• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

Бүген мәктәптә гөрләп 3 нче чирекнең иң зур тәрбия чаралырының берсе –“Нәүрүз” бәйрәме узды. Оешкан төстә дәресләрдән соң 1-9 сыйныф укучылары күптән инде әзерләнеп куйган спортзалга җыелдылар. Тантаналы өлештә бәйрәмгә аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп төп кунак - Нәүрүз (Сылу) килде. Матур котлау сүзләре белән чараны ачып җибәрде. Шуннан соң һәр сыйныф яз кызына әзерләгән бүләкләрен – дәртле җырлар, биюләрен җиткерделәр. Җырлар яз, тамчылар, елгалар , язгы үзгәрешләргә багышланды. Бер – бер артлы дәвам иткән чыгышлардан соң уенның төп өлеше – язгы уеннар башланып китте. Иң беренчеләрдән булып укучылар капчык киеп чабуда ярыштылар ( Җаваплы: Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М); аннан соң чүлмәк ватыш старт алды ( Җаваплы: Хәйретдинов Р.Р, Гыйзәтуллина Г.Р.); мәргәннәр бәйгесе кышны кууга багышланган иде ( Җаваплы: Шәрәфетдинова Л.Г. ). Чират тәртибендә язгы әтәчләр ярышын Җәгъфәрова Ф.Ф. үткәрде. Заман уены – дартс ату да булды язгы бәйрәмдә. Су ташулар иң көтелгән аркан тарту ярышына тоташты, башта башлангычларның кызларына каршы малайлары чакырылды, аннан соң зур егет һәм кызлар да бил алышты. “Кыш” озак түзеп тора алмады – хәле бетеп алкышлар астында эреп югалды. Көләч “Яз” елмаеп сәхнәгә керде. Менә инде йомгаклау өлеше – Нәүрүз коймаклары белән сыйлану вакыты да җитте. Нәүрүз коймакларын каймакка, куертылган сөткә , кайнатмаларга мана – мана кайнар чәй белән тамак ялгау вакыты – “Нәүрүз”нең иң югары ноктасына әйләнде! Язгы каникуллар алдыннан шундый оста, оешкан, мавыктыргыч бәйрәм укучыларның да, укытучыларның да кәефен күтәрде, матур хатирәләр калдырды. Мәктәп администрациясе бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәр сыйныф җитәкчесенә , фән укытучыларына, хезмәткәргә, укучыларга Рәхмәтен белдерә!

Опубликовано: 17.03.2017



К списку новостей