муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Икенче ел рәттән илебездә “ Үлемсез полк ” акциясе уздырыла . Безнең мәктәп коллективы да бу мөһим , тантаналы чарада бик актив катнашты . Һәрбер укытучы, хезмәткәр , укучы алдан ук сугышта үлеп калган бабаларының, туганнарының портрертларын алып мәктәп янына тупландылар. Маршрут Наратбаш – Бикмураз - Наратбаш буенча оештырылды. Авылдашлар , авылыбыз кунаклары урамнар тутырып барган полкны сәламләп, куллар болгап каршы алдылар. Һәркемнең йөзендә шатлык хисләре, илебез, халкыбыз өчен горурлык ! Полк үзенең хәрәкәтен 9 Май бәйрәме уздырылачак мәйдан янында туктатып – күмәк бәйрәмдә дәвам итте. Бу чара чыннан да укучылар өчен чын патриотлар мәктәбенә әверелде. Туган илебез, туган халкыбыз, алар батырлыгы мәңгелек! 10.05.2017

-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан авылыбызда зурлап Хәтер митингы уздырылды. Тантаналы рәвештә иң беренчеләрдән булып сугыш кырларында башын салган авылдашлар хөрмәтенә коръән укылды. Матур шигырь юллары белән ачылган митинг салмак кына котлауларга тоташты. Барлык яшь буын исеменнән мәктәп укучылары әдәби – музыкаль композиция күрсәттеләр. 9 сыйныф укучылары Мәңгелек ут янында постта тордылар. Уку алдынгылары һәйкәлгә венок куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары барлык тантанада катнашкан кунакларга, ветераннарга, авылдашларыбызга үз куллары белән ясаган аллы- гөлле чәчәкләр тапшырдылар. Мәктәп администрациясе барлык укытучыларга, укучыларга оешкан төстә Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтүдә актив катнашулары уңаеннан Рәхмәтен белдерә. 10.05.2017

-
Мәктәбебез укучылары рус география берләшмәсе вәкилләре белән Буа шәһәрендә үткәрелгән очрашуда катнашты. Бу очрашу укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә зур өлеш кертер дип ышанып калабыз. 10.05.2017

-
Мәктәпнең балалар оешмасы әгъзалары Җиңү бәйрәме уңаеннан ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап өйләрендә булалар, сәламәтлек, бәхет, шатлык телиләр. Георгий тасмалары тапшыралар. 7 сыйныфтан Гөлназ белән Эльза Салахова Гөлгенә белән Тухватуллина Венера апаларда булдылар.Ветераннарыбызның хәлләрен белделәр. 06.05.2017

-
Укучы активист кызларыбыз Гөлназ белән Эльза Хәтер вахтасы кысасында Хисамова Сәвилә һәм Хәйруллина Әлфия апаларда булдылар. Кызларыбыз ветераннарыбызны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, тасма тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 06.05.2017

-
ЭКОЯЗ һәм Җиңү бәйрәмнәрен каршы алып бүген мәктәп коллективы бердәм булып Түбән Наратбаш авылына Буа шәһәреннән килә торган төп юл кырые буйлап куак утырту акциясендә катнаштылар. Укытучылар, хезмәткәрләр матур итеп киләчәктә зур агачлар булырлык куакларны утыртып кына калмадылар, мул итеп суын да сиптеләр. Берничә елдан юл буе яшеллеккә күмелеп, матураеп китәр дип өметләнәбез! 06.05.2017

-
Җиңүнең 72 еллыгын каршылап үткәрелүче акцияләр дәвам итә. 5 сыйныф укучылары тыл ветераны, лаеклы ялдагы укытучы Замалетдинова Фазилә һәм Гузаирова Фәһимә апалар янында булдылар, георгий лентасын тактылар, бәйрәм котлавын җиткерделәр. Укучылар белән бу чараны сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. оештырды. 05.05.2017

-
Бүген районда "ЯШЬ АРМИЯ" ("ЮНАРМИЯ") төркемнәренең слёты уздырылды.8 сыйныф укучылары А.Энҗе,В.Әлфис, З.Илназ, К.Карина бу чарага бик тырышып әзерләнделәр: махсус форма - кием булдырдылар. Сыйныфның барлык ата - аналары бер дә каршы килмичә бу юнәлештә зур эшчәнлек башкардылар. Без аларга Зур рәхмәт җиткерәбез. Укучыларыбыз бу чарада актив катнаштылар. Яшь армеецлар барлык укучыларга да үрнәк булырлык. Аларны бу чарага Сираҗиев Р.Б. алып барды. 05.05.2017

-
Сегодня в Буинске состоялся I муниципальный слет юнармейцев. В нём приняли участие уполномоченная по правам человека в Республике Татарстан Сария Сабурская, руководитель исполнительного комитета Буинского муниципального района Салим Даутов. Парад юнармейцев принимал военный комиссар Буинского и Дрожжановского районов Радик Тухфатуллин. Сария Сабурская отметила важность проведения этого мероприятия в преддверии Дня Победы, отметив, что это способствует воспитанию молодого поколения в духе патриотизма. 05.05.2017

-
Мәктәптә "Хәтер вахтасына " старт бирелде. Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек планы булдырылды. Һәр сыйныф шушы план кысасында үзләренә беркетелгән сугыш һәм тыл ветераннарында булачаклар. 8 сыйныф укучылары җирлегебездә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Сибгатуллин Рәшит Гыйниятулла улында булдылар, хәлен белделәр, тыныч картлык теләделәр. Җиңү өчен олы Рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Гарипова С.И. оештырды. 04.05.2017






