МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
Алда – киләчәк 31.01.2015

31 нче январь көнне мәктәптә профориентация көне дип игълан ителде. Ул көнне классларда профессияләр турында сөйләшү, үзеңнең киләчәгең турында сөйләшү оештырылды. 8-9 класс укучылары Олы Әтнә авылында урнашкан “Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы” вәкилләре белән очраштылар, техникум тарихы, ул әзерли торган белгечлекләр белән таныштылар.
-
Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез 30.01.2015

Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек эшләренә ата-аналар да тартыла. 30 январь көнне 8-9 класс әти-әниләре өчен имтиханнарга әзерлек суенча семинар оештырылды.
-
Өчпочмаклы хатлар .... үлгән бабама 29.01.2015

“Салют, Җиңү” акциясе кысаларында мәктәптә “Бабама хат” дип аталган акция үткәрелде. 2-8 класс укучылары сугыш кырларында ятып калган, сугыштан кайтып үлгән фронтовикларга, сугыш чорында армый-талмый тылда хезмәт иткән ветераннарга символик хат яздылар. Барлык укучылар да акциядә актив катнаштылар. 28 январь көнне акциянең йомгаклау кичәсе оештырылды. Иң яхшы дип табылган хатлардан өзекләр укылды.
-
Освенцим. Без аны хәтерләргә тиеш. 28.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында мәктәптә “Освенцим. Без аны хәтерләргә тиеш” исеме астында тәрбия сәгате булып узды. Аны 6 класс җитәкчесе Вафина Әлфия оештырды. Балаларга Освенцим турында презентация, видеофильм күрсәтелде. Тәрбия сәгате ахырында “Бухенвальдский набат” җыры яңгырады.
-
“Нур” телестудиясе эшчәнлегендә- безнең мәктәп укучысы 28.01.2015

Мәктәп укучылары район үзәгендә урнашкан Укучылар сараеның “Нур” телестудиясе эшчәнлегендә актив катнашалар. 28 январь көнне 7 класс укучысы Гильмуллина Рәзинә телестудия вәкилләре белән берлектә Яңа Кишет авылында булды, сугыш ветераны белән очрашуда катнашты
-
26.01.2015

2015нче елның 26 январенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының “Төп мәктәптә ФГОСка күчү чорында татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану” темасы астында район күләмендә семинар уздырылды.
-
Туган телгә мәдхия 23.01.2015

23 нче гыйнвар көнне Татар теле атналыгы кысаларында Ахмадуллина А. Т., Касимова Г. Җ. җитәкчелегендә 8, 9 классларда “ Туган телем язмышы - милләт язмышы” исемендә тәрбия сәгате үткәрелде. Телләр белү- олы байлык . Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйбыз.
-
Ата-аналар җыелышы
17.01.2015
16 нчы январь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта гаилә тәрбиясе турында сөйләшү алып барылды. Ата-аналарга эчтәлекле доклад укылды, тәрбия эшләре буенча фикер алышу оештылылды, ата-аналарга анкеталарга җавап бирү оештырылды.
-
Ветераннарны иске Яңа ел белән котладык 13.01.2015

Ташкичү Культура йорты, китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп коллективы, традиция буенча, ветераннарны иске Яңа ел белән котлау оештырдык. Бәйрәмчә бизәлгән залга аларны котларга Кыш бабай, Карчәчәк килделәр, авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары аларны җырлар, дәртле биюләр белән котладылар. Ризык тулы өстәл артында ветераннар истәлекләр белән уртаклаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Күңелле дискотека 08.01.2015

Каникул чорында өлкән класс укучылары өчен Культура йортында дискотека оештырылды. Дискотеканы китапханә, Культура йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырдык. Татар халкының милли уеннары, биюләрен искә төшердек. Культура йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт!












