муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Түгәрәк өстәл артында аралашу мизгелләре -ата-аналар җыелышы фрагментлары. 19.01.2019

-
Мәктәп укучылары (аеруча башлангычлар) кыш көне канатлы дусларына даими рәвештә ярдәм итеп торалар. Шул эшчәнлек кысасында 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе : Фәхретдинова И.М.) бүген җимлекләргә азык салдылар, кошларның "хәлләрен" белделәр. Калган сыйныфлар да бу эшчәнлекне актив дәвам итәчәк! 18.01.2019

-
График нигезендә уку йортында даими рәвештә ачык чаралар уздырыла. Шул уңайдан 5 нче сыйныфта "Матурлык - дөньяны коткара!" дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Гарипова С. И. укучыларны кешелекле, рухи яктан бай, камил гадәтле шәхес булырга өндәде. Чара барышында тормыштан мисаллар, матур киңәшләр, төрле эш формалары кулланылды. Сыйныф сәгате коллегалар тарафыннан уңай бәяләнде. 18.01.2019

-
Мәктәпнең укыту - тәрбия планы нигезендә сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе һәм тәрбия буенча директор урынбасары каршындагы киңәшмәнең берләштерелгән утырышы узды. Көн тәртибендә ачык чарага анализ, хәрби- патриотик тәрбия айлыгы планы белән танышу, " Сыйныф җитәкчесе - 2019" бәйгесенә әзерлек , ата-аналар җыелышын уздыру буенча күп төрле мәсьәләләр каралды. 3 чиреккә тулысынча тәрбияви максат һәм бурычлар куелды. 18.01.2019

-
Бүген яраткан укучыбыз - өйдә белем алучы Илсафның туган көне. Мәктәп администрациясе,фән укытучылары, укучылар Илсафны бәйрәм уңаеннан котлап кайттылар, аңа изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Укучыбызга укуында уңышлар , гаиләсенә бәхетләр теләп калабыз! 15.01.2019

-
Бүген районда укучылар арасында баскетбол буенча Спартакиада ярышлары уздырылды. Мәктәпнең җыелма командасы составында спортсмен кызларыбыз Гөлназ, Эльза, Алсу; егетләребез Булат, Альберт, Салават, Илнур, Раят уйнадылар. Команда һәрбер спорт буенча көндәшләребез белән виртуоз уен күрсәтте! Чиста, хаталарсыз , нәтиҗәле уен ярыш ахырында көтелгән уңышны китерде : җиңү безнең мәктәптә! Чын күңелдән командабызны, аның җитәкчесе Хәйретдинов Рафаэль Рәшит улын чираттагы җиңүләре белән кайнар котлыйбыз; киләчәктә дә яңа уңышлар телибез! 15.01.2019

-
Яңа чирек башыннан ук йөзү дәресләре оешкан төстә дәвам итә башладылар. Бүген чирекне ачып 2, 3 һәм 7 сыйныфлар чираттагы физкультура дәресен бассейнда уздырдылар. Укытучылар Әхмәтшина Л.С, Хәйретдинов Р.Р. укучыларны яңа йөзү алымнары белән таныштырдылар. 14.01.2019

-
Тантаналы линейкада 2 чирек йомгаклары буенча "Дәрескә иң яхшы йөрүче сыйныф" номинациясендә җиңүче 2,3 нче сыйныфларны бүләкләү (Сыйныф җитәкчесе : Әхмәтшина Л.С.) 14.01.2019

-
Икенче чирек нәтиҗәләре буенча "Иң тәртипле сыйныф" һәм "Иң яхшы кизү торучы сыйныф" бәйгеләрендә җиңеп чыккан 7 сыйныфны котлау мизгелләре (Сыйныф җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.) 14.01.2019

-
Сыйныфлар арасындагы бәйгенең тагын бер җиңүчесе - 5 сыйныф . Бу сыйныф "Район һәм мәктәп бәйгеләрендә иң актив катнашучы сыйныф" номинациясендә җиңеп чыкты . (Сыйныф җитәкчесе: Гарипова С.И.) 14.01.2019






