Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
9 май - җиңү көненә багышланган рәсем һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмә 03.05.2016

Бүген мәктәбебездә 9 май - җиңү көненә багышланган рәсем һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Ветеран белән дуслык дәвам итә 30.04.2016

5нче А сыйныфы беркетелгән ветеран белән тыгыз элемтәдә тора. Балалар Венера Хади кызына көнкүреш эшләрдә булышсалар, ветеран да укучыларга ярдәмгә ашыкты. Ул үзенең китапханәсен укучыларга бүләк итте. Шулай ук макалатура җыюда да үзенең өлешен кертте.
-
29.04.2016

28 апрель көнне Арча стадионында җиңел атлетика буенча беренчел профосоюз оешмалар арасында ярышлар узды. 40 яшьтән соң 400 метрга йөгереп физкультура укытучысы Рифат Сунгатович беренче урын алды. 40 яшькә хәтле 800 метрга йөгереп инглиз укытучысы Гиззатова Э.Р. өченче урын алды. Киләсе ярышларда да уңышлар телибез!
-
Мәктәп территориясендә һәм мәктәп яны участогында өмә 29.04.2016

Бүген укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясендә һәм мәктәп яны участогында өмә ясадылар
-
Шигырь бәйрәме
28.04.2016
27нче апрельдә мәктәп укучылары арасында Г.Тукайның юбилеена багышланган шигырь бәйгесе уздырылды. Укучылар яраткан шагыйребезнең әсәрләрен сәхнәләштереп, шигырьләрен сәнгетьле итеп яттан сөйләделәр. Бу бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да актив катнашты. Бу чара белән Тукай атналыгы тәмамлана. Алда җиңүче һәм актив укучыларны котлау, дипломнар белән бүләкләү көтә.
-
27.04.2016

Бүген мәктәптә Экологик культура һәм тирә якны саклау елы кысаларында һәм Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел тулу уңаеннан сыйныф җитәкчеләре «Җир хартиясе-2016» көненә багышланган «Җир – уртак йортыбыз» дип исемләнгән әңгәмәләр уздырдылар. Ә мәктәп волонтерлары җитәкчесе белән берлектә мәктәп каршы участогында агачлар утырттылар.
-
Балалар бакчасында "Ачык ишекләр көне" булды 27.04.2016

Бүген, "Сәләт" 3 нче номерлы мәктәп - балалар бакчасында "Ачык ишекләр көне" булды. Тәрбиячеләр һәм балалар катнашындагы чараларны әти-әниләр кызыксынып карадылар. Гарәп теле түгәрәге буенча; чиста сөйләм күнекмәләрен үстерү, ныгыту һәм камилләштерү буенча; танып-белү үсеше буенча зурлар һәм кечкенәләр төркемнәрендә "Математика иленә сәяхәт"шөгыле булып узды. Бу чараларда балалар белемнәрен күрсәттеләр һәм бик теләп катнаштылар. Әти-әниләр өчен дә бу чаралар кызыклы булды.
-
Татар теле атналагы дәвам итә..."Туган көнең бәйрәм итәр вакыт" 26.04.2016

Бүген 5 нче А һәм 5 нче Б сыйныф укучылары Г.Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән КВНда үзләренең көчләрен, белемнәрен сынадылар. Ике команда арасында дуслык җиңде! КВН барышында олуг шагыйребезнең көйгә салынган җырлары тыңланылды һәм традицияне бозмыйча кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Татар теле атналагы дәвам итә... 25.04.2016

Сәгъдиева Алсу Әмирҗан кызы 5 нче "А" сыйныфында (рус төркеме) Г. Тукай "Су анасы" әкият - поэимасының тәрбияви әһәмияте" темасы буенча, Юсупова Гөлназ Фәгаль кызы 5 нче "Б" сыйныфының татар төркемендә "Г.Тукай әсәрләре аша архаизмнар, сүз ясалышын кабатлау" (интеграль дәрес) темасы буенча ачык дәресләр күрсәттеләр. 4 - 5 нче сыйныфлар арасында Г.Тукайның тормыш юлы иҗатына багышланган фәнни - тикшерү эшләре алып барылды. Бүген презентация ярдәмендә, укучылар үз эшләрен якладылар.
-
Бүген «Георгий лентасы» акциясе башланып китте 23.04.2016
Бүген «Георгий лентасы» акциясе башланып китте. Шушы чара кысаларында, 2-б класс укучылары Георгий лентасы, аның барлыкка килү тарихы, бүгенге көндәге әһәмияте турындагы мәгълүмат белән таныштылар. Георгий лентасы Георгий Ордены белән бергә 1769 елда барлыкка килә. СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1943 елның 8 ноябрендә лента Дан Орденының бер өлешенә әйләнә. Шул сәбәпле Георгий лентасын Бөек Ватан сугышында катнашканнарның истәлегенә багышлап тагу гамәлгә керә.Ахырдан укучылар үз куллары белән ленталар ясадылар, көне буе аларны күкрәкләрендә тагып йөрделәр.










