• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

20 нче май көнне уку йортында Пионериянең 95 - еллыгы һәм Халыкара гаилә көннәре уңаеннан зур тәрбия чарасы оештырылды. Чара тантаналы линейкадан башланып китте. Барлык кунакларны, укытучыларны, балаларны бәйрәм уңаеннан укучылар үзидарәсе активистлары котлады. Котлау сүзләре бәйрәмгә чакырылган гаиләләргә : әни һәм әтиләргә дә җиткерелде. Шуннан соң чын – чынлап Гаилә сабантуе башланып китте. Балаларның шатлыклы авазлары астында ике төркемгә бүленгән әти-әниләр, балалар бик тырышып капчык киеп йөгерүдә, су ташуда, оста атучылар ярышында, велогонкада,өзлексез чылбыр уенында, “великан” , аркан тарту кебек бәйгеләрдә катнаштылар. Уеннар, ярыш төрләрен укытучы абый-апалар бик оста итеп оештырдылар; бер генә минут бушлык та булмады. Барлык уеннарда да көчләр бертигез диярлек булды. Ике төркемдә сынатырга теләмәде. Ярышлар барган арада гөжләп чәй кайнап чыкты, учакта уха өлгерде. Балыкларны да укучылар үзләре тотып, чистартып алып килделәр. Бер зур гаилә булып өстәл артында төшке аш оештырылды.Тамак ялгап, ял итеп алгач, бүләкләү тантанасы башланды.Бәйрәмдә актив катнашкан һәр укучы, әти-әни Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Мәктәп администрациясе чарада актив катнашкан Ислановлар, Зәйнетдиновлар, Гатауллинннар, Галиуллиннар, Вәлиева Ә.С, Хәйретдинова Г.Н, Касымовлар, Ахмеровлар, Садыйковлар, Минкашевлар, Әхмәдуллиннар, Туктаровлар, Әхмәтшиннар, Вәлиева Л.Р, Шакуровлар, Шәрәфетдиновлар гаиләләренә Рәхмәтен белдерә, шатлык – бәхет теләп кала. Уздырылган чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

Опубликовано: 23.05.2017



К списку новостей