муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Хөрмәтле әти-әниләребез! Мәктәп администрациясе Сезне 19 нчы гыйнвар көнне уздырылачак икенче чирек йомгакларына багышланган гомум җыелышка чакыра. Ата-аналар җыелышын уздыру формасы : түгәрәк өстәл артында белгечләр белән очрашу. Чарага хокук саклау , сәламәтлек , психологик хезмәт, мәдәният оешмалары вәкилләре чакырылды. Эшлекле сөйләшү кысасында укучыларның өлгереше, тәртибе буенча мөһим сораулар күтәреләчәк; борчыган проблемаларга бергәләп җаваплар эзләнәчәк. Җыелыш : 12.00 сәг. башланачак. 14.01.2019

-
2018-19 нчы уку елының 3 чиреге оешкан төстә гомуммәктәп линейкасы белән башланып китте. Линейканың көн тәртибендә тулысынча чирек йомгаклары буенча өлгереш һәм тәртип нәтиҗәләре каралды. Уку алдынгылары, дәрес калдырмаучы укучылар тагын бер тапкыр барланды. Сыйныфлар арасында барган бәйге нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүче төркемнәр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. "Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф" бәйгесендә 2, 3 сыйныфлар (күрсәткеч- 98, 4%) җиңеп чыкты ( Сыйныф җитәкчесе: Әхмәтшина Л.С.). "Иң тәртипле сыйныф" бәйгесендә 7 сыйныфка тиңнәр булмады (Сыйныф җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.). Ә инде "Район һәм мәктәп бәйгеләрендә иң актив катнашучы сыйныф " исеменә 5 сыйныф лаек булды (Сыйныф җитәкчесе: Гарипова С.И.). 5-9 нчы сыйныфлар арасында оештырылган кизү тору бәйгесе йомгаклары буенча "Иң җаваплы кизү сыйныф" номинациясендә 7 сыйныф җиңүче булып табылды (Сыйныф җитәкчесе: Шәрәфетдинова Л.Г.) Шулай ук бу бәйгеләрдә икенче, өченче урын , актив катнашучы сыйныфлар да үрнәк итеп аталды. Барлык эшчәнлеккә йомгак ясалгач, алда торган иң озын, җаваплы яңа чиреккә бурыч, максатлар куелды. 12.01.2019

-
Яңа еллар, яңа бәхетләр белән!!!!Уңышлы еллар килсен!!! 01.01.2019

-
Бүген районда фән олимпиадаларында җиңүче укучылар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә Садыкова Гүзәл, Әхмәдуллина Чулпан, Вәлиева Алсу, Галиуллина Гөлназ, Шигапова Эльзалар катнашты. Укучыларны чарага Шәрәфетдинова Л.Г. алып барды. 27.12.2018

-
Башкалабыз Казанда фән олимпиадаларының республика этабында призёр булган укучылар өчен Президент ёлкасы уздырылды. Безнең мәктәптән бу матур чарада 7 сыйныф укучысы -инглиз теленнән җиңүче - Бикчәнтәев Данис (Укытучы: Бикчәнтәева А.Р.) катнашты. 27.12.2018

-
Башлангычлар эстафетасын кабул итеп 16 сәгатьтә мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучылары өчен Бал-Маскарад башланды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше тулысынча 2 чиреккә йомгак ясауга багышланды. Төрле номинацияләрдә җиңүче укучылар, сыйныф коллективлары Мактау кәгазьләре, берсеннән - берсе матур бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмне алып баручы 8 сыйныф укучылары төрле уеннар, сынаулар уздырдылар. Сыйныфлар үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Чыршы тирәли җырлап -биеп әйләнү, "Зәлидә" , "Агымсу" уеннары барлык катнашучыларны даими рәвештә активлаштырып торды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде! 27.12.2018

-
Укучыларыбыз Буа шәһәрендә оештырылган күп төрле түгәрәкләргә йөриләр. Аеруча җыр, бию, рәсем, спорт түгәрәкләре балалар арасында популяр. Ветеран укытучылар өчен районда оештырылган Яңа ел кичәсендә җыр һәм бию түгәрәгеннән укучыбыз Б. Зилә катнашты. 27.12.2018

-
Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Яңа ел бәйрәмнәрен укучыларыбыз өчен мул һәм көтелгән бүләкләр белән үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәрләр Фәридә ханым Зәйнетдова , Салават әфәнде Таҗетдинов , Радик әфәнде Җамалетдиновларга олы Рәхмәтен җиткерә. Барлык ата-аналар, педагогик коллектив, укучылар исеменнән ярдәмчел авылдашларыбызга эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек телибез. Яңа ел, Яңа бәхетләр белән , Сезне! 27.12.2018

-
26 нчы декабрь көнне 2 чирек йомгакларына багышланган педагогик совет утырышы булды. Көн тәртибендә : 1) "Менталь арифметика" - чыгыш (Галиуллина З.Ф.) ; 2)Уку йортының эшчәнлегенә анализ (Гарипов Р.Р,) ; 3) Укыту буенча чирек йомгаклары (Галиуллина З.Ф. ; 4) Мәктәпнең тәрбияви эшчәнлеге (Гыйзәтуллина Г.Р. ) ; 5) Кышкы каникулларны уздыру планы. Имин каникуллар. Эшчәнлеккә кагылышлы сорауларга җаваплар . Барлык сораулар буенча да карарлар кабул ителде, киләсе чиреккә бурычлар яктыртылды. Утырыш позитив һәм эшчән рухта үтте. 26.12.2018

-
Ноябрь аенда районда уздырылган "Бозда сак бул!" дип аталган рәсем бәйгесендә башлангыч укучылары актив катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 сыйныф укучысы Садыков Камил 3 урын яулады. (Укытучы : Гыйзәтуллина Г.Р.) . Без Камилне бу җиңүе белән котлыйбыз! 26.12.2018






