муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Укучыларны каникулларга озату белән мәктәптә 18 нче март көнне 3 чирек йомгаклары буенча гомуммәктәп ата – аналар җыелышы уздырылды. Иң беренче көн тәртибендә “Балагызның Интернет челтәрендә имин булуы Сездән тора” ( “Безопасное поведение Вашего ребёнка в сети Интернет”) дигән темага чыгыш тәкъдим ителде. Тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. бу чыгышны видеоролик карау белән башлап җибәрде. Ата- аналар белән фикер алышу, киңәшләшү бик отышлы булды. Мәктәп директоры Гарипов Р.Р. үз чыгышын нәкъ укучыларның иминлегенә бәйле булган – язгы ташулардан саклану кагыйдәләрен искәртү белән башлады.Киңәшләшү өчен балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү , каникуллар планы белән танышу, хокук бозуларны кисәтү, ата-аналарның җаваплылыгын арттыру кебек сораулар да тәкъдим ителде. Укыту буенча урынбасар Галиуллина З.Ф. өстәмә дәресләр, имтиханнарга әзерлек тәртибе белән таныштырды. Нәтиҗәле фикерләшүләрдән соң җыелышлар сыйныфларда дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре ата- аналарны укучыларның өлгерешләре, дәресләргә йөреш күрсәткечләре , сыйныфларда башкарылган эшчәнлек белән таныштырдылар.Җыелыш оешкан төстә нәтиҗәле узды. Уртак максатлар, бурычлар ачыкланды.
Опубликовано: 20.03.2017К списку новостей





