муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
6 сыйныф укучылары яңадан хезмәт өмәсенә чыктылар.Бу юлы укучылар 9 май бәйрәмен уздыру урыны- һәйкәл янын чистартуга тартылдылар. Сыйныф җитәкчеләре Галиуллина З.Ф. белән алар бик тырышып эшләделәр. Ә тырыш башлангычларыбыз мәктәп алдына берсеннән – берсе матур чәчәкләр утыртып куйдылар. Хезмәткәрләребез дә,укытучыларыбыз да, укучыларыбыз да язгы эшләрдә актив катнашалар. 29.04.2017

-
Мәктәп формасы буенча уздырылган район җыелышында 1,4 сыйныфларның ата -аналар комитеты исеменнән Касыймова А.М, 5-9 сыйныфлар әти- әниләре исеменнән Галиуллина З.Ф, мәктәп директоры Гарипов Р.Р, башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С, тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. катнаштылар. Чара бик оста итеп оештырылган иде, әниләрнең дә, балаларның да, укытучыларның да күңеленә хуш килде! Киләчәктә бу формаларны алырга уйлана башладык. 29.04.2017

-
В соответствии с Планом основных мероприятий Республики Татарстан в области гражданской обороны , предупреждения и ликвидации чрезвычайных ситуаций, 28 апреля в учебном заведении прошёл Всероссийский открытый Урок по курсу «Основы безопасности жизнедеятельности» ( Далее - Урок). Всероссийский Урок по ОБЖ провела заместитель директора по ВР Гизатуллина Г.Р. Урок начался с демонстрации единой эмблемы мероприятия ; эпиграфом для Урока было выбрано высказывание « Чтобы выжить – надо знать!».Урок полностью был посвящён действиям человека в ЧС, единой службе спасения, знакомству со структурами данной организации. Вниманию учащихся была предложена информация о деятельности МЧС в критических ситуациях, об алгоритме действия населения в таких случаях. Обучающиеся познакомились с правилами поведения во время пожаров и наводнения, террористических актов и бандитских нападений, природных катаклизмах. В ходе Урока учащимся было предложено проверить себя в правильном использовании средств индивидуальной защиты. Организатор Урока продемонстрировал полный пакет личных средств защиты с последующим применением его в практической части. Мероприятие сопровождалось презентацией на заданную тему. Вторая часть Урока была полностью посвящена вопросам безопасного поведения учащихся в период летних каникул. Был подобран свод правил поведения по каждому отдельному случаю: купание в водоёмах, прогулка в лесу, катание на велосипедах, общение со сверстниками, осторожное обращение с огнём. По данной теме учащиеся задавали вопросы, приводили примеры из жизненных ситуаций, принимали активное участие в обсуждении. Ученикам было предложено подготовить краткие сообщения на заданную тематику, что помогло активизировать их во второй части Урока. Для использования на Уроке была организована выставка передвижной литературы, буклетов. Завершился Урок обобщением полученных знаний, выставкой рисунков обучающихся , выполненных специально по рубрикам данного Урока. Поставленные цели Урока достигнуты. Проведённый урок занял достойное место в профилактике безопасного поведения обучающихся. 28.04.2017

-
26 апрель - бөек Тукаебыз туган көн. Атналык кысаларында мәктәптә Шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйге җырлар, шигырьләр, укучылар чыгышы белән үрелеп барды. 27.04.2017

-
“Ел укытучысы-2017” һөнәри бәйгесенә районда йомгак ясалды. Ел дәвамына сузылган бу бәйге укытучылар өчен авыр сынау булды. Ләкин безнең коллегаларыбыз аны сынатмыйча уздылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча Галиуллина З.Ф. Катнашучы сертификаты белән билгеләп үтелде. Ә Гарипов Раиф Рашат улы Буада уздырылган тантаналы бүләкләү чарасында Призёр дипломына лаек булды. Без коллегаларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез! 27.04.2017

-
Укучыларыбыз Г.Тукай туган көненә багышланган чараларда актив катнашып киләләр. Менә бүген дә Буа шәһәрендә уздырылган шигырь бәйрәменә иң оста сөйләүче буларак сайлап алу турыннан узган В.Алсу, Ш.Раят, Х.Эльвира, Ш.Зөлфияләр чакырылдылар, чарада матур чыгыш ясадылар. Укучыларыбызның чыгышы бәйрәмдә катнашучылар күңеленә хуш килде. Балаларны чарага китапханәче Исланова Г.Г. алып барды. 27.04.2017

- 5 нче сыйныфта “Нәрсә ул начар, нәрсә ул яхшы” дигән темага ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар велосипед, аның төрләре, транспортның килеп чыгу тарихы турында күп әйбер белделәр, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Чара төрле эш төрләре белән аралаштырылып алып барылды, ФГОС шартларына туры китереп уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. үткәргән чара укучылар өчен аеруча җәйге каникуллар алдыннан махсус кисәтү , киңәшләр базары, файдалы сөйләшү булды. 27.04.2017
-
ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫ кысасында 9 сыйныф укучылары үзләренең беренче укытучылары Нәфыйкова Рәмзия Рифкать кызында булдылар. Изге эшләр көне буларак балалар апаларының хәлләрен белделәр, үзләренең мәктәп тормышы турында сөйләделәр. Беренче укытучылары укучыларга чын күңелдән имтиханнарда уңышлар теләде, үзенең киңәшләрен җиткерде. Очрашу сизелми дә узып китте, ул һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды. 9 сыйныфлар белән бу чараны сыйныф җитәкчесе Исланова Г.Г. оештырды. 27.04.2017

-
Бүген, 26 нчы апрель көнне, башлангыч сыйныф укучылары белән Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаенан Туган тел бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә Г.Тукай биографиясе, иҗаты турында сүз алып барылды. 2-3 сыйныф укучылары Г.Тукай иҗат иткән “Туган авыл” җырын башкардылар. Барлык укучылар да шигырь бәйгесенә бик тырышып әзерләнгәннәрен күрсәттеләр. 1 сыйныфтан Шәрәфетдинова Алинә, Гатауллина Рания белән Вәлиуллин Илназ, 2 сыйныфтан Гадеев Данир белән Галиуллин Илсаф, 3 сыйныфтан – Җамалетдинов Илдар, 4 сыйныфтан – Камалова Зилә һәм Хәйретдинова Адиләләр шигырьләрне иң оста сөйләүчеләр дип табылдылар . Бәйрәм ахырында бергәләп татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры башкарылды. 27.04.2017

-
ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫНЫҢ “Гаилә белән китап уку” көнендә иң актив 1,4 сыйныф укучылары булды. Балалар әти-әниләре, абый-апалары, энеләре-сеңелләре белән кызыклы, мавыктыргыч китаплар укыдылар. Бу эшчәнлектә Вәлиева Зилә, Гафиятуллина Сылу, Гатауллина Рания, Зәйнетдинов Илмаз , Салыйкова Гүзәл, Хәйретдинова Адилә, Шәрәфетдинова Алинә гаиләләре бик актив булды. Чараны сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. оста итеп оештырды, иң беренчеләрдән булып тупланган материалны сайтка урнаштырырга тапшырды. 25.04.2017






