Спорт , сәламәтлеккә багышланган шигырь юллары белән акцияне уздыру тәртибе, аның мөһимлеге ачыкланды. Хәрәкәтле уен белән тамашачыларның кәефе күтәрелде. Менә шуннан соң сәхнәгә скакалка аша сикерү , обруч әйләндерү, туп уйнату осталары 7 сыйныф укучылары - “СМСкалар ” чыктылар. Алар яраткан спорт уеннары турында уртаклаштылар һәм 5-6 сыйныфларны ишек алдында уздырылачак кышкы уеннарга чакырдылар. Тәнәфесләрдә сыйныфларда бу юнәлеш буенча әңгәмәләр уздырылды. Ә инде дәресләрдән соң 5-7 сыйныфлар арасында аркан тарту буенча турнир оештырылды. 5 белән 6 сыйныфлар ярышында җиңү 6 ларга елмайды; 7 белән 6 арасында яңадан 6 сыйныф җиңде. Тамаша буларак катнашкан 4 сыйныфлар да читтә кала алмадылар.Алар бик тырышып аркан тарттылар. Җиңүче 6 сыйныфны зурлап мактау оештырылды. Һәркемгә дә бу чара күтәренке кәеф бүләк итте. Укучылар “СМСкаларның” киләсе акцияләрен көтеп калдылар. Чараларны тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р, “СМС” төркеме җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. оештырдылар. 18.02.2017

-
Буалы укытучылар Актанышта – кышкы спартакиада катнаша. Буа данын 24 мөгаллимнән торган команда яклаячак. Аерым спорт төрләреннән район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков, 5 номерлы гимназия укытучысы Татьяна Иванова, Адав-Толымбайдан Эльвира Гәрәева, 1 номерлы мәктәптән Марат Мөхәммәтҗанов, Югары Лашчыдан Сергей Смирнов – чаңгыда, Протопоповодвн Татьяна Орлова һәм Боерганнан Наил Хәкимов – өстәл теннисында, Ырыңгыдан Алина Измайлова һәм Түбән Наратбаштан Рафаэль Хәйретдинов – шорт-тректа, Зур Фролово директоры Ленар Садыйков һәм Иске Суыксу укытучысы Фиалка Шиһапова – көч күнегүләрендә, Иске Суыксу мәктәбе директоры Илдус Әхмәтшин һәм укытучылар Илдус Хөсәенов, Резеда Шәрәфетдинова, Түбән Наратбаш мәктәбе директоры Раиф Гарипов, Адав-Толымбайдан укытучы Резидә Бәдретдинова аркан тартуда көч сынаячаклар. Ә волейболны бәйге шартлары буенча директорлар гына уйный. Алар – зона бәйгесендә җиңеп, финалга чыккан Күшкедән Евгений Бондарев, Адав-Толымбайдан Фирдүс Җаббаров, Яңа Чәчкаптан Рөстәм Бикмуллин, Ырыңгыдан Дмитрий Терентьев, 2 номерлы лицейдан Ранис Әхмәтов, 5 номерлы гимназиядән Рамил Фәхретдинов, Янтуганнан Рәфис Арифуллин, Кырык Садактан Наил Шиһабетдинов. Җиңүләр телибез. 18.02.2017

-
17 - нче февраль көнне билгеләп үтеләчәк “Кайнар йөрәкләр” акциясе кысасында “Батырлык дәресе - 2017” ( УРОК МУЖЕСТВА – “ГОРЯЧЕЕ СЕРДЦЕ” ) бүген мәктәптә уздырылды. Мәктәпкүләм бу тәрбия чарасы 8,9 сыйныфлар өчен оештырылган бердәм сыйныф сәгатеннән башланып китте. Тәрбия сәгате кысасында “кайнар йөрәкләр” төшенчәсенә аңлатма бирелде, бу акциянең барлыкка килү тарихы яктыртылды , беренче оештыручылары ачыкланды. “Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар! “- дигән канатлы сүзләр белән бүгенге көн батырлары турында белешмә бирелде. Батырлыкларны барлап бара торган Мактау китабының электрон версиясе белән таныштырылды. Укучылар белән берлектә темага кагылышлы тормыш мисаллары китерелде. Балаларның, өлкәннәрнең бу батыр адымнарының мөһимлеге кат – кат искәртелде. “Кайнар йөрәкләр” гимны белән таныштырылды. Укучылар барлык чыгышларны да йотлыгып тыңладылар, әңгәмәдә актив катнаштылар. Тәрбия чарасы кәгазьдән кызыл йөрәкләр әзерләп, аларны күкрәккә кадап, бердәм гимн башкару белән тәмамланды. Көн дәвамында шундый эчтәлекле тәрбия чаралары 5-7 сыйныф укучылары белән дә уздырылды. Мәктәпкүләм чараларны тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. Уздырылган чаралар актив һәм әхлаклы шәхес тәрбияләүдә мөһим урын алырлар дип ышанасы килә! 16.02.2017

-
"Батырлык дәресе" 8 сыйныфта. 16.02.2017

-
6 сыйныфлар өчен "Батырлык дәресе". 16.02.2017

-
Учебный cеминар по спортивному ориентированию проводился с 13 по 14 февраля 2017 года в МБУ ДО «Центр внешкольной работы» и ДОЛ «Чайка» для педагогов турорганизаторов общеобразовательных школ . В первый день семинара педагоги прошли обучение под руководством Давыдова А.А; знакомились с правилами ориентирования по выбору, изучили спортивную карту, научились правильно определять азимут, также ознакомились с необходимым инвентарем для участия в соревнованиях.Во второй день педагоги показали на практике свои знания и умения. Результатом, которых стали соревнования по ориентированию в ДОЛ «Чайка». Места распределились следующим образом: Ориентирование: 1 место – Хайруллин И.Г., МБОУ «А. Тулумбаевская СОШ»; 2 место – Янышев Д. Н., МБОО «Лицей № 2»; 3 место – Хайретдинов Р.Р, МБОУ «Н. Наратбашская ООШ». От всей души поздравляем коллегу! 16.02.2017






