Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
В.П.Энгальгард исемендәге астрономик обсерваториягә сәяхәт
27.05.2016
Бүген 5 сыйныф укучылары В.П.Энгальгард исемендәге астрономик обсерваториягә барып кайттылар.
-
Тукай Кырлайга сәяхәт 26.05.2016

-
"Соңгы кынгырау" 25.05.2016

-
Педсовет утырышы.
24.05.2016
Бүген мәктәптә педсовет утырылышы булып узды. Анда "Соңгы кыңгырау", икенче сыйныфка күчерү турында сәйләшү алып барылды.
-
Профилактика Советы 21.05.2016

20 нче майда мәктәптә уку буенча артта калучы һәм хокук бозучы укучылары профилактика Советына чакырдылар. Анда мәктәпнең администрациясе, педагогик составы, ата – аналар һәм мәктәп инспекторы катнашты. Советта күтәрелгән мәсьәләләр бик озак каралды, чөнки мәктәпнең балаларга ярдәм итәргә теләкләре зур. Һәм балаларга җәй көне дә тәртипне бозмаска дип кисәтү ясалды.
-
"Карлыгачка" кабул итү 20.05.2016

20 нче май көнне мәктәбебезнең 1 сыйныф укучыларын Татарстан Варислар берлегенең карлыгачлар сафына кабул итү тантанасы булып үтте. Укучылар карлыгач законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант иттеләр.
-
Үзәк стадионда бик зур спорт чарасы узды 20.05.2016

19 май көнне Арча шәһәренең Үзәк стадионда бик зур спорт чарасы узды. Балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәренең тәрбияләнүчеләре ГТО нормаларын тапшырдылар. Безнең балалар да бу чарада актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Асфальтта рәсем конкурсы 19.05.2016

Бүген безнең ике укучыбыз район күләмендә уздырылган асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Һәм Мөхаммадеева Мәдинә “Татарстан Республикасында елга су саклау зоналары” номинациясендә 1 урын, Мөхәммәтҗанова Исламия “Юл йөрү кагыйдәләрен бел” номинациясендә 3 урын яуладылар.
-
"Мәдәни көндәлек" 18.05.2016

Быел безнең мәктәптә барлык балалар да ике көндәлеккә ия булдылар – аларның берсе уку фәннәре буенча төп көндәлек булса, икенчесе “Сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” иде. Уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән таныштылар, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә яздылар.
-
“Ышаныч телефоны” көне 17.05.2016
17 май, Россия күләмендә, “Ышаныч телефоны” көне буларак игълан ителгән. Бүген без, узебезнең мәктәп укучылары белән, бу көнне искә алып, “Ышаныч телефоны” турындагы белемнәребезне яңарттык.Ничәнче елны барлыкка килгэн, кемнәр өчен хезмәт күрсәтә, нинди вакытларда ярдәм сорарга, шалтырату өчен алдан әзерләнергә кирәкме-юкмы дигән сорауларга мәктәбебезнең психологы узенең җавапларын бирде, слайдлар күрсәтте, хәтта 8-800-2000-122 номерына шалтыратып та карадык, балалар үз сорауларын бирделәр. Соңыннан һәр балага белешмәләр таратылды.










