МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
15 нче көн - экология көне 15.06.2015

Лагерьда ял итүчеләрне авыл китапханәсе мөдире В.Р.Мустафина үзенә кунакка чакырды. Парклар елы уңаеннан, ул укучыларга паркла, табигатьне саклау, тирә-якны чиста тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Викторина сорауларына җаваплар таптырды, кызыклы сораулардан кроссвордлар чиштерде. Укучылар яңа китаплар, журналлар белән таныштылар. Тәрбияче М.М.Галиева шигырьләр, хикәяләр укыды.
-
14 нче көн - әкиятләр иленэ сәяхәт 14.06.2015

Буген әкиятләр иленә сәяхәт кылдык. М.М.галиева укучылар өчен төрле әкиятләрдән өзекләр укыды. Укучылар өчен "Табышмак" уены оештырылды. Төрле әкият геройларын укучылар бик теләп укылган әсәрләр буенча эзләделәр. Соңыннан "Серле әкият" темасына рәсем конкурсы оештырылды.
-
13 нче көн - "...һәйкәлләр сөйли белә" 13.06.2015

13 июнь көнне авыл уртасына салынган һәйкәл янында булдык. Һәйкәл янындагы чәчәкләргә су сиптек, чүпләрдән арындырдык. Моңаеп басып тордык, безнең өчен һәлак булганнар истәлеген 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
-
12 нче көн - Россия көне 12.06.2015

Бүген Россия көне уңаеннан "Ватан тарихы ни сөйли?" исемле мероприятие үткәрелде. Дәүләт символлары, истәлекле даталарны белүгә карата викторина уздырылды. Россия гимны башкарылды. Көннең икенче яртысында мәктәп музеена экскурсия оештырылды.
-
11 нче көн - китапханә көне
11.06.2015
Бүген балалар яратканурыннары -китапханәдз булдылар. Кызыклы яңа китаплар, журналлар белән таныштылар. Өлкән класста укучы балалар кечкенәләргә әкиятләр укыдылар. Соңыннан күңелле мультфильмнар каралды.
-
10 нчы көн -"... үлгәннәрнең каберен бел" акциясе 10.06.2015

-
9 көн - дару үләннәре җыю көне 09.06.2015

Бүген лагерьга йөрүчеләр дару үләннәре җыйдылар һәм киптерергә куйдылар
-
8 нче көн - юл йөрү кагыйдәләрен белү көне
08.06.2015
8 июнь Юл йөрү кагыйдәләре көне буларак билгеләп үтелде. Юл йөрү кагыйдәләрен һәр бала да белергә тиеш. Иртәнге аштан соң “Юлда йөри беләсеңме? ” темасына асфальтта рәсем конкурсы һәм велисипедта йөрү буенча конкурс та балаларда кызыксыну уятты. Шулай ук шашка ярышында да балалар бик теләп катнаштылар. Төшке аштан соң “Күңелле светофор” темасы астында конкурс үткәрелде.
-
7 нче көн - экология көне 07.06.2015

7 июнь - Экология көне. Бу көн бик зур әһәмияткә ия,чөнки балалар тирә- як табигатен саклау буенча узләренең белемнәрен тагын да ныгыттылар. Балалар белән “Табигать сакчылары” темасына плакатлар һәм “Табигать , син ни хәлдә” темасына иншалар конкурсы моның ачык дәлиле булып тора. Төшке аштан соң отрядлар арасында табышмаклар викторинасы уздырылды.
-
6 нчы көн - А.С.Пушкин көне 06.06.2015

6 июнь - лагерьда Пушкин көне буларак билгелеп үтелде. Иртәнге аштан соң балалар белән Пушкин иҗатын өйрәнү максатыннан аның әкиятләре буенча викторина уздырылды. Аннан укучылар “Яшь язучылар” бәйгесендә катнаштылар. Китапханәдә Пушкин әсәрләреннән төзелгән күргәзмә дә балаларга бик ошады. Төшке аштан соң пионербол ярышы уздырылды.












