муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Бүген лагерьның икенче көне. Аның исеме " Без - табигать баласы !" дип аталды. Көн дәвамында линейкалар, "Джунгли чакыра" уены, "Шашка йолдызлары" бәйгесе, "Иң спортсмен укучы", "Күңелле мизгелләр" кебек мавыктыргыч чаралар булды. Балалар рәхәтләнеп туйганчы уйнадылар, тәмле итеп ашханәдә сыйландылар, берсеннән - берсе матур бүләкләр алдылар. Шашка буенча җиңүчеләр булып Риназ, Раян, Данир булды. Спорт ярышлары буенча "ничья"; Африка бәйгеләрендә "Титаник", "Күңелле мизгелләрдә"- "Мушкетёрлар" командасы җиңеп чыкты. Укучыларның ялы яңгыр булуга карамастан бик күңелле, кызык узды. Балалар белән Гыйзәтуллина Г.Р. булды. 06.06.2017

-
Бүген мәктәптә район графигы нигезендә экологик- сәламәтләндерү юнәлеше алган лагерь эшли башлады. Егерме бер көн дәвамында башлангычтан ун бала рәхәтләнеп бергәләп ял итәчәк, күңел ачачак, мавыктыргыч уеннарда катнашачак. Беренче көн "Әйдәгез , таныш булыйк!" дигән исем астында узды. Укучылар көн дәвамында күмәкләшеп дивар газетасы чыгардылар, күңелле лагерь турында рәсемнәр ясадылар. Һәр эшчәнлектә актив катнашкан укучы бүләкләнеп барылды. "Татарча сабантуй" ," Супер футбол", ""Күңелле калейдоскоп"- бүгенге көннең бары өлеше генә әле! Флагны көн буена иң актив укучылар Риназ, Илнур, Раян, Инзилә күтәрделәр. Инде "Зәңгәр күл" дә ял итүчеләр "Дуслык" дип аталган отрядка берләшеп өлгерделәр, ике чылбыр хасил булды: " Титаник" (Х.Риназ) һәм "Мушкетёрлар" (А.Илнур). Шулай итеп укучылар көтеп алган мәктәп яны лагере тәмле ашлары, күңелле уеннары, кызыклы очрашулары белән үзенең эшен башлады. Бүген укучылар белән Гыйзәтуллина Г.Р. эшләде. 05.06.2017

-
31 нче май көнне мәктәптә 2016 -17 нче уку елының йомгаклау линейкасы уздырылды. Тантана 4 чирек нәтиҗәләрен барлау белән башланып китте.Ел дәвамында бары тик бишле билгеләренә генә өлгерүче укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Шуннан соң бер дәрес тә калдырмаучы укучылар сәхнә түренә чакырылды. Ел буе сыйныфлар арасында алып барылган бәйгегә дә линейкада йомгак ясалды. Иң беренчеләрдән булып уку елы ахырында ясалган йомгаклар буенча номинацияләрдә җиңүче сыйныфлар бүләкләнде:1)”Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” – 1, 4 сыйныфлар (С.җ. Әхмәтшина Л.С,), 7 сыйныф (С.җ.Әхмәдуллина Г.Р.); 2) “Иң тәртипле сыйныф” – 5 сыйныф (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г,); 3) “Иң яхшы кизү сыйныф” – 5 сыйныф (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.), 7 сыйныф (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.); 4) “Бәйгеләрдә иң күп катнашучы сыйныф” – 3 сыйныф (С.җ. Фәхретдинова И.М,), 5 сыйныф (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.); 5)”Спорт яратучы сыйныф” – 8 сыйныф (С.җ. Гарипова С.И.).Ә инде барлык уңышларны берләштергәч, 5-9 сыйныфлар арасында “Ел сыйныфы - 2017” исеменә 5 сыйныф (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) лаек булды. Ел сыйныфы призёрлары : 2 урында – 7 сыйныф «С.җ. Әхмәдуллина Г.Р,), 3 урында- 9 сыйныф (С.җ. Исланова Г.Г.)булды. Җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр тапшырылды. Җәйге ял буенча барлык төр аңлату эшләре булды: практика, лагерь, дару үләннәре тапшыру, куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде. Алда күңелле каникуллар! Алар имин һәм мавыктыргыч булсыннар иде! 03.06.2017

-
Укучыларыбыз районда “Бердәм Россия “ партиясе уздырган “Балалар илебезне ясый” дигән иҗади бәйгедә актив катнашты. Балаларны яклау көнендә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Мәктәбебезнең 1 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Алинә (Укытучысы: Гыйзәтуллина Г.Р.) ярышта 1 урын яулап Мактау грамотасы һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде. 3 сыйныф укучысы Кадыров Раян (С.җ. Фәхретдинова И.М.) актив катнашучы буларак истәлек бүләк белән билгеләнеп үтте. Укучыларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз. 03.06.2017

-
Районның Балалар Думасы планы нигезендә бүген укучыларның район йомгаклау утырышы булып узды.Мәктәптән укучылар комитеты рәисе урынбасары Ш.Розана, активистка - делегат Г.Гөлназ катнашты. Кызлар утырыш барышында мәктәпнең укучылар комитеты , сыйныфлар эшчәнлеге буенча чыгыш ясадылар.Район Балалар Думасы эшчәнлеген бәяләүдә актив катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр.Утырышның карары: балалар оешмасы эшчәнлеген активлаштырырга, РДШ берләштергән барлык отрядларга да яңадан - яңа иҗади эшләр башкарырга. Яңа уку елына эш планы кабул ителде. Укучыларны утырышка Гыйзәтуллина Г.Р. әзерләде. 30.05.2017

