муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Ел саен ройонда уздырылган "Имин тәгәрмәч" бәйгесендә быел 5 сыйныф укучылары А.Чулпан, М.Илвина, А.Азат, Б.Данислар катнаштылар. ЮИД төркеме ай дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады, төрле биремнәр эшләп карады. Укучылар әлеге бәйгедә бик- бик тырышып катнаштылар. Башка командалар белән чагыштырганда бер дә кимен куймадылар. Команданы ярышка Сираҗиев Р.Б. әзерләде. Нәни инспекторларыбыз мактауга лаек! 04.05.2017

-
Укучыларның җиңел атлетика буенча Спартакиадасы кысасында бүген безнең спортсмен кыз һәм егетләребез район ярышларында катнаштылар. Язгы бәйгедә укучыларыбыз бик тырышып мәктәп данын якладылар. Эстафетада кызларыбыз 2 урын, егетләребез - 6 урын яуладылар. Күмәк команда ярышлары нәтиҗәләре әле барлана, соңрак җиткереләчәк. Без команданың иң яхшы спортсменнары булган Г.Фаилне, В.Әлфисне, А. Зиләне, А.Энҗене, З. Илназны, Б.Ранисны, К.Фаилне, Х.Эльвираны, Ш.Айгөлне мактыйбыз, аларга киләчәктә дә зурдан – зур уңышлар телибез. Тренер Хәйретдинов Р.Р. команданың нәтиҗәле урында булачагына ышана! 04.05.2017

-
Сегодня учащиеся 6-9 классов прошли анкетирование на сайте МО и НРТ по теме "Профилактика терроризма и экстремизма". Кураторы анкетирования приложили максимум усилий для успешного проведения мониторинга. 03.05.2017

-
Буа шәһәрендә үткәрелгән Төбәкара татар балалар театр коллективларының “Ният” фестиваль - конкурсында 5 сыйныф укучылары җитәкчеләре Шәрәфетдинова Л.Г. белән катнаштылар. Жюри укучылар чыгышын бик бирелеп тыңлады, тәкъдимнәрен җиткерде. Коллективка Мактау грамотасы тапшырылды. 02.05.2017

-
Хөрмәтле әти- әниләребез, укытучыларыбыз, хезмәткәрләребез, укучыларыбыз! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне якынлашып килүче 1 Май бәйрәме белән чын күңелдән котлый. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, шатлык- куанычлар тели. 29.04.2017

-
28 апрель көнне, район күләмендә укучыларның V район математика конфернциясе булып үтте. 5 нче сыйныф укучысы Минкашева Ильвина “Минем беренче проектым” дигән номинациядә, “Авылның һавасы пычрану математик саннарда” дип исемләнгән проект эше белән катнашып, 2 нче урынга лаек булды. Укытучысы Гарипова С.И. 29.04.2017

-
25 нче апрель көнне 5 нче сыйныфта "Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?" дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. зур тырышлык куйды. 29.04.2017

-
28 нче апрель көнне 6 нчы сыйныфта татар теленнән "Ымлык" темасына ачык дәрес үткәрелде. Укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г. сингапур методикасының 2 структурасын кулланды 29.04.2017

-
Уважаемые родители! Начался набор учащихся с 7 лет до 16 лет в летний оздоровительный лагерь «Чайка». Всех желающих отдохнуть летом в лагере, просим подойти в МБУ ДО «Центр внешкольной работы г. Буинска РТ», для оформления документов: I смена – (бюджетная) с 05 июня по 25 июня 2017 г. ( 21 день ) родительский взнос - 2249 руб. 70 коп; III смена – (профильная) с 24 июля по 10 августа 2017 г. (18 дней) родительский взнос - 1925 руб. 53 коп. С уважением администрация МБОУ «Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ» 29.04.2017

-
Илебездә ЭКОЯЗ айлыгы дәвам итә. Айлык кысасында мәктәптә бик күп төрле чаралар уздырылды. Теплица яңартылды, агачлар агартылды. Мәктәп яны чистартылды, бакчада язгы эшләр башланды. Шуның белән беррәттән авылыбызны чистарту буенча да бик күп эш башкарылды.Менә бүген дә 7-9 сыйныф укучылары Түбән Наратбаш авылының төп урамыннан чүп-чар җыеп капчыкларга тутырып куйдылар. Урам яктырып, киңәеп, матурланып калды. Хәзер инде аны пычратмауларын сорыйбыз. Укучылар белән эштә Әхмәдуллина Г.Р, Гыйзәтуллина Г.Р, Исланова Г.Г. җитәкчелек иттеләр. 29.04.2017






