муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Булачак көтеп алынган Яңа ел бәйрәменең төп хуҗасы- Чыршыбикә бүген аллы-гөлле бизәкле утларга күмелеп тантаналар залына урнашты. Кунак залга керү белән дәрестән тыш эстетик тәрбия кысасында 2,3 сыйныфлар җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С. белән тиз арада аны бизәп тә куйдылар. Хезмәткәрләр, укытучылар, укучылар белән бердәм эш шундый матур нәтиҗә бирде: гүзәл чыршыбыз балаларны көтеп елмаеп утыра! Тиздән, бик тиздән зал укучыларның шат авазлары белән тулачак! 22.12.2018

-
Сыйныфларны бизәү дә дәвам итә. Һәр бүлмә яңа ел уенчыклары, чыршылар, гирляндалар белән бизәлде. 22.12.2018

-
Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар, әти-әниләр! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне 25 нче декабрь көнне уздырылачак Яңа ел бәйрәмнәренә чакыра. Башлангычлар бәйрәме - 9 сәг, зур сыйныфлар өчен яңа ел чарасы - 16 сәг башланачак. Бәйрәмнәребезгә рәхим итегез! 22.12.2018

-
19 декабря 2018 года в Рунгинской средней школе состоялся семинар заместителей директоров по воспитательной работе на тему "Практика построения воспитательной деятельности с детьми на основе концепции духовно- нравственного развития и воспитания личности". С опытом работы по данному направлению поделилась заместитель директора по воспитательной работе Алексеева А.К. В ходе семинара участники посетили творческую мастерскую учителя технологии Алексеева А.И., открытые внеклассные занятия. Урок мужества, подготовленный обучающимися школы под руководством учителя ОБЖ Дворцова О.Н. никого не оставил равнодушным. Все участники семинара отметили теплую и доброжелательную атмосферу в школе. 20.12.2018

-
Мәктәптә кар сыннары ясау дәвам итә. 5 сыйныф укучылары бик матур итеп киләсе ел хуҗасы- алсу дуңгыз баласын ясап куйдылар. (Сыйныф җитәкчесе: Гарипова С.И.) 20.12.2018

-
6 сыйныф укучылары бүген салкынга карамастан бәйге шартларына туры китереп әкияти панда катырып куйдылар, тиешенчә буяп та өлгерделәр. (Сыйныф җитәкчесе: Исланова Г.Г.) 20.12.2018

-
1,4 сыйныф укучылары кардан яшел итеп чыршы ясадылар, матур итеп "уенчыклар" да тагып куйдылар. (Сыйныф җитәкчесе: Фәхретдинова И.М.) 20.12.2018

-
7 сыйныф укучылары мәктәп каршына кардан "ташбака" ясарга өлгерделәр.Укучылар бик тырышып ясаганга күрә , әкият "герое" бик матур килеп чыкты. (Сыйныф җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.) 20.12.2018

-
Бүген йөзү дәресләре кысасында 1-4 сыйныф укучылары кабат бассейнда булдылар. Беренче ярты ел ахырына укучыларыбыз инде яхшы итеп йөзәргә өйрәнделәр, төрле ысулларны ныгыттылар. Балалар белән Фәхретдинова И.М, Хәйретдинов Р.Р. бардылар. 17.12.2018

-
Мәктәп каршында кар өемнәре күренү белән , 2-3 сыйныф укучылары дәресләрдән соң көрәкләр, себеркеләр тотып урамга чыктылар. Иң беренчеләрдән булып кар өеменнән әкияти сигезаяк ясап та куйдылар. Беренче көнне алар аны сулар сибеп катырдылар, икенче көнне матурлап бизәп бетерделәр. Укучылар белән кардан сөйкемле геройны сынлы сәнгать укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р. ясады. Сынны төсләргә "күмәргә" укытучы Фомина О.В. булышты. 17.12.2018






