МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
Матросовчылар кемнәр алар? 24.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, атна саен иртәнге линейкада сугыш белән бәйле вакыйгага тукталабыз. Бүген А.Матросов һәм матросовчылар турында сөйләшү алып бардык. Матросовка кадәр мондый батырлыкны эшләүчеләр 60 ка якын булган бит! Күкрәкләре белән дошман амбразурасын каплаган 2 батыр, хәтта, исән дә калган! Нинди генә могҗизалар юк дөньяда!
-
Башваткыч 20.02.2015

20 нче февраль көнне мәктәбебездә 23нче февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышлап “Башваткыч” дип аталган класстан тыш чара үткәрелде. Чарада 7 – 9 сыйныф укучылары катнашты. Мәктәбебезнең иң булдыклы, акыллы өч егете бу бәйгедә зирәклек буенча көч сынаштылар. Беренче урынны яулаган 9 нчы сыйныф укучысы Шагидуллин Алмаз супер уенда катнашып, супер бүләккә ия булды. Тамашаны 8 сыйныф укучысы Зайнуллин Данил алып барды. Җанатарлар командасы үзләренең уенчыларын яклап концерт номерлары әзерләгән иде. Уен бик күңелле узды.
-
Р.Сальмушевның “Сугыш чоры балалары” китабын тәкъдир итү кичәсе 19.02.2015

Сугыш... Ветераннар... Сафлары сирәгәеп бара. Менә Ташкичү авылы җирлегендә бер сугыш ветераны да калмады. Сугыш чоры авырлыкларын искә алырга бары тик сугыш чоры балалары калды.
Сугыш чоры балалары! Күпме авырлыклар, ачлык, ялангачлык күрергә язган сезгә! Сынмагансыз, бирешмәгәнсез! Тешегезне кысып булса да, түзгәнсез!
Январь аенда журналист, язучы Р.Сальмушевның “Сугыш чоры балалары” дигән китабы дөнья күрде. 2015 нче елның 18 февралендә шушы китапны Ташкичү авылы китап укучыларына тәкъдир итү кичәсе булып үтте.
-
Балалар бакчасында әтиләр бәйрәме
19.02.2015
2015 нче елның 19 февралендә Ташкичү балалар бакчасында “Әтиләр көне” билгеләп үтелде. Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар, әтиләр, бабайлар, әниләр җыелды. Балалар бәйрәмгә карата шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр, килгән кунакларга биеп күрсәттеләр, үзләре өйрәнгән уеннарны уйнадылар. Әтиләргә дә уеннар әзерләнгән иде. Алар да балачакларына кайтып, уйнап алдылар.
Бәйрәм белән, хөрмәтле әтиләр!
-
Батырларны барлыйбыз 19.02.2015

Бүген мәктәптә "Дан атналыгы"ның бер көне - Әфганстан сугышында катнашып, интернациональ бурычларын үтәп кайткан сугыш ветераннары белән очрашу оештырылды. Бер караганда, безнең арада яшәүче, гади генә кешеләр дә кебек, икенче караганда, яшьлекләре сугыш давылына туры килеп, күпме кыенлыклар күргән егетләр! Күбесе инде безнең арабызда да юк. Исәннәре яшәү ямен тоярга, тормышны яратырга безне өйрәтәләр.
-
Мин тез чүкмәм! 18.02.2015

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу уңайдан мәктәптә шагыйрьне искә алу кичәсе оештырылды. Укучылар шагыйрьнең бала чагын искә төшерделәр, үлмәс әсәрләреннән өзекләр укыдылар, Моабит төрмәсендә күргән авырлыклар, туган илгә мәһәббәт, җиңүгә өмет белән тулы шигырьләре укучыларда тирән хис калдырды. Кичәдә М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңланды.
-
Әфганстан – йөрәк ярам! 17.02.2015

Әфганстандагы сугыш тәмамлануга 26 ел вакыт үтсә дә, ярасы бүген дә йөрәкләрдә. Мәктәптә Әфган сугышында катнашкан ветераннарны искә алу ел саен үткәрелә. Шул ветераннар арасында бүгенге көндә Вәис Вәлиев юк. Ул вафат. Ләкин аның кабере янында еш булабыз. “Сугыш уты кабынмасын, ул авырлыкларны күрергә язмасын”, - дип телибез.
-
Сингапурча уку 16.02.2015

14 февраль көнне мәктәптә сингапур методы буенча укулар оештырылды. Бу укуга тирә-яктагы мәктәпләрдән дә укытучылар да җыелды. Л.М.Гатауллина бу методның үзенчәлекләре, укучыларга якын килүнең мөмкинлекләре турында сөйләде. Семинар бик оешкан төстә үтте.
-
Көрәш буенча ярышта уңыш 16.02.2015

15 февраль көнне 1999-2000 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында ООО СХП "Северный" җитәкчесе призына татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда мәктәп командасы да катнашты. 7 класс укучысы Габделхаков Фидаил 45 кг үлчәү авырлыгында 2 нче призлы урын яулады. Рэхмәт, Фидаиль!
-
Патриотик җырлар конкурсы
16.02.2015
13 февраль көнне мәктәптә "Песня, часть твоей души!" девизы астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җыр конкурсы булып узды. Һәрбер класс сугыш чорында башкарылган иң популяр җырлар өйрәнде һәм сәхнәләштерде. Төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.












