МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Язгы изгелек атнасы 20.04.2015

Бүген мәктәптә "Язгы изгелек атнасы" кысаларында эш башланды. Укучылар атналыкның максаты, планы белән алдан таныштырылды. Һәрбер класс үзе башкарырга тиешле эш белән таныш. Тагын шунысына игътибар иттерергә тырышабыз: тирә-яктагы һәрбер кешегә карата изгелек кылырга кирәк. Изгелекне бу атнада гына түгел, ә һәрвакыт, гомер буена кылырга дигән фикердә калабыз.
-
Өмә үткәрдек 18.04.2015

Март-апрель айларында төнге вакытта салкыннар тору сәбәпле, кар бик акрын эреде. Күләгәле урыннарда кар эрүе тагын да тоткарланды. Ниһаять, җылы көннәр җитте. Ташулар ага. Без дә өмәгә чыктык. Мәктәпнең күләгәле, агачлы урыннарындагы карларны тараттык. Тиздән карлар эреп бетәр, бакчаларда кызу эш башланыр. Киләчәктә өмәләрне даими рәвештә үткәрергә, мәктәп территориясен чиста тотарга сүз куештык.
-
4 класста проект эшчәнлеге 17.04.2015

Халыкара мониторинг кысаларында, бүген 4 класс укучылары "Без яшәгән Җир" темасына проект эшләделәр. Алар Җирекң матурлыгы, хайваннар, үсемлекләр дөньясы турында тасвирладылар. Җирдә тынычлык булганда гына яшәү матур буласын күрсәтергә тырыштылар.
-
"Моңлы сазым" 17.04.2015

Бүген "Казан арты" тарих-этнография музеенда "Моңлы сазым" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу кичәдә мәктәбебез отличнигы, 8 класс укучысы Илүзә Касыймова да чыгыш ясады. Ул Г.Тукайның "Кичке теләк" дигән шигырен тамашачыларга тәкъдим итте. Уңышлы чыгышы өчен, ул Диплом белән бүләкләнде.
-
Макулатура җыйдык 16.04.2015

"Парклар елы" кысаларында март ахыры, апрель башларында мәктәпнең һәрбер укучысы макулатура җыйды. Бүген шул макуратураны тапшыруны оештырдык. Барлыгы 1150 кг макулатура җыелды. Күпме урманны янга калдырачак бу макулатура. Укучылар белән класс сәгатендә "Парклар елы" темасына сөйләшү узды.
-
"Каләмне корал итеп" 16.04.2015

"Балалар китабы атналыгы" кысаларында бүген мәктәптә "Каләмне корал итеп" дип аталган кичә оештырылды. Кичә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары, аларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турында мәгълүмат бирелде. Кичәдә укучылар үлемсез шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, аларның сүзләренә иҗат ителгән җырларын башкардылар. Сугышның авырлыгын күрсәткән презентация куллану, кичәнең эчтәлеген тагын да баетты. Кичәне педагог-библиотекарь Ф.Ф.Хабибуллина әзерләде. Укучыларга уйланырга мөмкинлек бирде, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтте. Китап укырга чакырды.
-
Волейбол буенча зона ярышлары 15.04.2015

Бүген мәктәптә Арча муниципаль районы Яңа Кенәр зонасы мәктәбе укучыларының волейбол буенча ярышлар уза. Бу ярышларда төп мәктәп укучылары катнаша. Кызлар арасында 3, егетләр арасында 6 мәктәп катнашты. Кискен көрәштә кызлар арасында 1 нче урынны Иске Ашыт төп мәктәбе укучылары яулады. 2 нче урында Шурабаш, 3 нче урында Яңа Кишет төп мәктәпләре кызлар командалары.
Егетләр командалары да бик матур уен күрсәттеләр. Көрәш нәтиҗәсендә 1 урынга Хасаншаех төп мәктәбе егетләре лаек булды. 2 нче урында иске Ашыт мәктәбе, 3 нче урында Шурабаш төп мәктәпләре егетләр командалары.
Матур уеннарыгыз өчен зур рәхмәт, егетләр һәм кызлар!
-
4 классларда халыкара мониторинг үтте 15.04.2015

Бүген 4 класста укучы балалар өчен "Чтение" фәненнән халыкара тестирование үтте. Бу чарада мәктәптә һәм филиалларда укучы барлык 8 укучы да катнашты
-
Башлангыч класс укучылары хезмәте 11.04.2015

12 апрель- космонавтика көненә карата башлангыч класс укучылары төрле материаллардан космик корабль, луноход модельләре ясадылар, рәсем конкурсы уздырдылар. Иң яхшы дип табылган модельләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Без - космоста беренче 11.04.2015

А.А.Вафина бүген укучылар белән "Без - космоста беренче" темасы астында 12 апрель - космонавтика көненә багышланган чара үткәрде. Чарада К.Циалковский, С.Королев, Ю.Гагарин һәм башка космонавтлар турында сөйләшү алып барылды. Презентация ярдәмендә А.А.Вафина беренче спутниклар, космик корабльләр турында мәгълүматлар бирде. Чарада 8 класс укучылары актив катнашты.












