МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
"Туган тел" бәйрәмендә 27.04.2015

"Халкым белән бергә яшә, Тукай! Яшә Шигырь, яшә Туган тел!" девизы астында Республикабыз Казан шәһәрендә узган "Туган тел бәйрәме"ндә безнең колллектив вәкилләре культура йорты белән берлектә чыгыш ясадылар. "Өммегөлсем" фольклор ансамбленә йөрүчеләр "Туган тел" бәйрәмендә "Чишмә буенда" күренеше белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар чыгышны алкышларга күмгән. Коллектив бәйрәмнән югары күтәренке рух белән кайтты.
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 27.04.2015

-
Мул уңыш алу өчен 25.04.2015

Табигатьне саклап тотуның икеайлыгы дәвам итә. Мәктәп территориясендә чистарту эшләре акрын гына бара. Чонки эле кар эреп кенә бетте, көн саен яңгыр ява, чистарту эшләрен алып барырга комачаулый. Бер төркем ир укытучылар бүген теплица ясау эшен дәвам иттеләр. Помидор, кыярларны җәйге кыраулардан, көзге салкыннардан саклау өчен менә дигән урын булачак бу. Укучы балалар, хатын- кыз укытучылар эре чүпләрне җыйнап алдылар. Җир кибеп беткәч, авыл территориясен дә җыештырырбыз.
-
Тукай иҗатын өйрәнәбез 24.04.2015

Мәктәптә Г.Тукай иҗатын өйрәнү буенча эш бара. 5 класс укучылары өчен бүген авыл китапханәсендә "Бөек Тукай" дип аталган кичә оештырылды. Китапханәче В.Мустафина укучыларны Г.Тукайның әкият дөньясына, шигъри иҗатына алып китте. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча викторина, кроссворд, сорауларга җаваплар тәкъдим итте. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
"Тукай конкурсы" 23.04.2015

Тукай иҗатын сөючеләр өчен бүген районда "Тукай конкурсы" дип аталган шигырь уку буенча бәйге булып узды. Бу бәйгедә мәктәбебезнең Г.Тукай иҗатын сөюче 4 укучы катнашты. Башлангыч класс укучылары Алсу Касыймова, Фирдинә Галәветдинова, 6 класс укучысы Рәсүл Галиев һәм 5 класс укучысы Айрат Ханафиев уңышлы гына чыгыш ясадылар. Алар "Пар ат", "Таз", "Туган авылым" шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Су көне 22.04.2015

Бүген мәктәптә "Су көне" билгеләп үтелде. География һәм биология-химия укытучылары Р.Г.Камалиев һәм Н.И.Мухаметзянова эчтәлекле лекция әзерләгәннәр иде. Лекция барышында су турында кинофильм карау, су белән төрле тәҗрибәләр эшләнде. Кичә файдалы, кызыклы материалларга бай иде.
-
4 класста рус теленнән мониторинг узды 22.04.2015

4 класс укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерү буенча мониторинг уза. Бүген рус теленнән йомгаклау эше башкардылар. Эш барышын район билгеләгән вәкил Н.Р.Нигматуллина күзәтте.
-
Безгә сугыш кирәкми! 22.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген өстәмә белем педагогы Ф.Х.Кашшапов үзе җитәкләгән түгәрәк әгъзалары белән "Безгә сугыш кирәкми" дип аталган әдәби-музыкаль композиция оештырды. Ул бу чарада сугышның бар куркынычын, тылдагы хатын-кызларның, балаларның хезмәтен ачып бирүгә иреште. Чарада хатлар, хатын кызлар язган бәетләр уку, сугыш чоры балаларының истәлекләрен хәтергә төшерү - барысы да укучыларның күңелендә тирән тәэсир калдырды. Безгә сугыш кирәкми!
-
Һәйкәлне чистарттык 21.04.2015

"Язгы изгелек атнасы" кысаларында 6 класс укучылары авылыбызның уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне чистарттылар. Һәйкәл янында эш бик күп. Тирә-якта юеш булганлыктан, чистарту эшләрен даими башкарырга кирәк. Авылдашларның исемнәре уңган. Аларны яңарту өстендә дә эш оештыру кирәк. Бу турыда тиешле урынга хәбәр ителде.
-
Шашка ярышларында
21.04.2015
21 апрель көнне Яңа Кенәр укучылар сараенда Ә.Шәяхмәтов призына рус шашкасы буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда мәктәбебез командасы 2 нче призлы урын яулады. 2 класс укучысы Фәттеров Фәнгиз үз яшьтәшләре арасында 1 нче урынга, бертуганнар Галаветдинов Рәмис һәм Галаветдинова Ралинәләр 3 нче урынга лаек булдылыр. Зур уңышлар телибез сезгә!












