• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 56
У нас учат: 11

У нас в школе

Бүген мәктәптә традицион Очрашу кичәсе булып узды. Аны без яратып "Студентлар белән очрашу", ; "Һөнәр сайлау кичәсе" дип тә атыйбыз. Чөнки бу чарада уку йортын төрле елларда тәмамлаган укучыларыбыз , инде һөнәр сайларга өлгергәннәре дә, бүгенгесе көндә әле урта мәктәпләрдә укуларын дәвам итүчеләр дә киләләр. Быел да очрашу кичәсенә безне сагынып шундый укучыларыбыз килде. Чара барышында бергәләп күңелле мәктәп елларын искә төшерү, видео һәм аудио тасмаларны карау, тыңлау да; изге теләкләрне җиткерү дә берсенә - берсе үрелеп барылды. Кичә дәвамында һәр кунак үзе турында сөйләде, ә укытучылар исә аларга тагын да зуррак уңышлар теләде. 8,9 сыйныф укучылары үзләренчә бәйрәмдә каташучы тамашачыларны сәламләделәр. Кунаклар күңеленә аеруча биюче кызыбыз Эльза чыгышы хуш килде. Тантаналы өлештән соң ирекле аралашу сыйныф бүлмәләрендә дәвам итте. Соңыннан бөтен мәктәп белән кызыклы чараларны, истәлекле вакыйгаларны искә төшерү бик озак булды. Һәрберсенең теләге бер: "Барысы , барысы , барысы өчен дә Рәхмәт сиңа, туган мәктәп!". Без үзебез чиратында Зәйнуллин Илназга, Әхмәтшина Зиләгә, Әхәтова Энҗегә, Шәрәфетдинова Розанага, Гафиятуллина Эльмирага, Бикчәнтәев Раниска, Кадыров Фаилгә, Шәрәфетдинова Зөлфиягә, Вәлиуллина Альбинага, Шәйдуллин Раниска, Вәлиев Фәнилгә рәхмәт белдерәбез. Интернет аша үзләренең кайнар сәламнәрен җибәрүче Хәйретдинова Эльвирага, Гафиятуллина Сөмбеләгә дә рәхмәт! Укучыларыбыз! Туган мәктәбебез Сезне һәрчак шулай колач җәеп көтеп калачак! Уңышлар Сезгә!

Опубликовано: 02.02.2019



К списку новостей