Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
- Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкиле белән очрашу 22.09.2016
-
Технология дәресләре бик күңелле үтә 20.09.2016

6 сыйныфта укучы кызларның технология дәресләре бик күңелле үтә.
-
Күңелле стартлар 19.09.2016

2 а һәм 2 в сыйныф укучылары яшьләр һәм спорт бүлеге оештырган “Күңелле старталар”лар да катнаштылар. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар.
-
"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты 17.09.2016

Республикада берничә ел рәттән "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында 16 сентябрь көнне мәктәп күләмендә "Бердәм мәдәният дәресе" үзды. Башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Быел укучылар команда белән бергә "Иң яхшы иҗади коллектив", "Иң актив мәдәни команда", ""Иң мәдәни гаилә"" кебек башка бик күп бәйгеләрдә катнашып көч сыный алалар. Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз белән бергәләп сез дә Татарстанның мәдәни бердәмлегенә кушылыгыз!
-
Әфганчылар белән очрашу. 16.09.2016

Мәрхәмәтлелек үзәге белән берлектә Хәерле Татарстан "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы"атнасы кысаларында безнең укучыларыбыз әфганчы-ветераннар взвод командиры, прапорщик Замалиев Рәфик Рәшитович һәм разведка бүлеге офицеры, фарсы теле тәрҗемәчесе Азизов Виктор Нуретдинович белән очрашуда катнашты.
-
15.09.2016

Хәерле Татарстан "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы"атналыгында кысаларында мәктәбебез, волонтерлар белән берлектә, "Яхшылык кыл" дип аталган иртәнге гимнастика үткәрде.
-
Әдипләребез бездә кунакта! 15.09.2016

«Без бит- Арча яклары» дип исемләнгән өч томлык җыентыкны тәкъдим итү кичәсенә килгән якташ әдипләребез бүген безнең мәктәбебездә кунакта булып китте.Алар:галим-педагог, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, журналист, җырлар авторы-Хәнәфи Бәдигый; язучы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуриев; "Безнең гәҗит" гәҗитенең журналисты Фәнзилә Мостафина.Очрашу бик эчтәлекле, күңелле узды, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды.Очрашу ахырында әдипләребез мәктәп белән танышып чыкты.
-
Яхшылык аллеясы. 14.09.2016

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында мәктәбебез волонтерлары мәктәп тирәсен чистарту буенча чарада катнашты.
-
13.09.2016

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары безнең мәктәп балалары өчен хәйрия концерты оештырды. Төрле уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды. Безнең укучыларга бик ошады. Сәнгать мәктәбе укучыларының осталыгына сокланып утырдылар. Без аларга уңышлар телибез.
-
13.09.2016

«Без бит- Арча яклары» дип исемләнгән өч томлык җыентыкны тәкъдим итү кичәсе уңаеннан безнең мәктәбебездә клип төшерелде.Клипта безнең мәктәптән 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары катнашты.