-
ГТО мәктәпләргә әле күптән түгел генә кире кайтты. Шуңа да карамастан аны дөрес оештыру үзенең нәтиҗәләрен бирә башлады. Укучыларыбыз бик тырышып аңың нигезләмәсе, нормативлары белән танышуны дәвам итәләр. Көзге, кышкы, язгы сессияләрдә актив катнашып киләләр. Узган уку елы йомгаклары буенча Республика ГТО АИС беркетмәләре нигезендә 3 укучыбыз Г.Альберт, Г.Фаил, Ч.Салават бронза дәрәҗә значоклар белән бүләкләнделәр. Аларның барсына да йомгаклау тантанасында таныклыклар тапшырылачак. Калган укучыларга бу матур һәм кирәкле үрнәк! 29.05.2017

-
Мәктәпнең спорт календаре нигезендә бүген 5-8 сыйныфлар өчен язгы кросс үткәрелде. Чарада катнашучылар ике төркемгә бүленеп ярыштылар: 5-6 һәм 7-8 сыйныфлар . Бәйге нәтиҗәләре буенча кызлардан 1 урынны А.Алия һәм А.Энҗе; малайлардан- Х.Илмаз һәм В.Әлфисләр яулады. Җиңүчеләр соңгы йомгаклау линейкасында үзләренең Мактау грамоталарын алачак. Бүгенге көндә барлык спорт ярышларындагы уңышлар барлана, иң нәтиҗәле спортсмен егет һәм кызларыбыз ачыклана. Йомгаклау тантанасында спорт календаре үтәлеше, уку йортының спорт буенча барлык нәтиҗәләре яктыртылачак. 29.05.2017

-
Уку елының иң зур тәрбия чараларының берсе булып саналган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп узды мәктәптә. Тантана 9 сәг. дулкынландыргыч шартларда башланып китте. Искиткеч матур, кояшлы көн моңа шатлык, дәрт өстәп торды. Бәйрәм түренә көчле алкышлар астында төп сәбәпчеләр - 9 сыйныф укучылары чакырылды. Аларны котларга бик күп кунак килде: әти-әниләр, ветеран укытучылар һәм тәрбиячеләр, авылдашлар, Пенсия фонды җитәкчесе Залялов Р.Г, мәгариф бүлеге начальнигының укыту- методик эш буенча урынбасары Бикчәнтәева А.Р, фермер Кадыров Ф-с . Ф, үзидарә башлыгы Вәлиева Ә.С, мәдәният йорты директоры Хасанов Н.З. Укучыларны котлауны мәктәп директоры Гарипов Р.Р. башлап җибәрде, ул махсус Мактау хатлары, сертификатлар тапшыру белән беррәттән чыгарылыш тасмалары да тапшырды. Бәйрәм дәвамында һәр кунак чыгарылышларга изге сүзләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды. Шаян шигырьләре белән учком чыгышы барысының да күңеленә хуш килде, ә 1-8 сыйныфларның котлавы аеруча матур булды. Әти-әниләр исеменнән Хәйретдинова Г.Н. балаларга иң изге теләкләрен җиткерде. Котлауларны шулай ук балалар бакчасы мөдире, беренче укытучы Әхмәтшина Л.С, сыйныф җитәкчеләре Җәгъфәрова Ф.Ф, Исланова Г.Г. бик матур итеп җиткерделәр. 9 сыйныфлар үзләре дә бик матур саубуллашу чыгышы әзерләгәннәр иде. Аларның җырлары- шигырьләре матур бию белән тәмамланды. Соңгы кыңгырауны быелгы 9 ларга узган еллар чыгарылышы вәкилләре Асадуллин А, Хәйретдинов Р, Храмов Д. тапшырды. Ә инде чын-чынлап соңгы кыңгырауны 1 сыйныфтан Рания белән 9 сыйныфтан Ранис чыңлатты. Һәркем тантанадан соң “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дип аталган махсус сыйныф сәгатенә юнәлде. Аны сыйныф җитәкчесе Исланова Г.Г. әзерләде. Соңгы уку көне укучылар өчен истәлеккә фотога төшү, күңелле сөйләшү- очрашулар белән дәвам итте. Алда имтиханнар. Уңышлар Сезгә, тугызларыбыз! 26.05.2017

-
Мәктәптә традицион 4 сыйныф укучылары өчен “Сау бул, башлангычым!” дип аталган искиткеч матур тәрбия чарасы уздырылды. Чарага әти-әниләр, укучылар, мәктәп администрациясе, укытучылар чакырылды. Тантананы укучылар үзләре алып бардылар. Махсус шигырьләр, җырлар яраткан укытучыларга бүләк итеп җиткерелде . Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне әниләргә тапшырдылар. Әниләр, килгән кунаклар һәрберсе 4 сыйныфларга бары тик матур теләкләр генә теләделәр, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Чара башлангычларның күңелендә матур хатирәләр калдырлы. Бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. әзерләде. 26.05.2017

-
Мәктәбебез укучылары 22-24 нче май көннәрендә 50 нче район турслётында катнаштылар. Юбилей елы уңаеннан быел ярыш тагын да катлаулырак иде. Укучылар үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап карадылар, табигатьне сакларга өйрәнделәр. Безнең команда өчен аеруча уңышлы булып "Визитка" бәйгесе табылды: лаеклы 3 урын бездә! Туган як тарихы буенча сораулар бәйгесендә дә безнекеләр сынатмады. Раят, Илмаз, Булат, Г.Фаил, Гөлназ, Эльза, Әлфис , Энҗе мактауга лаек! Укытучы Хәйретдинов Р.Р.үзенең укучылары уңышлары белән горурлана! 23.05.2017






