муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
“ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫ”ның беренче көне-ВЕТЕРАННАР ТУРЫНДА КАЙГЫРТУ дип аталган иде. Сыйныф җитәкчеләре бу эшчәнлекне даими рәвештә оста итеп оештырып килә. Бүген исә мәктәпнең һөнәр берлеге рәисе Шәрәфетдинова Л.Г, башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С, администрация вәкиле Гыйзәтуллина Г.Р. ветеран укытучы Шәрәфетдинова Гәүһәр Мирзаҗан кызының хәлен белделәр: укытучылар, укучыларның изге теләкләрен җиткерделәр. Изге атналыкта изге теләкләр! 18.04.2017

-
15 апрельдән 20 апрельгә чаклы районда экологик дәрес уздырылырга тиеш иде. Шул күрсәтмә кысасында 17 апрель көнне 5,6,8 сыйныф укучылары өчен интеграль дәрес уздырылды: сынлы сәнгать һәм экология . Бүгенге көндә мөһим булган экологик проблемалар сәнгать әсәрләре аша тасвирланды. Укучылар өчен “22 апрель – Җир көне” дигән темага телдән журнал тәкъдим ителде.Бишенчеләрдән аеруча актив Азат белән Данис, алтылардан –Алсу белән Илмаз, сигезләрдән – Әлфис белән Энҗе булдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча 8 сыйныф җиңүче дип табылды. Соңыннан һәр сыйныф укучысы үзенең проект эше аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне чагылдырды . Дәрес куелган максатларына иреште. Экологик дәресне Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. 18.04.2017

-
Мирза Мәхмүтов исемендәге ”Фәнсар” мәктәбенең II республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә 9 сыйныф укучысы Ш.Зөлфия (фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.) җиңү яулап, Дипломга ия булды. Котлыйбыз! 18.04.2017

-
ЯЗГЫ ИЗГЕЛЕК АТНАСЫНЫҢ икенче көне "Электрон хезмәт күрсәтүләрне ирекле кулланучы көне" дип атала. Мәктәптә бу юнәлештә сыйныф сәгатьләре планлаштырылды. Көн дәвамында бу эшчәнлек дәвам итәчәк. 18.04.2017

-
17 нче апрель көнне мәктәбебездә бердәм методик көн үткәрелде. 4 мәктәптән 20 укытучы катнашты. 6 ачык дәрес үткәрелде. 18.04.2017

-
10-15 нчы апрель көннәрендә финанс белеме айлыгы үткәрелде. Төрле уеннар, дәресләр, викториналар оештырылды. 18.04.2017

-
Мәктәптә Бөтенроссиякүләм "Язгы изгелек атнасы" старт алды. Аның кысасында укучылар тарафыннан ветераннарда кунакта булу,тимурлык эше, хезмәт өмәләре, очрашулар, спорт эшләре оештыру каралган. Атналык эш планы иң элек сыйныф җитәкчеләре киңәшмәсендә каралды, соңыннан линейкада укучыларга җиткерелде. Изге эшләребез кабул булсын! 17.04.2017

-
Һөнәр сайлауга багышланган эшчәнлек мәктәптә план нигезендә алып барыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары - 9 лар белән ел дәвамында шушы юнәлештә күпкырлы эш башкарылды: махсус сыйныф сәгатьләре, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, тематик кичәләр үткәрелде. Шул ук юнәлештә Буа ветеринария техникумы үткәргән “Ачык ишекләр көнен”дә 9 сыйныф укучылары тулы составта катнашты. Чара вакытында техникум буенча экскурсия оештырылды, уку йортының администрациясе белән очрашу булды, төрле бүлек җитәкчеләре белән әңгәмә корылды. Очрашуның ахырында укучыларга бик матур концерт күрсәтелде. Мәктәп администрациясе , әти-әниләр уку йортының җитәкчеләренә бару – кайтуны транспорт белән тәэмин итүләре өчен Рәхмәтләрен белдерәләр. 9 сыйныфларны “ Ачык ишекләр көненә” Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. 16.04.2017

-
В рамках реализации «Дорожной карты по повышению качества образования в Буинском муниципальном районе в 2016-2017 учебном году» 12 апреля 2017 года делегация в составе методистов методической службы и руководителей общеобразовательных организаций района посетила МБОУ «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» (Школа - центр компетенции в электронном образовании) в целях изучения передового опыта Управления образования Сабинского исполнительного комитета. В ходе межрайонного семинара были просмотрены уроки по истории в 5 классе и по русскому языку в 4 классе с последующим обучающим анализом, была организована экскурсия по гимназии и работа «круглого стола» по актуальным и насущным проблемам современного образования. Сабинцы поделились опытом организации подготовки обучающихся к ГИА и показали новые формы оказания методической помощи педагогам. В составе делегации опыт Сабинцев перенимал руководитель нашего учебного заведения Гарипов Р.Р. 14.04.2017

-
Мәктәптә “ #ЭКОВЕСНА» старт алды. Илебез буенча игълан ителгән чисталык ике айлыгы кысасында уку йортында һәр көн саен төрле чаралар уздырылып тора. Менә шул айлыкның иң нәтиҗәле чарасының берсе булган – хезмәт өмәсе елдагыча гөрләп узды бүген. Эш көне оештырылган төстә башланып китте. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән мәйданнарга бердәм булып юнәлде. Сыйныф җитәкчеләре, укытучылар, хезмәткәрләр белән берлектә укучылар бик тырышып эшне башлап җибәрделәр, күз ачып йомганчы тирәлек чүп-чардан чистартылып та куелды. Мәктәп алды, аның бакча тирәләре , юллары бик матураеп, ачылып киттеләр. Чыннан да иң матур, иң күркәм безнең мәктәбебез тагын да ямьләнеп китте, укучыларын үзенә әллә кайдан тартып торачак! 14.04.2017






