МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
5 нче көн. Сәламәтлек һәм спорт көне 05.06.2015

Бүген лагерьда - Спорт һәм Сәламәтлек көне. Иртәнге аштан соң "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл ! " дигән темага әңгәмә уздырылды. "Спорт көне" флеш - моб белән дәвам итте. Көннең икенче яртысында каенлыкка поход оештырылды. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, яңа җырлар өйрәнделәр."Спорт көне", дөрестән дә,сәламәтлек өчен файдалы көн булды.
-
4 нче көн. Хезмәт десанты 04.06.2015

Лагерьга йөрүчеләр белән төрле чаралар үткәрелә. Бүген "Хезмәт десанты" көне узды. Лагерьга йөрүчеләр 1 сәгать түтәлләрдә үскән чүп үләннәренә каршы "көрәш" алып бардылар. Укучылар артыннан түтәлләр "көлеп" калды. Укучылар чәчәкләргә су сибүдә дә бик теләп катнаштылар.
-
3 көн. Чишмә буенда 03.06.2015

Авылыбыз Ашыт елгасы буенда урнашкан. Бүген тагын бер кат чишмәләр, алар кушылып зур елгалар барлыкка килүен өйрәндек. Чишмәләрне саклап тотарга кирәклекне белеп калдык.
-
2 көн. Ямьле туган ягыбыз 02.06.2015

Мәктәп яны лагеренда ял итүчеләргә төрле уеннар, экскурсияләр оештырыла. Бүген табигатьне, аның матурлыгын күзәттек. Төрле чәчәкләрне өйрәндек.
-
1 көн.Мәктәп яны лагере 01.06.2015

Көтеп алган җәй җитте. Укулар әмамланды. Башлангыч класс укучылары өчен мәктәп яны лагере эшли башлады. лагерьга 25 бала йөри. Алар өчен кызыклы программа төзелде.
-
Без инде хәзер зурлар 28.05.2015

Бүген Ташкичү балалар бакчасында 1 нче класска укырга керүчеләрне мәктәпкә озату тантанасы оештырылды. Мәктәпкә 2 бала укырга керәчәк. Аларны мәктәпкә озатырга эти-әниләре, тәрбиячеләр, башлангыч класс укучылары килде. Укырга керүчеләр бакчага йөрү чорында нинди һөнәрләргә өйрәнүләрен күрсәтеләр, мәктәпкә керергә әзер булуларын белдерделәр. Булачак 1 класс укучыларын бакчада тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр, тәрбиячеләр котлады. Бәйрәм күңелле узды.
-
Чәчәкләр утырттык 27.05.2015

Ел әйләнәсендә мәктәп тирәсе шау чәчәктә утыра. Май аенда тюльпаннарга карап соклансак, җәй көне сальвия, астра, тагитис, көзгә георгиннар чәчәк ата. Бу чәчәкләрнең серләре белән биология укытучысы Нурия Ильдаровна таныштыра. Февраль башында ук ул укучыларга чәчәкләр турында сөйли башлый, орлыкларын чәчәргә, карап үстерергә өйрәтә. Яз көне җиргә күчерү серләрен күрсәтә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе - шау чәчәктә утырган бакча. Шуның өчен тырыша Нурия Ильдаровна.
-
Күңелле ял иттек 26.05.2015

Ел саен, уку елы беткәндә, мәктәп коллективы белән ял итү традициягә керде. Бу көнне һәр класс, һәр укучы көтеп ала. Күңелле уеннар, чишмә буйларын чистарту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү буенча беседалар - барысы да оештырыла бу чарада. Быел педагог-организатор Г.Д.Касимова бу көнне укучыларның күңелендә уелып калырлык итеп оештырды. Күмәк биюләр, флеш-моб чараны тагын да баетты. Бу көннең иң кызыклы моменты - түгәрәк өстәл янында ашап алу. Һәр класс өстәлне үзенчәлекле итү өчен тырыша. Шулар янына шашлык та пешереп куйсаң! Бар, анысы да бар! Өстәл янына рәхим итегез!
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы 25.05.2015

Мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акциягә старт бирелде. Эш планы төзелде. Анда төрле беседалар, сәламәт яшәү үрнәген пропагандалаучы конкурслар, спорт чаралары планлаштырыла. 26 май көнне "Сәламәтлек көне" кысаларында узучы спорт ярышлары да шушы акцияне күздә тотып оештырыла. Авыл китапханәсе белән берлектә "Сәламәт булыйм дисәң" дип аталучы китап укучылар конференциясенә әзерлек эшләре бара.
-
ВНИМАНИЕ
25.05.2015
С 1 июля 2015 года при переходе дороги и движении по обочинам вне населенных пунктов в темное время суток пешеходы будут обязаны иметь при себе предметы со световозвращающими элементами и обеспечивать видимость этих предметов водителями транспортных средств. (Постановление Правительства РФ от 14 ноября2014 года №1197). Нарушения этого требования в соответствии со статьей 12.24 КоАП РФ повлечет за собой ответственность в виде административного штрафа в размере 500 рублей.












