муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
15 нче февраль көнне районда чаңгы ярышлары буенча укучылар Спартакиадасы уздырылды. Мәктәп данын бу бәйгедә җыелма спорт командасы яклады. Команда составына Вәлиева Инзилә, Хәйретдинова Адилә, Вәлиева Алсу, Шәйдуллин Раят, Хәйруллин Илмаз, Гадеев Булатлар сайлап алынды. Укучыларыбыз чаңгы юлларында бик тырышып чыгыш ясадылар. Спортсмен егетләребез һәм кызларыбыз белән горурланабыз! Бергәләп нәтиҗәләр көтәбез! 15.02.2019

-
Февраль ае календаре буенча бүген мәктәптә укытучылар һәм укучыларның җыелма командалары арасында волейбол буенча искиткеч мавыктыргыч уен булды. Укытучылар командасы составында Гарипов Р.Р, Галиуллина З.Ф, Хәйретдинов Р.Р, Салаватов Х.С, Шәйдуллин Раят, Хәйретдинов Илнур, Хәйруллин Илмазлар уйнады. Ә укучылар командасы данын Галиуллина Гөлназ,Шигапова Эльза, Галимҗанов Альберт, Камалов Раил, Чукмаев Салават, Гатауллин Фаил, Гадеев Булатлар яклады. Уенның хөкемдары Сираҗиев Р.Б. нәтиҗәне төгәл исәпкә алып барды. Зал тулы тамашачыларның көчле алкышлары астында ике команда да бик матур уен күрсәтте. Ләкин уен булгач җиңүче дә, җиңелүче дә була. 2 гә 1 исәбе белән дусларча очрашу укучылар командасы җиңүе белән тәмамланды. Шулай булырга тиеш тә бит: укучылар үзләренең укытучыларыннан алдынгырак булганда укыту – тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәле булачак! 14.02.2019

-
Менә ул волейбол ярышларында җиңүче укучыларның җыелма командасы! 14.02.2019

-
Мәктәптә узган волейбол буенча ярышларда оста уен күрсәтүче укытучыларның һәм укучыларның җыелма командасы! 14.02.2019

-
13 февраля на базе учебного заведения прошло итоговое собеседование по русскому языку для учащихся кустовых школ. 14.02.2019

-
Патриотик айлык кысасында бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен “Стартлар!” дип аталган күңелле ярышлар уздырылды. Бәйге бик мавыктыргыч килеп чыкты. Уеннар берсеннән – берсе кызыктырып торырлык итеп оештырылды. Иң авыр бәйге - төгәл ату ярышы булды. Ләкин укучылар сынатмадылар. Ике команда да бертигез очко җыеп, “Җиңүче” исеменә лаек булды. Командирлар Илсаф белән Данир командаларны барлык уеннарга да җаваплы итеп оештырып тордылар. Укытучылар Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М, Хәйретдинов Р.Р. чараның бик отышлы килеп чыгуын билгеләп үттеләр. 13.02.2019

-
13 нче февраль көнне мәктәптә 1-9 сыйныф укучылары катнашында Универсиада дәресе уздырылды. Дәрес гадәттәгечә өй эшен барлаудан башланып китте. Укытучы укучылардан кайсы спорт төрләрен белүләрен тикшерде. Бергәләп бу уеннарның кайда, ничек , кайчан уздырыла башлавы ачыкланды. Шулай итеп “Универсиада” төшенчәсенә аңлатма бирелде. Казанда узган студентлар ярышы нәтиҗәләре искә төшерелде, Красноярск шәһәрендә узачак кышкы Универсиада турында аңлатылды. Дәрес барышында укучылар игътибарына кышкы Универсиада турында видеоролик, презентация , Себер картасы, спорт уеннарының эмблемасы, талисманы күрсәтелде. Универсиада Гимны яңгырады. Мәктәбебезнең спортсмен кызлары һәм егетләренең уңышлары да бик сөенерлек. Киләчәктә узачак Универсиадаларда алар һичшиксез җиңүче булырлар! Чара дәвамында залда “ фоторепортёрлар » һәм ачык микрофон эшләде. Дәреснең йомгаклау өлешендә сәламәт яшәү рәвешенең нигезе - спорт икәне кат-кат искәртелде. Универсиада дәресен Гыйзәтуллина Г.Р. үткәрде. 13.02.2019

-
Район графигы нигезендә бүген 7-9 сыйныф егетләре хәрби комиссариатта медицина тикшерүе үттеләр. Мәктәп администрациясе укучыларны алып бару - алып кайтуны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Мөбәрәкшин Илсафның абыйсына, Хәсәнов Алмасның дәү әтисенә, Хәйруллин Илмазның әтисенә рәхмәт белдерә. Егетләребезнең Армиягә әзерләнү юлы менә шулай башланып китте. Укучылар белән медосмотрда Гыйзәтуллина Г.Р. булды. 12.02.2019

-
С 11 февраля в школе стартовала VII республиканская акция « Неделя высоких технологий », посвящённая международному году 150-летия Периодической системы химических элементов . 11.02.2019

-
Районда уздырылган "Татарстанның чаңгы юллары" дигән ярышта мәктәпнең җыелма командасыннан иң нәтиҗәле чыгышны 6 сыйныфтан спортсмен кызыбыз Хәйретдинова Адилә ясады. Аны бу ярышларга укытучысы белән әнисе Гөлсирә ханым да әзерләде, чөнки ул үзе дә бу чаңгы юлларында көч сынашып, җиңүчеләр рәтендә! Без спортсмен гаиләбез Хәйретдиновларны кайнар котлыйбыз, алар белән горурланабыз! 09.02.2019






