муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"ГРАФИК ОТКРЫТИЯ ПРИШКОЛЬНЫХ ЛАГЕРЕЙ" /upload/storage/org2403/files/График открытия пришкольного лагеря 2017 г_ (1)(1).docx 13.05.2017

-
ЛАГЕРЬ "ЧАЙКА" /upload/storage/org2403/files/ЛАГЕРЬ ЧАЙКА(1).zip 13.05.2017

-
Уку йортында ЭКОЯЗ кысасында яшелләндерү эшләре дәвам итә.Укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр агачлар, чәчәкләр утыртуны дәвам итеп киләләр. Бүген дә 7 сыйныф укучылары Гарипов Р.Р, Шәрәфетдинова Л.Г. җитәкчелегендә мәктәп бакчасы тирәли, күл ярлары буенча матур - матур куаклар утыртып чыктылар. Тиздән балалар утырткан куаклар зур агачлар булып безне шатландырырлар! 12.05.2017

-
Информация для родителей!!!!!!!!!!! Организация летнего отдыха детей. За более чем 20 лет работы в сфере детского отдыха мы накопили огромный опыт и отобрали для вас лучшие детские лагеря в России и за рубежом. Больше всего детских летних лагерей в России расположено на Черноморском побережье Краснодарского края, в Туапсе, Геленджике и Анапе. На протяжении многих лет мы предлагаем путевки в лагерь "ВДЦ Орленок" Туапсе, в лагерь-санаторий "Вита" Анапа, в лагерь "СКО Смена" Анапа, в лагерь "Полярные зори" Анапа, "Жемчужина России" Анапа, лагерь "Дружных" в Геленджике и т.д.Подробная информация размещена на сайте "Организация летнего отдыха.Краснодарский край". 11.05.2017

-
"РОССИЯ СУВЕНИРЛАРЫ" дип аталган балалар иҗаты фестивалендә мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С."Оста куллар" түгәрәгендә ясалган "Әкияти йорт", технология укытучылары Гарипов Р.Р. "Карандашлар савыты" , Шәрәфетдинова Л.Г. "Әбием чигешләре" дип аталган экспонатлар белән катнаштылар. Өстәмә материал итеп 9 сыйныфлар (С.җ. Исланова Г.Г.) тапшырган "Лалә чәчәге - яраткан бизәк" (Укучы: Г.Эльмира) дигән иҗади эш тә бәйгегә тапшырылды. Актив катнашкан укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, укучыларга мәктәп администрациясе Рәхмәтен белдерә.Иҗади эшләребез бәяләүчеләр күңеленә хуш килер дип өметләнәбез! 11.05.2017

-
Икенче ел рәттән илебездә “ Үлемсез полк ” акциясе уздырыла . Безнең мәктәп коллективы да бу мөһим , тантаналы чарада бик актив катнашты . Һәрбер укытучы, хезмәткәр , укучы алдан ук сугышта үлеп калган бабаларының, туганнарының портрертларын алып мәктәп янына тупландылар. Маршрут Наратбаш – Бикмураз - Наратбаш буенча оештырылды. Авылдашлар , авылыбыз кунаклары урамнар тутырып барган полкны сәламләп, куллар болгап каршы алдылар. Һәркемнең йөзендә шатлык хисләре, илебез, халкыбыз өчен горурлык ! Полк үзенең хәрәкәтен 9 Май бәйрәме уздырылачак мәйдан янында туктатып – күмәк бәйрәмдә дәвам итте. Бу чара чыннан да укучылар өчен чын патриотлар мәктәбенә әверелде. Туган илебез, туган халкыбыз, алар батырлыгы мәңгелек! 10.05.2017

-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан авылыбызда зурлап Хәтер митингы уздырылды. Тантаналы рәвештә иң беренчеләрдән булып сугыш кырларында башын салган авылдашлар хөрмәтенә коръән укылды. Матур шигырь юллары белән ачылган митинг салмак кына котлауларга тоташты. Барлык яшь буын исеменнән мәктәп укучылары әдәби – музыкаль композиция күрсәттеләр. 9 сыйныф укучылары Мәңгелек ут янында постта тордылар. Уку алдынгылары һәйкәлгә венок куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары барлык тантанада катнашкан кунакларга, ветераннарга, авылдашларыбызга үз куллары белән ясаган аллы- гөлле чәчәкләр тапшырдылар. Мәктәп администрациясе барлык укытучыларга, укучыларга оешкан төстә Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтүдә актив катнашулары уңаеннан Рәхмәтен белдерә. 10.05.2017

-
Мәктәбебез укучылары рус география берләшмәсе вәкилләре белән Буа шәһәрендә үткәрелгән очрашуда катнашты. Бу очрашу укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә зур өлеш кертер дип ышанып калабыз. 10.05.2017

-
Мәктәпнең балалар оешмасы әгъзалары Җиңү бәйрәме уңаеннан ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап өйләрендә булалар, сәламәтлек, бәхет, шатлык телиләр. Георгий тасмалары тапшыралар. 7 сыйныфтан Гөлназ белән Эльза Салахова Гөлгенә белән Тухватуллина Венера апаларда булдылар.Ветераннарыбызның хәлләрен белделәр. 06.05.2017

-
Укучы активист кызларыбыз Гөлназ белән Эльза Хәтер вахтасы кысасында Хисамова Сәвилә һәм Хәйруллина Әлфия апаларда булдылар. Кызларыбыз ветераннарыбызны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, тасма тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 06.05.2017






