Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
“Тукай безнең күңелләрдә” исемле тамчы – шоу
23.04.2016
Безнең мәктәбебездә Габдулла Тукайның юбилеена багышлап, төрле конкурс, бәйге, ачык дәресләр күрсәтү дәвам итә. Менә 22нче апрель көнне дә “Тукай безнең күңелләрдә” исемле тамчы – шоу үткәрелде. Бәйгедә 4нче сыйныф укучылары Тукай иҗаты буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Тамчы – шоу татар һәм инглиз телләрендә алып барылды. Балалар бу ике телне дә камил белүләрен расладылар. Ләкин 4нче А сыйныф укучылары бер балга өстенрәк булып чыктылар.
-
"Татар теле атналыгы" дәвам итә.
23.04.2016
Безнең мәктәптә Г. Тукайга "Татар теле атналыгы" үтә. Берсеннән - берсе кызыклы кичәләр, чаралар күрсәтелә. 3 нче А сыйныфында да "Тукай безнең якташыбыз" исемле кичә уздырылды. Китапханәче Л.Х.Фәтхуллина укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты , китаплары белән таныштырды. Кичә бик күңелле үтте.
-
"Без - Тукай оныклары" исемендә районкүләм шигырь конкурсы 22.04.2016

Арча үзәк китапханәсендә Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан "Без - Тукай оныклары" исемендә районкүләм шигырь конкурсы булып узды. "Сәләт" балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә йөрүче Хакимова Камилә (җитәкчесе Юсупова Г.Ф.) бу бәйгедә "Сөткә төшкән тычкан" шигырен сөйләп III урын яулады.
-
Мәрхәмәтле Татарстан акциясе атналыгы 22.04.2016

Мәрхәмәтле Татарстан акциясе атналыгы кысаларында укытучылар Вахитов урамында урнашкан чишмәне җыештырдылар һәм районкүләм оештырган агач утырту өмәсендә катнашты.
-
"Татар теле атналыгы" дәвам итә. 21.04.2016

Мәктәбебездә "Татар теле атналыгы" дәвам итә. Шул уңайдан, иртән, 5 нче сыйныф укучылары 1 нче сыйныфларда Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап, телдән журнал алып барды. Укучылар үзләре дә бүләк әзерләгән икән, алар "Туган тел" җырын бик матур һәм оста итеп башкардылар. Озын тәнәфесләрдә халкыбызының милли уеннарын искә төшердек. Укучылар бигрәк тә "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Так калыш" уеннарын яратып уйнадылар.
-
Мәрхәмәтле Татарстан акциясе атналыгы 20.04.2016

Мәрхәмәтле Татарстан акциясе атналыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Донор көненә" багышланган әңгәмә үткәрелде.
-
Филология атналыгы дәвам итә. 19.04.2016

Филология атналыгы һәм мәрхәмәтле Татарстан акциясе атналыгы кысаларында бүген мәктәбебез укучылары Г.Тукай әкиятләре буенча фильмнар карадылар.
-
Тукайның 130 еллыгына багышланган филология атналыгы старт алды 18.04.2016

18 апрельдән 23 нче апрельгә кадәр безнең мәктәбебездә филология атналыгы үтә. Талантлы укытучыларыбыз бу атнага бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрергә планлаштырды.һәм бүгенге көндә Кырлай музее хезмәткәре безнең укучыларыбызга Тукай тормышы турында кешеләргә аз билгеле булган мәгълүмат һәм экспонатлар белән таныштырып үтте.
-
"Тукай, Тукай синең әкиятләрне укый, Туган халкым әлә бүген дә" 16.04.2016

Мәктәбебездә "Тукай, Тукай синең әкиятләрне укый, Туган халкым әлә бүген дә" исеме астында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлынган марафон булып узды.
-
Кошларны саклауга багышланган чара 15.04.2016

“Сәләт” 3 нче мәктәп – балалар бакчасында мәктәпкәчә әзерлек төркемендә, нәниләр төркеме белән берлектә, кошларны саклауга багышланган чара уздырылды. Чараның төп кунагы Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Төньяк территориаль җитәкчелеге белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызы булды.Балалар кошлар булып та киенделәр, Саша исемле малайга кошларга зыян салырга ярамаганлыгын да аңлаттылар. Чара кошлар турында җыр-бию, табышмаклар һәм мәкальләр әйтешү белән үрелеп барды. Кошлар яшәешен күрсәткән уеннар да уйналды.Балалар “Яшь орнитолог”лар сафын тулыландырып, кошларны сакларбыз һәм якларбыз дип вәгъдәләр бирделәр. Кунагыбыз Фирдәүсә Камил кызы алып килгән бүләкләргә рәхмәт әйтеп, чарадан таралдылар.










