муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
У нас в школе
Патриотик тәрбия айлыгы планы нигезендә 19 нчы февраль көнне уку йортында 5-9 сыйныф егетләре өчен “Стартлар +” уены үткәрелде. Бәйге шартлары буенча укучылар ике командага бүленде. Беренче команда - “Катюша” (капитан: Гадеев Булат) ; икенчесе – “Танкистлар” (капитан : Хәйретдинов Илнур) исемнәрен сайлады. Тантаналы өлеш белән башланган чара мәктәп администрациясе , һәр сыйныфтан кызлар котлавы белән дәвам итте. Жюри составына Инзилә, Сылу, Адилә, Алсулар сайланды. Берсеннән – берсе зур җаваплылык, көч таләп иткән бәйге этаплары аеруча уңышлы килеп чыкты. Командалар ярышлар барышында матур уен күрсәттеләр. “ Иң төз атучы” бәйгесендә Касымов Айнурга , “Иң күп гер күтәрүче” этабында – Хәйруллин Илмазга , “ Канатка иң тиз менүче” ярышында – Хасанов Алмасларга тиңнәр булмады. Спортсмен егетләргә җанатарлар чара барышында көч биреп, алар өчен янып-көеп утырдылар. Уен сизелми дә узып китте, йомгаклау өлешендә очколар барланды. Ярыш беркетмәсе нигезендә «Катюша» командасы - I урынга, “Танкистлар” исә – II урынга лаек булдылар. Ләкин бәйгедә “җиңелүче” юк иде- Илнур командасы да бик тырышып, матур нәтиҗә күрсәтте! (Чараны Гыйзәтуллина Г.Р, Хәйретдинов Р.Р. үткәрделәр.)
Опубликовано: 20.02.2019К списку новостей