Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
"Көзге ГТО" тапшыру көне 12.10.2016

Бүген стадионда безнең мәктәп укучылары өчен "Көзге ГТО нормаларын" тапшыру көне булып узды.Балалар бик актив катнаштылар.
-
"Тамчы шоу"да катнаштык. 12.10.2016

Бәйгеләрнең берсе- "ТНВ" каналында уздырыла торган "Тамчы шоу" интеллектуаль -күңел ачу бәйгесе.Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән дә 6 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Тапшыруда катнашу өчен тырышып әзерлек эшләре алып барылды.Дөресрәге, балалар кызыклы фәннәр дөньясына чумдылар.Бәйге бик файдалы һәм күңелле үтте.Балалар рәхмәт хатлары, грамоталар һәм китаплар белән бүләкләнеп күтәренке кәефләр белән кайтып киттеләр.
-
11.10.2016

10 нчы октябрь көнне Казанбаш төп мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты буенча федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру кысаларында укучыларның эшчәнлеген оештыру” дип аталган район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар — киңәшмәсе узды. Бу семинарда бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләр каралды. Семинар киңәшмәдә безнең татар телә һәм әдәбият укытучысы Гильфанова Л.К. да катнашты.
-
Казанга сәяхәт 10.10.2016

Казанда ял итүләре күңелле вакыйга. 6нчы Б сыйныфы укучылары да Республикабызның башкаласында ял итеп кайттылар. Балалар бу ялны күптән көткәннәр иде. Бауман урамнарында йөреп,кино карап, төрле лабиринтларга кереп күтәренке кәефләр Һәм укырга яңа көчләр туплап кайттылар.Казанга барып кайту бик күңелле үтте!
-
“Игелеклелек” дигән тема астында класс сәгате 08.10.2016

6 нчы А һәм 6нчы Б сыйныфларының җитәкчеләре Г.К.Закирова, А.А.Сагдеева ,“Игелеклелек” дигән тема астында класс сәгате уздырдылар. Өлкәннәр декадасы дәвам итүе уңаеннан , тик мактаулы исемнәргә генә лаек булган И.Г.Сәгъдиев чакырылган иде. Илдус Габдрахманович укучыларга үзенең тормыш юлын сөйләде.Темага бәйләп үзара сорауларга җаваплар алынды һәм тормышчан математик мисаллар китерелде. Бүгенге класс сәгатеннән өлкән кунагыбыз да, укучылар да бик канәгать булып калдылар.
-
07.10.2016

Буген 5Б сыйныф укучылары белән "Үзеңне кыерсытуга юл куйма" исеме астында класс сәгате узды.Класс сәгатендә хокук бозу буенча төрле ситуацияләр каралды. Моның буенча балалар үз фикерләрен әйттеләр.Әлеге дәрестә балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча җаваплы сәркатип Завялова Лилия Николаевна катнашты. Ул, шулай ук егетләргә ышаныч телефон турында сөйләде.Класс сәгате бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Диагностик тест 06.10.2016

5 сыйныф укучылары диагностик тест уздылар.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бәйрәм белән сезне!
-
04.10.2016

Бүген безнең мәктәптә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү йөзеннән эвакуация укулары уздырылды.
-
03.10.2016

Өлкәннәр декадасы кысаларында Гаптелбарова Д.М. җитәкчелегендәге 5 б сыйныфы укучылары әби-бабалары белән берлектә "Картлык ярдәмгә мохтаҗ"темасы астында класс сәгате уздырдылар.Класс сәгате бик күнелле узды.










