муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мәктәптә инде эшчәнлек күптән башланды. Әзерлек махсус план нигезендә алып барыла.Менә шул эшчәнлек кысасында Шөгыль үзәге белән берлектә мәктәбебезнең 1-9 сыйныф укучылары өчен сугыш елларына багышланган “41 нче елның көзендә ” (“Осенью 41-го”) дигән кино күрсәтелде . Авыл мәдәният йортына бу мәдәни сәяхәтне сыйныф җитәкчеләре белән берлектә администрация оештырды. Киноның эчтәлеге буенча фикер алышынды.Бу чынлап торып әхлак, патриотизм хисләре тәрбияләү нигезе! 22.04.2017

-
Бүген ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫНЫҢ чираттагы көне – ЭКОЛОГИК УИКЕНД .Чираттагы директор каршындагы киңәшмәдә бу көннең, айлыкның мөһимлеге ассызыкланды. Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – бу эшчәнлекнең төп юнәлеше. Шулай ук бу көнне 22 апрель - Җир көне дә билгеләп үтелде. Иң матур рәсемнәр аерып алынды, күргәзмәгә куелды. 22.04.2017

-
ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫ кысасында бүген мәктәптә "Изгелек маршы" ("Марш добра") билгеләп үтелде. Яхшы эшләр иртәнге зарядкадан ук башланып киттеләр: күтәренке кәеф өчен күнегүләр ясалды; 5,6, 7 сыйныфларда рус әдәбияты, сынлы сәнгать дәресләрендә кешеләрнең әйләнә-тирәгә мәрхәмәтле булырга тиешлеге, матур һәм игелекле әшләр генә эшләргә тиешлеге ассызыкланды. Аеруча Е.И.Носовның "Курчак" әсәре бу темага бик туры килде. Изгелек эшләү сыйныфларда көн буена дәвам итәчәк, соңыннан һәр сыйныфның бу юнәлештәге эшчәнлеге барланачак. Игелекле эшләр кешене бизи генә! 21.04.2017

-
20 апрель - ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫНЫНЫҢ ДОНОР КӨНЕ. Иртәнге сыйныф сәгатьләрендә бүген сүз шушы изге эш - кешеләргә ярдәм итү, кирәк вакытта кан бирү очраклары турында сүз алып барылды. Җир тетрәүләр , катастрофалар, аварияләр вакытында бер ил икенче илгә, бер кеше икенче кешегә ярдәм кулы сузарга тиеш. Эшләгән изгелек һәрвакыт үзеңә кире кайтачак! 20.04.2017

-
19 нчы апрель ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫ КЫСАСЫНДА балаларга ярдәм итү турында сүз алып барылды мәктәптә. Аеруча ярдәмгә мохтаҗ балалар, ятимнәр турында көн дәвамында аралашу оештырылды. Уздырылган дәресләрдә дә укытучылар әдәби әсәрләр, рәсемнәр, биремнәр аша бу проблемага тукталдылар. Тирәбездә ярдәмгә мохтаҗ нәниләрне, олыларны онытырга ярамый! 19.04.2017

-
#ЭКОЯЗ кысасында бүген башлангыч сыйныфларда ЭКОЛОГИК ДӘРЕС үткәрелде. Ул дәрес сынлы сәнгать белән экология фәннәрен берләштереп уздырылды. Укучыларга дәрес башында экологик проблема куелды: ә без ничек планетаны коткарып кала алабыз? Дәрес барышында укучылар бу сорауга җавапны рәсемнәр аша бирергә тырыштылар. Берничә яңа экологик терминнар белән танышып киттеләр, гомум проект якладылар. Дәресне Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. 19.04.2017

-
18 нче апрель көнне мәктәбебезнең 7, 8 сыйныф укучылары Буа шәһәрендә булган Айдар Фәйзрахманов һәм аның ансамбле концертында булдылар. Чара татар халык уен кораллары , җырлары- биюләре белән таныштыру белән аралаштырылып алып барылды. Искиткеч җылы мөнәсәбәттә тамашачылар белән аралашу оештырылды. Укучылар чыгышларны җылы кабул иттеләр. Мәдәни сәяхәтне Гыйзәтуллина Г.Р, Гарипова С.И. оештырдылар. 19.04.2017

-
Экология айлыгы кысасында 6, 9 сыйныфларда укучылар белән экологик диктант үткәрелде. Чараның максаты укучыларда экологик белемнәрне тирәнәйтү, яңа белемнәр булдыру. 6 сыйныфтан аеруча экологик белемле- Х. Илмаз белән В.Алсу; 9 сыйныфтан- Ш. Айгөл булдылар. Диктантны укытучы Гарипов Р.Р. оештырды. 18.04.2017

-
Бердәм методик көн кысасында кунакларны каршы алу өлешендә укучыларыбыз тарафыннан матур чыгыш күрсәтелде. Музыка түгәрәгенә йөрүче (Җитәкчесе: Әбелханова М.Г) 3,4 сыйныф укучылары һәм 1 сыйныф укучысы Ш.Алинә дәртле җырларын кунакларга бик тырышып бүләк иттеләр.5 сыйныф укучысы М.Илвина “Туган тел”, “Тегермән” шигырьләрен оста сөйләде. 7 сыйныф укучысы Г.Гөлназ бу котлау өлешен чын артистлар кебек алып барды. Кунакларны каршы алу тантанасы бик матур һәм җылы булды. 18.04.2017

-
#ЭКОЯЗ – Экология айлыгы кысасында район буенча уздырылган «Табигатькә эшең белән булыш!” дип аталган макулатура җыю акциясе узды уку йортында. Атна дәвамында 1-9 сыйныф укучылары оешкан төстә чимал җыерга керештеләр. Һәр укучы да үз сыйныфын алдынгылар рәтендә күрәсе килде. Шуңа күрә укучыларыбыз бик тырышып бу чарада катнаштылар. Барлыгы 744 килограмм иске кәгазь һәм пластик шешәләр җыелды. Макулатура тапшыру 17 апрель көнне булды. 7 сыйныф укучылары – “Мөстәкыйль балалар” отряды әгъзалары күз ачып йомганчы чималны машинага ташып та куйдылар. Барлык укучыларыбызга, аларның актив әти – әниләренә олы Рәхмәтебезне белдерәбез! Хезмәтебезнең ил күләмендә әһәмияткә ия булуына шатлананабыз! 18.04.2017






