муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бүген бездә кунакта - ПЛАНЕТАРИЙ! 1-7 нче сыйныф укучылары бер сәгать дәвамында галәм төзелешен , планеталар тәртибен чагылдырган тамаша карадылар. 04.02.2019

-
Бүген мәктәптә традицион Очрашу кичәсе булып узды. Аны без яратып "Студентлар белән очрашу", ; "Һөнәр сайлау кичәсе" дип тә атыйбыз. Чөнки бу чарада уку йортын төрле елларда тәмамлаган укучыларыбыз , инде һөнәр сайларга өлгергәннәре дә, бүгенгесе көндә әле урта мәктәпләрдә укуларын дәвам итүчеләр дә киләләр. Быел да очрашу кичәсенә безне сагынып шундый укучыларыбыз килде. Чара барышында бергәләп күңелле мәктәп елларын искә төшерү, видео һәм аудио тасмаларны карау, тыңлау да; изге теләкләрне җиткерү дә берсенә - берсе үрелеп барылды. Кичә дәвамында һәр кунак үзе турында сөйләде, ә укытучылар исә аларга тагын да зуррак уңышлар теләде. 8,9 сыйныф укучылары үзләренчә бәйрәмдә каташучы тамашачыларны сәламләделәр. Кунаклар күңеленә аеруча биюче кызыбыз Эльза чыгышы хуш килде. Тантаналы өлештән соң ирекле аралашу сыйныф бүлмәләрендә дәвам итте. Соңыннан бөтен мәктәп белән кызыклы чараларны, истәлекле вакыйгаларны искә төшерү бик озак булды. Һәрберсенең теләге бер: "Барысы , барысы , барысы өчен дә Рәхмәт сиңа, туган мәктәп!". Без үзебез чиратында Зәйнуллин Илназга, Әхмәтшина Зиләгә, Әхәтова Энҗегә, Шәрәфетдинова Розанага, Гафиятуллина Эльмирага, Бикчәнтәев Раниска, Кадыров Фаилгә, Шәрәфетдинова Зөлфиягә, Вәлиуллина Альбинага, Шәйдуллин Раниска, Вәлиев Фәнилгә рәхмәт белдерәбез. Интернет аша үзләренең кайнар сәламнәрен җибәрүче Хәйретдинова Эльвирага, Гафиятуллина Сөмбеләгә дә рәхмәт! Укучыларыбыз! Туган мәктәбебез Сезне һәрчак шулай колач җәеп көтеп калачак! Уңышлар Сезгә! 02.02.2019

-
2 февраля на базе школы прошло пробное итоговое собеседование по русскому языку для учащихся 9 классов Ч.Кильдуразовской СОШ, Ч.Гришинской ООШ, Б.Фроловской ООШ, Н.Наратбашской ООШ. 02.02.2019

-
Буа шәһәрендә узган Бөтендөнья татар конгрессында уку йортыннан делегат булып мәктәп директоры, татар теле укытучысы катнаштылар. 01.02.2019

-
30 гыйнвар көнне районда йөзү буенча Спартакиада ярышлары уздырылды. Безнең команда составында Адилә белән Х. Илмаз катнашты. Бәйге йомгаклары буенча безнең укучылар 2 нче урын яулап, җиңүче исеменә лаек булдылар. Ә Илмаз шәхси беренчелек буенча ярышта үзе генә дә җиңүче булды! Укытучы Хәйретдинов Р.Р. бу ярышларда йөзүче буларак та көч сынашты. Без командабызны чираттагы җиңү белән котлыйбыз! 31.01.2019

-
Ленинград блокадасына багышланган чаралар уку йортында бүген дәвам иттеләр. 1-4 сыйныф укучылары өчен "Яшәгән ди бер кыз" ("Жила-была девочка" ) дигән киноны карау оештырылды. Соңыннан сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М. аның эчтәлеге буенча әңгәмә оештырдылар.Бу тәрбияви чара укучыларда зур кызыксыну, горурлык хисләре уятты. 28.01.2019

-
Мәгариф бүлеге нигезләмәсенә таянып , 28 нче февраль көнне мәктәпнең шахмат буенча җыелма командасы район ярышларында катнашты. Команда составына Алсу, Гөлназ, Булат, Альберт сайлап алынды . Укучыларыбыз нәтиҗәле чыгыш ясап, матур уен күрсәттеләр. Бәйгедә катнашуга спортсмен укучыларыбызны Сираҗиев Р.Б. әзерләде. 28.01.2019

-
Бүген мәктәптә уку көне Ленинград блокадасына багышланган тантаналы линейкадан башланып китте. Бердәм Ачык дәрес кысасында уздырылган бу чарада Бөек Ватан сугышының иң мөһим вакыйгаларының берсе булган Ленинград сугышы турында сүз барды. 900 көн дәвамында барган бу камалышка багышланган видеофильм укучыларны тетрәндерде. Тарих укытучысы Исланова Г.Г. дәрес кысасында Ленинград блокадасында катнашкан авылдашлар турында да укучыларга җиткерде. Куелган бурыч һәм максатлар тулысынча тормышка ашырылды. Эчтәлеге, тәрбияви максатлары буенча дәрес патриотик айлыкның иң мөһим чараларының берсе булып кабул ителде. Чарада 1-9 сыйныф укучылары катнашты. 28.01.2019

-
Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучыларыбыз! Яраткан уку йорты, укытучыларыгыз Сезне 1 нче февраль көнне Очрашуга чакыра. Чара студентлар белән очрашу, кунаклар белән аралашу , барлык чыгарылышлардан килгән кыз һәм егетләребез белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү өлешләреннән торачак! Тантана 17 сәг башланачак. Барыгызны да көтеп калабыз! 27.01.2019

-
Ленинград блокадасына багышланган сыйныф сәгате бүген 2,3 нче сыйныфларда булды. Сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. укучыларны бу вакыйганың мөһимлеге белән таныштырды, халкыбызның батырлыгы турында сөйләде. 26.01.2019






