Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Лагерьнең унсигезенче көне. 18.06.2016

Көн артыннан көн үтә. Лагерь ахырына якынлаша. Отрядларда кызу эш кайный,бииләр, җырлыйлар, концертка әзерләнәләр. Ә бүген лагерьда индеецлар көне иде. Отрядлар барысыда тырышканнар, костюмнар ясаганнар.Көн бик күңелле үтте.
-
Лагерьнең унҗиденче көне. 17.06.2016

Көн артыннан көн үтә.Лагерьнең унҗиденче көне дә үтеп китте.Укучылар бик теләп йөриләр.Бүген безнең лагерьда малайлар көне. Малайларны сынау өчен төрле юнәлештәге конкурслар әзерләнде. Конкурстан соң балалар рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.
-
Лагерьнең уналтынчы көне. 16.06.2016

Лагерьнең уналтынчы көне. Көн артыннан көн үтә. Балаларның лагерьдагы вакытлары көннән - көн мавыктыргычрак, кызыклырак була бара. Бүген безнең "Сәләт"тә профилактика көне.Төшкә кадәр балалар лагерьга бүләк итеп поделкалар ясадылар. Төшке аштан соң юл йөрү кагыйдәләренә багышланган"Исәнме, светофорик!" дип аталган чара уздырылды.
-
Лагерьнең унбишенче көне. 15.06.2016

Сәләттә бүген ГТО нормаларын тапшыру көне.Башта укучылар белән ГТО турында әңгәмә үткәрелде. Аннары стадионда балалар ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
Лагерьнең ундүртенче көне. 14.06.2016

Бүген лагерьда кызлар көне. Һәр отряд үзеннән берәр кыз тәгъдим итте. Кызларны сынау өчен кызыклы конкурслар әзерләнгән. Кызларыбыз бик тырышып көч сынашты.Нәтиҗәдә дуслык җинде. Афәрин, кызларыбызга!
-
Лагерьнең унөченче көне. 13.06.2016

Көн артыннан көн үтә.Лагерьнең унөченче көне. Лагерьның һәр иртәсе иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китә.
-
Лагерьның уникенче көне. 12.06.2016

-
Лагерьның унберенче көне. 11.06.2016

Бүген лагерьда Россия көне. Отрядларда Россия турында әңгәмә, викториналар уздырылды.Балалар Россиянең символлары турында күп , файдалы мәгълүмат белделәр.
-
Лагерьның унынчы көне. 10.06.2016

Сәләт тә бүген әкиятләр көне. Балалар әкиятләр өлкәседә булган белемнәрен тикшереп карадылар. Барлык отрядтагы балалар да төрле әкиятләрдән өзекләр уйнап күрсәттеләр.
-
Лагерьның тугызынчы көне. 09.06.2016

Бүген безнең лагерьда рекодлар көне. Бүген без "Сәләт" лагере рекодлар китабын эшләдек.Китапка төрле юнәлештэ иң, иң..дигән балалар кертелде.










