Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Агач утырту 01.10.2016

Мәктәбебез укытучылары һәм эшчеләре район оештырган агач утырту буенча чарада актив катнаштылар.
-
Педагогика хезмәте ветераннары аллеясы 01.10.2016

Өлкәннәр көне кысаларында мәктәбебез ветеран укытучыларының исемнәрен мәңгеләштерү исәбе белән педагогика хезмәте ветераннары аллеясына нигез салынды.Беренче агачларны ветеран завучлар: Юсупова ФС.Ахметова Л.М, Миннемуллина Н.Д., Галимзянова А.В. утыртты.
-
Өлкәннәр көне. 30.09.2016

Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебездә ветеран укытучылар белән очрашу оештырылды.Бәйрәм балалар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу бик күңелле узды.
-
29.09.2016

Бүген безнең мәктәбебездә Арча педагогия көллияте белән хезмәттәшлек итү кысаларында " Одаренность-нәрсә ул?" темасы астында уку-укыту семинары уздырылды. Семинарда көллият укытучылары Хузеева Клара Албертовна һәм Яруллина Алсу Ринатовна күрсәтелгән проблемалы сорау буенча Мәскәү шәһәрендә уздырылган семинарда алган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча тәрбия чарасы 28.09.2016

Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча тәрбия чарасы булып узды. Чарага әти-әниләр, мәктәпнең беренче сыйныф укучылары, укытучылар һәм чып-чын янгын сүндерүче. Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф Хәлил улы килгән иде.Чара үтүктән янгын чыгу күренеше белән башланып китте.Балалар телефоннан 01 номерына шалтыратып үзләренең исем-фамилияләрен, адресларын әйтеп, янгын сүндерүчеләрне чакырдылар. Чара бик кызыклы бәйгеләр һәм уен-биюләр белән үрелеп барды. Өлкәннәр дә, балалар да бу чарадан бик күп мәгълүмәт алып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
Профсоюз дәресе. 28.09.2016

6 б сыйныф укучылары белән профсоюзның килеп чыгышы, ни өчен кирәклеге һәм кемнәр катнаша алуы турында сөйләшү уздырылды.Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы китабы белән таныштылар. Кодекстан алар үз хокуклары турында мәгълүмәт алдылар.Төрле уеннар ярдәмендә кыен хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Дәрес бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Күргәзмә "Шырпы - балалар өчен уенчык түгел" 27.09.2016

"Шырпы - балалар өчен уенчык түгел" Бүген балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Милләтләр кроссы. 26.09.2016

25 нче сентябрь көнне мәктәбебез укучылыры һәм укытучылары районда оештырылган "Милләтләр кроссы"нда актив катнаштылар.
-
Республика күләм мәктәп ярминкәсе. 24.09.2016

Шимбә, 24 нче сентябрь көнне, безнең мәктәбебез Казан шәһәрендә оештырылган Республика күләм мәктәп ярминкәсендә актив катнашты.
-
Тылсымлы урманга сәяхәт 23.09.2016

Уртанчылар төркемендә музыка белгече җитәкчелегендә күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар тылсымлы урманга сәяхәт кылдылар. Куянга нәни Машаны эзләп табарга булыштылар. Юлда барганда җырладылар, биеделәр, төрле каршылыклар аша уздылар. Чара инглиз телендә "Hello" җыры белән тәмамланды .










