МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Каюм Насыйрины искә алдык
16.02.2015
Мәктәп коллективы 2010 нчы елда татар мәгърифәтен үстерү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен К.Насыйри премиясенә лаек булды. Шундый ук исемгә мәктәпнең элеккеге директоры мәрхүм Равил абый Габдраупов та лаек булган иде. Бүген мәктәптә К.Насыйрины искә алу кичәсе үткәрелде. Тормыш юлы, иҗаты өйрәнелде. Халык күңеленә кереп калган җәүһәрләре искә төшерелде.
-
"Аҗаган" уенында 14.02.2015

14 февраль көнне Шушмабаш урта мәктәбендә 2000 - 2003 нче елг ы укучылар арасында "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннары үткәрелде. Бу ярышларда 7-8 класста укучылар катнашты. Анда укучылар интеллектуаль уен, ату, мина эзләү, шуышу кебек ярышларда катнаштылар. Үзләрен булдыклы, уңган икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Авиамоделизм буенча район ярышлары 13.02.2015

13 нче февраль көнне Арча шәһәрендә укучылар арасында авиамоделизм буенча ярышлар булып узды. Бу ярышта мәктәптән 3 укучы катнашты. 6 класс укучысы Шәйхетдинов Булат, 5 класс укучылары Ахмадуллин Илнур, Нурмухамметов Ильсаф зур уңышка ирештеләр. Алар 2 нче призлы урын яуладылар.
-
Физикадан интеллектуаль шоу 10.02.2015

9 февраль көнне физика укытучысы М.М.Гайфуллин, физика елы кысаларында,укучылар арасында интеллектуаль шоу оештырды. Ул төрле биремнәр, тәҗрибәләр аша укучыларда физика фәненә кызыксындыру уятырга тырышты. Укучылар физика өлкәсендә эшләгән галимнәр турында кызыклы вакыйгалар сөйләделәр, бирелгән физика законнарын ача торган сүзләр кертап, шигырьләр яздылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Чаңгы юлы - 2015 09.02.2015

8 февраль көнне Россиядә һәм Татарстанда "Чаңгы юлы - 2015" ярышлары үткәрелде. Арчада узган ярышта безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Шулар арасыннан Саттаров Салават, 1 класс укучылары арасында, 2 нче призлы урын яулады. Салаватны шул җиңүе белән котлыйбыз!
-
Файдалы очрашу 07.02.2015

Укучыларга хезмәт юнәлеше бирү максатында, 2015 нче елның 5 февралендә ВУЗларда, техникумнарда, производствода эшләүче мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе оештырылды. Кунаклар укуның кирәге, яшьлек елларын заяга уздырмау, гел кешегә ярдәмче булырга кирәклек турында сөйләделәр.
Кичәне күңелле итеп Арча педагогия көллиятеннән практикага килгән Абдуллина Ләйсән һәм Кадыйров Раушан алып бардылар. Алар укучылар һәм студентларны ярыштырдылар, уйнаттылар. Бәйрәм күмәк җыр башкару белән тәмамланды. Кичәнең икенче өлешендә дискотека оештырылды.
-
Тиздән имтиханнар! 04.02.2015

Мәктәптә 9 класс укучыларын дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча планлы эш алып барыла. Математика, рус теле, биология, химия фәннәреннән укучыларга өстәмә эшләр оештырыла. Чөнки бу фәннәрдән укучылар дәүләт имтиханнары бирергә әзерләнә. 3 нче февраль көнне мәктәптә математика фәне буенча ГИА форматында сынап карау имтиханы үткәрелде.
-
Математика – фәннәр патшасы 03.02.2015

Башлангыч класслар укытучысы М.М.Камалиева укучыларга белем бирүнең төрле ысулларын куллану өстендә эшли. 3 февраль көнне ул укучыларның әти-әниләрен чакырып, укучыларга белем бирү юлларын күрсәтте, укучыларның үзләштерү сәләтләрен, нинди юнәлеш белән эш оештырырга кирәклеккә басым ясады.
-
Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел, инглиз телен дә өйрән! 03.02.2015

Инглиз теле укытучысы Ә.Ә.Вафина башлангыч классларда инглиз теленнән ачык дәрес үткәрде. Ул әти-әниләргә, укытучыларга чит тел өйрәтү буенча үзе туплаган тәҗрибә белән уртаклашты. Яңа технологияләр куллануның эффектлы чара булуына басым ясады.
-
Сталинград сугышына 72 ел 02.02.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында төрле эшләр оештырыла. Шуларның берсе - Сталинград шәһәре янында көрәш. Бу истәлекле көнне барлык классларда да билгеләп үттеләр.












