Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
“Гаилә көне” 16.05.2016

“Сәләт” 3 нче мәктәп – балалар бакчасында нәниләр һәм зурлар төркемендә “Гаилә көне”нә багышланган чара булып узды. Чарага балалар гаилә әгъзаларының сүрәтләрен ясап алып килгәннәр иде. Шулардан “Кемнең рәсеме иң матур?” дигән конкурс уздырылды. Һәр бала үзе тәрбияләнгән гаиләсе турында сөйләде, тәрбияче апаларның табышмакларына җаваплар тапты, гаилә турында мәкаль – әйтемнәр өйрәнде. Аргач, вак моториканы ныгыту өчен, бармак гимнастикасы уздырылды. Алга куелган максатка ирешелде дип уйлыйбыз, чөнки балалар үз гаиләләрен яраталар, әти – әниләрнең һөнәрләрен беләләр, үзләре турында, киләчәккә хыяллары турында да матур итеп сөйләделәр.
-
ЮХИДИ хезмәтенә 80 ел тулу уңаеннан мәктәптә кул эшләре күргәзмәсе 14.05.2016

ЮХИДИ хезмәтенә 80 ел тулу уңаеннан безнең мәктәптә кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Республика күләм җәяүле поход. 13.05.2016

Бүген, 13 май көнне, Татар халкының Бөек шагыйре Г.Тукайның туган авылына республика күләм җәяүле поход безнең мәктәбебез базасында сәяхәтен башлап җибәрде.Безнең укучыларыбыз кунаклар алдында Г.Тукайның әсәрләре буенча әзерләнгән кечкенә генә чыгыш ясадылар.
-
“Арчаның Казансу елгасы буе һәм стадион паркының бүгенгесе һәм киләчәге
12.05.2016
Мәктәбебездә “Арчаның Казансу елгасы буе һәм стадион паркының бүгенгесе һәм киләчәге” дигән проект буенча семинар уздырылды. Семинарга шәһәр активистлары, җирле ширкәтләрнең вәкилләре, спорт һәм иҗат берләшмәләре, шәһәр чараларын оештыручылар, эшмәкәрләр һәм яшь әти—әниләр чакырылган иде.
-
"Йолдызчык - 2016" 11.05.2016
Бүген мәктәбебездә бик зур чара “Йолдызчык–2016” дип исемләнгән узешчән сәнгать смотры үткәрелде.Смотр 2 өлешкә бүленгән иде. 1 өлештә балалар бакчасы, 1 һәм 2 сыйныф укучылары чыгыш ясасалар, 2 өлештә 3- 5 сыйныф укучылары бик матур чыгыш ясадылар. Чыгышлары да, костюмнары да искиткеч иде. Ә тамашачы аларны ничек каршылады! Көчле алкышлар тынып тормады. Яшь талантларыбыз моңа лаек та иде.– “Йолдызчык - 2016” узешчән сәнгать смотры балаларны барларга, талантлар ачарга ярдәм итә. Мондый егетләр һәм кызлар булганда илебез гөрләячәк әле, – диде мәктәп директоры Фатыхова Люция Рашид кызы. -
"Варисларга" кабул итү 10.05.2016

10 май көнне мәктәбебезнең 4 сыйныф укучыларын Татарстан Варислар берлеге сафларына кабул итү тантанасы булып үтте. Укучылар варислар законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант иттеләр.
-
"Җиңү салюты" дип исемләнгән шигырь бәйгесе 07.05.2016

9 май алдыннан мәктәбебездә "Җиңү салюты" дип исемләнгән шигырь бәйгесе уздырылды. Чара бик күңелле үтте.
-
9 май алдыннан өмә 06.05.2016

Бүген укытучылар коллективы белән 9 май алдыннан өмә уздырдык.
-
"Әлифба" музеенда 05.05.2016
Бишенче май көнне 1 В сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Арча педагогия көллияте бинасында урнашкан “Әлифба” музеена бардылар. Анда аларны музей җитәкчесе – Сания Сибгать кызы ачык йөз белән каршы алды. Укучыларның бу беренче тапкыр класс белән бергәләп музейга барулары булды. Алар музей экспонатлары белән дә кызыксындылар, сораулар да бирделәр. Аларга музейның горурлыгы булган Кышкар мәдрәсәсе күренеше аеруча ошады.Укучыларга экскурся бик ошады: барысының да күңелләре күтәренке иде. Мондый бергәләп музейга соңгысы булмасын иде дип телисе килә. -
9 май - җиңү көненә багышланган фотокүргәзмә 04.05.2016

Мәктәбебездә 9 май - җиңү көненә багышланган фотокүргәзмә оештырылды.










