муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Менә ул мәктәп данын чаңгы юлларында гаилә белән яклаган әни - Хәйретдинова Гөлсирә Наил кызы! 09.02.2019

-
Ученики 9 класса приняли участие в пробном основном государственном экзамене по русскому языку.(Учитель: Ахмадуллина Г.Р.) 09.02.2019

-
Спорт календаре нигезендә мәктәптә бадминтон буенча ярышлар башланды. Бүген бәйгенең беренче өлеше булып узды. Киеренке ярышта 5-9 сыйныфлардан иң яхшы бадминтон уйнаучы кыз һәм егетләр көч сынаштылар. 5 сыйныфтан - Алинә, Айшә, Раян; 6 сыйныфтан - Зилә, Рамилә белән Риназ; 7 сыйныфтан - Рәсим һәм Данис; 8 сыйныфтан - Алсу белән Раят; 9 сыйныфтан - Эльза һәм Салаватлар катнашты. Уенны бергәләп күзәтү, сыйныф белән уйнаучыларга көч биреп утыру - уенга чын ярыш төсе кертте. Алдагы көннәрдә уеннарның икенче өлеше дәвам итәчәк. 08.02.2019

-
Спортсмен кызларыбыз Хәйретдинова Адилә белән Ахмерова Рамилә 8 нче февраль көнне Буада узган районара баскетбол ярышларында шәһәр данын якладылар. Кызларыбыз уйнаган команда призлы 3 урын яулады. Спортсменкаларыбыз белән горурланабыз, уңышлар телибез! 08.02.2019

-
Бүген мәктәптә 1 сыйныфта "Сау бул, Әлифба!" бәйрәме булды. Укучылар бәйрәм барышында бик матур чыгышлар күрсәттеләр. Бергәләп җырлар җырладылар, күмәкләшеп биеделәр. Чарада катнашучы әти-әниләр, администрация әгъзалары балаларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр. Һәрбер кунак балаларга матур һәм татлы бүләкләр тапшырды . Сыйныф җитәкчесе - укытучы Фәхретдинова И.М. укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар теләде. 08.02.2019

-
Айлыкның иң зур чарасы - хәрби - спорт уены "Аҗаганга" әзерлек башланды. Инде укучылар ике төркемгә бүленде, командирлар барланды . "Зәңгәрләр" төркеме бертавыштан үзләренә сугышчан командир итеп Гадеевны Булатны, ә "Кызыллар" - Чукмаев Салаватны сайладылар .Егетләргә барлык оштыру эшләрендә иң актив кызларыбыз, балалар оешмасы лидерлары - Гөлназ белән Эльза булышалар. Бөтен буш вакыт хәзер уен төрләренә бүленү, экипировка булдыру, погоннарны әзерләп куюга багышлана . Башлангычлар да зур абый , апаларыннан калышмыйлар: бергәләп марш басалар, командалар кабатлыйлар. 06.02.2019

-
Патриотик тәрбия айлыгы кысасында мәктәптә сыйныфлар арасында өстәл теннисы буенча ярышларга старт бирелде. Бәйгене беренчеләрдән булып 5-6 сыйныфлар башлап җибәрделәр. Уен кагыйдәләре буенча бу сыйныфларда иң яхшы уйнаучылар барлана, аннары калган сыйныфларда җиңүчеләр белән уйнау оештырылачак. Җиңүчеләрне барлагач, линейкада йомгаклау булачак. 06.02.2019

-
ИГЪТИБАР! Cтрой һәм җыр смотры айлык планлаштыру буенча 19 нчы февральгә куелды. Чарага кагылышлы таләпләр булдырылды, тиз арада сыйныфларга җиткереләчәк. 06.02.2019

-
Районда уздырылган "Салкында канатлы дусларга булышыйк!" акциясенә кушылып, 5-6 нчы сыйныф егетләре технология дәресләрендә бик матур заманча җимлекләр ясап куйдылар . Укытучылары Гарипов Р.Р. барлык эшләрнең дә бик оста итеп башкарылганын искәртте. Аеруча иң матур җимлек - Хәйруллин Риназныкы! Укучылар үзләренең җимлекләрен тиз арада мәктәп алдындагы агачларга, куакларга урнаштырып та куйдылар. Канатлы дуслар да озак көттермәделәр - рәхәтләнеп җимлектәге азык белән сыйланып та киттеләр! 06.02.2019

-
Хөрмәтле 1 сыйныф укучылары ата-аналары! 8 нче февраль көнне мәктәптә Әлифба бәйрәме уздырылачак. Чарага рәхим итегез! 06.02.2019






