муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Әниләр бәйрәменә багышланган район рәсемнәр бәйгесендә укучыларыбыз актив катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча В.Илвар, Г.Зилә (Укытучы: Гыйзәтуллина Г.Р.); С.Айшә, С.Ибрахим, К.Алинә, К.Раян (Укытучы: Гарипова С.И.) ; М.Илвина (Укытучы: Шәрәфетдинова Л.Г.) махсус Сертификатка ия булдылар. Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез! 26.12.2018

-
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чираттагы эвакуация үткәрелде. Чара укучыларның әзерлек дәрәҗәсен, күнекмәләрен ныгыту, тикшерү йөзеннән уздырылды. Тренировка буларак бу эшчәнлек барлык кимчелекләрне яктыртты. Аларның барысына да анализ ясалды. 25.12.2018

-
25 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре башлангыч сыйныфлар иртәсе белән башланып китте. Тантаналар залында укучыларны елмаеп яшел кунак- Чыршы каршылады. Быел Кыш бабай , Кар кызы укучыларга аеруча күп бүләкләр алып килделәр. Уку алдынгылары, матур костюм ияләре, оста шигырь сөйләүчеләр берсе дә бүләксез калмадылар. Кунак булып килгән әниләребез дә рәхәтләнеп яңа ел әкияте геройлары белән биеделәр. Бергәләп 7 сыйныф укучылары сәхнәгә куйган "Кире куян малае" дигән әкиятне тамаша кылдылар. Ике сәгатьтән артык барган бу уенлы- җырлы тамаша укучылар, әти-әниләр күңеленә хуш килде. Һәркем бәйрәмнән шат күңел, тәм- томнар белән шыплап тулган бүләк тартмалары белән таралдылар! 25.12.2018

-
Яңа ел алдыннан уздырылган "Иң матур уенчык" бәйгесендә җиңеп чыгучы Җ Илдарның иҗат "җимеше". Илдар әнисе белән тозлы камырдан сыйныфының бик матур "портретын" ясаган. 24.12.2018

-
1 сыйныф укучыларыбыз да чирек ахырына төрле җиңүләр белән киләләр. Спорт белән дус укучыларыбыз да беренчедә белем алалар. Шуларның берсе - Камил.Ул районда узган мини-футбол ярышларында команда белән 1 урын яулады. 24.12.2018

-
Спортсмен укучыларыбыз даими рәвештә район командасы составында Буа данын яклыйлар. Җ. Илдар әле генә Кама Тамагында үткән мини-футбол ярышларында команда белән җиңү яулап кайтты. 24.12.2018

-
На основании Указаний МО и НРТ сегодня в школе прошёл Урок Доброты. Мероприятие было организовано и проведено с учащимися 7 класса. В течение Урока учитель Гизатуллина Г.Р. ознакомила обучающихся с потребностями человечества в добрых поступках, призвала творить добро. Учащиеся приняли активное участие в обсуждении вопросов : что такое "доброта"; как можно спасти этот мир; кто такой "волонтёр"?. Итогом Урока стал совместный проект "Твори добро!". 24.12.2018

-
Бәйрәм якынлашу белән мәктәп ишек алдында кардан сыннар арта бара. Бүген 8 сыйныфлар бик тырышып "тәмле" торт ясадылар. (С.җ.Галиуллина З.Ф.) 22.12.2018

-
9 сыйныфлар бүген бәйге кысасында үзләренең кар сынын ясадылар. Иртәгә матурлап буяп куярга планлаштырдылар. Әлбәттә, бик матур булачак! (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) 22.12.2018

-
Яңа ел рухы мәктәптә чынлап торып артканнан -арта бара. Технология, сынлы сәнгать дәресләрендә ясалган открыткалар инде әллә кайчан күргәзмәдә урын алдылар. Әти-әниләр , апа-абыйлар белән өйдә эшләнгән "Иң матур уенчыклар" да түрдән урын алдылар! Уенчыклар бәйгесе әле дәвам итә. 22.12.2018






