МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Тантаналы митинг 08.05.2015

Буген Ташкичү, Мәмсә авылларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митингта мәктәп укучылары, җирле үзидарә, "Вамин-Мәрҗани" ширкате җитәкчеләре, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары сугышның барлык афәтен тасвирлаучы композиция күрсәтте. Митингта катнашучыларның теләкләре бер: сугыш уты яңадан кабынмасын!
-
Сугыш чоры онытылмый 08.05.2015

Культура йорты, мәктәп коллективы, китапханә хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча матур эшләр оештырдылар. Бүген дә тантаналы митингтан соң, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлау оештырылды. Җирле үзидарә чәй табыны ясарга булышса, мәктәп коллективы матур җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк итте. Культура йорты, китапханә хезмәткәрләре апаларның күңелләрен ачтылар. Ветераннар үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар күңелләре булып, өйләренә таралышты.
-
Монда бакча булыр 07.05.2015

Табигатьне скалау икеайлыгы дәвам итә. Мэктэп, авыл территориясен чистарту эшләре алып бардык. Агачлар утырту буенча эш дәвам итә. Бүген мәктәп территориясенә яңа бакчага нигез салдык. иске карлыганнар көздән үк казып алынды. шул урынга алмагач, чия, яңа сорт карлыганнар утырттык. Тиздән бакчабыз шау чәчәккә күмелер.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 07.05.2015

2014-2015 уку елында күп эшләрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладык. Төрле акцияләр узды. Соңгы араларда узган акбөияләрдә катнашып, район күләмендә призлы урыннар алган укчыларны котлау, бүләкләр тапшыру тантанасы узды. "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 "5" ле" акциясендә башлангыч классларда Касимова Алсу, 5-7 класс укучылары арасында Ахмадуллин Илнур, 8-9 класс укучылары арасында Шайхетдинова Динәләр җиңү яуладылар. Алар 9 май көнне Арча шәһәрендә узачак парадта катнашачак.
-
Яңа уңышлар 05.05.2015

Республика, район күләмендә узган төрле конкурс, акцияләрдә катнашып, укучыларыбыз уңышларга ирешәләр. Кадриева Алинә "Туган телем - гаиләм теле" республикакүләм конкурсы кысаларында "Гаиләм язмышы - ил язмышы" иҗади эшләр бәйгесенең "Безнең нәселдә олы шәхесләр" номинациясендә 3 призлы урын яулады. "Өлкән кешенең социаль портреты" кысаларында узган республика иҗади эшләр конкурсында Кадриева Алинә, Касимова Илүзә, Шагидуллин Ирекләр 2 нче призлы, Ахмадуллин Илнур 3 нче призлы урын яулады.
-
Арчада "FLASH MOB" BATTL 01.05.2015

30 апрель көнне Арча үзәге яшьләр белән тулы иде. Наркотикларга каршы көрәш кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бию марафоны булып узды. Безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнаштылар. Мондый бәйрәмне эле беренче генә күрү. Укучыларга бәйрәм ошады. Күңел күтәренкелеге, рәхәт ару белән узды бу бәйрәм.
-
Бөек Җиңүгә 70 "5" ле акциясе
30.04.2015
Бүген "Бөек Җиңүгә 70 "5" ле акциясе төгәлләнә. Мәктәп укучылары бу акциягә бик теләп катнаштылар. 3 класс укучысы Касимова Алсу 141 "5" ле туплады һәм мәктәп буенча 1 нче урын яулады. 6 класс укучысы Галиев Рәсүлнең дә "5" леләре күптән 100 дән узды.
-
"Сиңа киләм тагын, Тукай!" 28.04.2015

Мәктәптә Тукай атналыгының йомгаклау кичәсе узды. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен укыдылар, биографиясеннән кызыклы урыннарны искә төшерделәр.
-
Тирә-юньне чистарттык 28.04.2015

Менә көтеп алган җылы көннәр җитте. Тирә-юньне чистартырга мөмкинлек туды. Бердәм булып, мәктәп ишек алдын чистарттык. Үзебезгә дә күңелле булып китте! Чисталыкны саклау үзебездән тора!
-
"Шигърият" номинациясе җиңүчесе 28.04.2015

Апрель ае - Г.Тукай иҗатына багышланган ай. Районда, республикада бу уңайдан бик күп чаралар үтте. Безнең мәктәп укучылары да төрле чараларда катнаштылар. Шулай арасыннан 8 класс укучысы Касимова Илүзә зур уңышка иреште. Ул "Тукай укулары" конкурсының "Шигърият" номинциясендә җиңүче булды. Илзәне зур уңышы белән котлыйбыз!












