Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Мөһим сөйләшү
Опубликовано: 03.04.2023Бүгенге “Мөһим сөйләшү” темасы Җир көненә багышланды. Елда җир көннәре икәү була. Алар төрле максатлар белән эшләнә. Беренчесе – 21 мартта, икенчесе инде 22 апрельдә. Апрель Җир көненең тарихын карап киттек, хәзер инде икенчесенең тарихына да күз салыйк.
Бәйрәм 1971 нче елда ООН секретаре У Тан Җир шары халыкларына юлланган хатка кул куйгач башлана. «Салкын космоста очучы һәм әйләнүче җир шары бары чисталыкта һәм байлыкта гына яшәсен» - ди ул.
Бу көнне Җирнең барлык илләрендә дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңылдый. Ул кешеләрне Җирне сакларга чакыра. Беренче тынычлык кыңгыравы 60 илдә яшәүче балалар җыйган тәңкәләрдән коела.
Хәзер тынычлык кыңгыравы дөньяның калган илләрендә дә чыңлый. Тик Россиядә ул 21 нче мартта түгел, ә 22нче апрельдә чыңлый.
Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз.
К списку новостей