МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
-
"Разговор о важном" 01.09.2026

Внеурочное занятие «Разговоры о важном», посвященное Дню знаний.
-
Белем көне котлы булсын! 01.09.2026

Хөрмәтле укытучылар, кадерле остазларыбыз, укучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән 1нче сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Мәктәбебездә дә Белем бәйрәме бик матур узды. Мәктәп директоры Г.Р.Сабирзянова, Ташкичү авылы җирлеге башлыгы, Арча районы Советы депутаты Р.Х.Хабибуллин, мәктәбебездә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, ветеран укытучыбыз Р.И. Насибуллина, авылыбызның имам-хатыйбы Р.Т.Галәветдинов , әти-әниләр укучыларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез, яңа уку елына зур өметләр, якты хисләр белән аяк басыйк. Мәктәбебез һәрвакыт белем учагы, җылылык һәм дуслык урыны булып калсын.
-
Ярминкәдә 22.08.2026

Бүген безнең мәктәп коллективы шулай ук Арча шәһәрендәге ярминкәдә дә катнашты. Ярминкәбез үзенчәлекле, матур булып аерылып торды, чөнки ул «Халыклар бердәмлеге елы»на багышланган иде: туган ягыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәм булып, бер‑берсенә ярдәм итеп яшәүләрен күрсәтеп торды. Үзебезнең хезмәт җимешләребезне нәкъ менә шушы ярминкәдә тәкъдим иттек. Бу матурлыкны тутырган һәрбер кешегә бик зур рәхмәт!












